Данир һәм Миләүшә Сабировлар әлеге минутларда аэропортта утыра, алар моңа кадәр бер дә булмаган илгә сәяхәткә очмакчы. Аэропорт кафесында рейсларын көткән арада, Миләүшә Сабирова моннан берничә ел элек булган күңелсез хәлне искә төшергән.
«Минем иң яраткан локацияләремнең берсе – Казан аэропорты. Аэропортка килергә, анда кафеда утырырга яратам. Аэропортка китәр алдыннан беркайчан да өйдә ашаганым юк.
Әмма моннан берничә ел бик кыен хәлдә калган идем. Гаиләбез белән ял иткәннән соң Анталия аэропортындагы бер кафега кердек. Без ул вакытта берничә гаилә идек һәм иң зур чек – безнең гаиләнеке булды. Ир-атлар, гадәттәгечә, бәяләрне чагыштыра башлады инде. Иң зур чек безнеке булган өчен миңа Данирдан «эләкте». Бик каты талаштык. Сумма да зур түгел иде, нигә кызып китүен аңламадым. Аның характеры шундый – ул вак әйбер өчен дә «шартларга», ә зур проблемага тыныч карарга мөмкин.
Аллаһка шөкер, хәзер Данир үзгәрде. Үзе үк: «Аэропортка иртәрәк барабызмы, синең ашыйсың киләдер?» – дип сорый. Аэропортта ашаган өчен ачуланмый», – дигән Миләүшә.
Хатыны «үзгәрде» дисә дә, Данир бу юлы да кешенең чама хисе булырга тиешлеген ассызыклаган. «Менә әлеге минутта минем стейк ашыйсым килә. Әмма аның бәяләре! 3600 сум! Монда ныклап ашасам, миңа 15 мең сум тирәсе акча калдырырга кирәк булачак. Мин ул стейкны ялга баргач та ашый алам бит, нигә артык акча түләргә. Юрганыңа карап аягыңны сузарга кирәк. Тәртип булырга тиеш бөтен җирдә. Тәртипне боза башласаң, кирәгеңне бирәм», – дигән Данир.