Добавить новость


Новости по-русски


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сүрия гаскәрләре Хама шәһәреннән чигенгән

Сүриядә вазгыять 27 ноябрьдә катлауланды.

Сүрия армиясе Хама шәһәреннән чыгып киткән, дип хәбәр итә «РИА Новости». Сүрия республикасы Оборона министрлыгы «соңгы көннәрдә террорчыларны һәм техниканы күпләп юк итте» дип хәбәр иткән иде. Бүген «террорчыларның төркемнәре шәһәргә бәреп керде» дигән хәбәр чыкты. Хама – Сүриянең уртасындагы шәһәр, 2011 елда гражданнар сугышы башланганнан бирле аны Сүрия гаскәрләре контрольдә тотты.

Соңгы елларда бу илдә билгеле бер тынычлык урнашкан иде – илнең президенты Бәшәр Асад контролендәге гаскәрләр һәм аңа каршы оппозион төркемнәр арасында бәрелешләр булмады, һәркайсы билгеле бер территорияне контрольдә тота иде. Алар арасында атышмау турында килешү бар иде. Бу төркемнәрнең кайберләре Россиядә террористик дип табылган.

27 ноябрьдә, килешүне бозып, хөкүмәт гаскәренә каршы оппозицион төркемнәр һөҗүм башлады. 3 көн эчендә алар Алеппо шәһәрен кулга төшерде, Идлиб провинциясен контрольгә алды һәм Хама шәһәренә якын ук килде. Хама – Сүриядә зурлыгы буенча бишенче урындагы шәһәр, һәм ул илнең башкаласы Дәмәшкка бара торган юлдагы Хомс шәһәренә юл ача. Хама 2011 елда башланган гражданнар сугышы вакытында беркайчан да оппозицион гаскәрләр кулына күчмәде, һәрвакыт биредә хөкүмәт гаскәрләре контрольлек итте.

Соңгы көннәрдә оппозицион көчләр Хаманы чорнап алган иде инде. Сүрия гаскәрләре чигенүне «шәһәрдә тыныч халык һәлак булмасын өчен» дип аңлаткан.

Хаманы алу – Латакия провинциясен чорнап алу, дигәнне аңлата. Ул провинциядә Россиянең һава-космик көчләре базасы урнашкан.

Һөҗүмдә «Хәят Таһрир аш-Шам» төркеме төп рольне уйный, ул – Россиядә террористик дип табылган һәм тыелган. Шулай ук Төркия һәм АКШ ярдәм иткән «Сүрия милли армиясе» дә шушы төркем составында сугыша.

Бу төркемнәр күпләп дроннарны куллана һәм 30 мең кешене мобилизацияләгән, дип яза РБК.

Россия Оборона миинстрлыгы хөкүмәт гаскәрләренә ярдәм итә – ведомство берничә ракета һөҗүм хакында хәбәр итте. Бүген Идлиб провинциясендәге террорчыларның базаларына һөҗүм булды, дип хәбәр итте Оборона министрлыгы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus