1 декабрь кичендә Башкортстанның Калтасы районы Краснохолмский авылында янгында 4 яшьлек бала һәм пенсионер хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» сайты яза.
Фаҗига Горький урамындагы 2 катлы күпфатирлы йортта була. Министрлыкта сөйләүләренчә, беренче катта йөкле хатын һәм 3 бала яшәгән фатирда тарттырылган түшәмгә ут каба. Әни кеше балаларын алып урамга чыга. Ут күрше фатирларга, коридорларга бик тиз тарала һәм өске катка үрли.
Икенче катта тагын бер күп балалы гаилә: 30 яшьлек хатын һәм аның 3 баласы да ут тозагына эләгә. Ул 2 баласын урамга чыгарып өлгерә, ә өченчесен – 4 яшьлек улын – төтен эчендә таба алмый. Бала уттан качкан булырга мөмкин. Янгын сүндерүчеләр малайны ут капкан йорттан алып чыга, тик бу вакытта ул үлгән була инде. Аның әнисе дә төтен сулап агуланган, башта аңын югалта, соңыннан комага китә. Хәзер ул реанимациядә. Ул нык агуланган, куллары киселгән. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр беренче катта үлгән 70 яшьлек пенсионер хатынны да таба.
«Ут 6 фатирга, йортның түбәсенә зыян салган, янгын мәйданы – 900 квадрат метр. Янгынны сүндерүдә 33 белгеч, 10 берәмлек техника катнашты», – дип хәбәр итә республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Әлеге йортта барлыгы 12 фатир. Аларда 29 кеше, шул исәптән 12 бала яши. 26 кешегә вакытлыча тору пунктында калырга тәкъдим иткәннәр, тик алар баш тарткан һәм туганнарында калган.
Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы боерыгы буенча, фаҗига урынына оператив төркем, шул исәптән психолог, сынау лабораториясе эксперты һәм тикшерүчеләр җибәрелгән.
Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклауда Башкортстан прокуратурасы һәм Тикшерү комитеты да катнаша. Ведомство тикшерү уздыра.