Җырчы Илназ Минвәлиевлар гаиләсендә кичә икеләтә бәйрәм булган. Аның тормыш иптәше Динараның туган көне һәм аларның гаилә корып, бергә гомер итә башлауларына 26 ел тулган. Шул уңайдан Илназ белән Динараның уллары һәм туганнары бер өстәл артына җыелышкан. Әти белән әни инде буй үсеп җиткән егетләренең бүләкләренә аеруча да сөенгәннәр.
«Элек әти-әниләр без кайтканны көтәләр иде, хәзер үзебез балаларны көтәбез, Аллаһка шөкер. Менә бик матур итеп җыелыштык. Бүген тормыш иптәшемнең туган көне, ә кичә безнең Динара белән туй итүебезгә 26 ел иде. Балаларыбыз менә шундый бик матур торт күтәреп килделәр. Ә инде балалардан әниләренә бүләк – телефон.
Үз балаларың үсеп җитеп, алардан кыйммәтле бүләкләр алу – нинди бәхет, нинди горурлык. Нинди җимеш үсентесе утыртсаң, шуны җыярсың дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Тагын бер кат рәхмәт улларыбызга. Балалар өчен иң кадерле кешеләр – ул әти-әниләр. Әниләрен бүген бик сөендерделәр, сөбханаллаһ», – дип горурланып сөйләгән җырчы социаль челтәрләрдә.
Минвәлиевлар гаиләсендә сөенеч арты сөенеч бу арада. Аның төпчек улы Ильяс шушы арада гына армиядән кайтты. Ильяска олы абыйсы Салават машина алып биргән, дип тә язган идек. Минвәлиевларның улларын бик туган җанлыклы итеп тә тәрбияләүләре турында сөйли инде бу.