Ел башында гына Кайбыч, Сарман, Яшел Үзән районнарында бруцеллез очраклары турында сүз булган иде. Аннан алдарак Яңа Чишмә белән Әтнә дә шушы чиргә дучар булучылар исемлегенә эләккән иде.
Бруцеллез йоктырган хайваннарның температурасы күтәрелергә, бизгәк башланырга мөмкин, кан тамырлары, йөрәк эшчәнлеге зарарлана. Сыерларда үле бозау тудыру (бозау ташлау, салу) очракларында әлеге авыруга шик төшә. Карындагы бозау 6-8 айлык вакытта төшә. Тиешенчә пешерелмәгән ит, кайнатылмаган сөт аша инфекциянең кешегә күчүе ихтимал.
27 ноябрьдән Балык Бистәсенең Бикчурай авылында шәхси эшмәкәр «Хәбибуллин» хуҗалыгында карантин игълан ителгән. Фермер Илфат Хәбибуллин, күрәсең, бик борчулы хәлдә. Безнең белән сөйләшергә үзендә көч тапмады. Малларында бруцеллез табылуын расласа да, «бернәрсә дә әйтмим, ветеринарлардан сорагыз» диде дә, трубканы куйды.
«Интертат»ка шәхси чыганактан билгеле булганча, фермерның барлыгы 116 баш терлеге, шул исәптән 38ләп сыеры бар. Дүшәмбе көнне беренче партиясен Дагыстанга суярга озатырга тиешләр.
Балык Бистәсенең ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рамил Кадыйров бүген районда ашыгыч киңәшмә узганын әйтте. Районда моңа кадәр бруцеллез авыруының эзе дә булмаган, бу – беренче очрак.
Без хуҗалыкларда малларны бруцеллезга гел тикшереп торабыз. Көзге тикшерү барышында менә шушы очрак табылды. 27 ноябрьдә хуҗалыкта мөгезле эре терлеккә карата чикләү чараларын билгеләү турында карар чыкты. Комплекслы план эшләнгән, чирне таратмау буенча чаралар күрелә. Бүген киңәшмәдә сөйләштек.
Без үзебез дә шок хәлендә. Илфат Хәбибуллин бигрәк тә борчыла инде, аңа тагын да авыррак. Бу – аңлашыла да: малын да югалта, эмоциональ яктан да кыен. Әлегә тикшерү бара, чирне китереп чыгарган сәбәпләрне ачыклаячаклар. Фермер 2021 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта хуҗалыгындагы сыерлары сөт бирми, машина йөри торган юллар ябылды, – дип сөйләде Рамил Кадыйров.
Ул да, шулай ук, авыру терлек Дагыстанга җибәреләчәген раслады. «Бездә махсуслаштырылган убойнялар юк. Ул якта, Дагыстанда, бруцеллез күп ачыклана, шуңа аларның мал суючылары вакцинацияләнгән», – дип аңлатты. Сугымга киткән ит тирәнтен эшкәртелүгә җибәреләчәк, дип әйтте.
Рамил Кадыйров сүзләренчә, авыру таралмасын өчен, барлык хуҗалыклар биоиминлек кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Дизбарьер, санпропускник булырга, киртә белән уратып алынырга тиеш.
Профилактика – бик мөһим нәрсә. Хуҗалыкларга читтән белешмәсез мал алмаска! Фермаларда эт-мәчеләр булырга тиеш түгел. Алар бруцеллезны тиз йоктыра һәм тарата ала. Күселәр, шулай ук, чир таратучы санала, шуңа дератизация, дезинфекция үткәрелергә, ветеринария кагыйдәләре үтәлергә тиеш. Ветеринар табиблар чаралар уздыру нияте белән килгәндә, каршы килмәү, ризасызлык күрсәтмәү мөһим, – дип искәртте эшмәкәрләргә.
Фото: © «Татар-информ»
Рамил Кадыйров әйтүенчә, карантин чаралары кертелгәнлектән, күрше-тирә авылларга куркыныч янамый. Бу нисбәттән халык тыныч була ала. Шулай да, аның сүзләренчә, шәхси хуҗалыкларда берникадәр курку, шөбһә бар. Хәер, монда бернинди гаҗәпсенерлек урын юк. Коллективта кемдер катырак авырып киткәнен ишеткәч тә, йокмаса ярар иде, дигәнрәк хафалы чыш-пышлар тиз тарала.
Хәбибуллинның 116 баш малы китеп бетмичә, хуҗалыкта дезинфекция ясалмыйча, карантин гамәлдән чыгарылмый. Авылдагы барлык терлектән кан алынган, анализга җибәрелгән. Хәзер мал асраучылар терлекләрен чыгарырга, читтән кертергә, суярга тиеш түгелләр. Шулай ук, терлекләр белән контактта булган белгечләрдән дә кан алачаклар, – диде.
Белгеч аңлатканча, теге яки бу чир килеп чыккан очракта, фермерның яшерен юл белән мал сатып алганы ачыкланса, ул тикшерү органнары алдында җавап тота.
Безнең теләк шул: һәр хуҗалык башлыгы таләпләргә җавап бирсен иде. Белешмәсез читтән мал кертмәсеннәр, закон буенча эшләсеннәр! Чир бит ул кешедән сорап килми. Аны «ул каядыр еракта, безгә килеп җитми» дип уйларга мөмкинсең, тик ул көтмәгәндә килеп тә чыга, – дип кисәтте Рамил Кадыйров.
Бикчурай авылында яшәүче Дамир абый гаиләсе дә сыер асрый. Бруцеллез турында сораганда, сер бирмәде үзе: әллә чыннан да курыкмый, әллә курыкмаска тырыша. Авыл халкында шөбһә бар, дияргә ашыкмады. «Ходайдан ничек язган инде, бездән килгән чир түгел бит. Саклану чараларын кайгыртабыз инде. Маллардан анализлар алдылар. Ул ферма хәйран ерак бездән. Ул якта йөрмибез, урамга чыгып йөри торган терлек түгел бит алар, утарда торалар, урам буйлап йөрмиләр», – диде, сүзен кыска тотып.
Бикчурай авылы Сабаның Төбәк авылыннан туры юлдан 17 километр ераклыкта гына икән. Проблемага тарыгач кына аның белән көрәшү авыр, алдан уяулыкның әле беркемгә комачаулаганы юк. Шуңа район ветеринария берләшмәсе башлыгы Зөлфәт Ганиев Саба районы халкына аеруча сак булырга киңәш итә.
Елга 2 тапкыр бруцеллез авыруына малларның канын тикшерәбез. Хәзер хуҗалык җитәкчеләре һәм мал тоту белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр хуҗалыкларына килгән һәрбер техникага дезинфекция ясарга тиешләр.
Аллаһ сакласын, бруцеллез – куркыныч чир, ул керсә, бөтен малларны да юк итәсе. Сакланырга кирәк! Урамда мал сатып йөрүче алыпсатарлардан мал алмаска, үзегезнең хуҗалыгыгызга билгесез кешеләрне кертмәскә киңәш ителә.
Бруцеллез авыруы кешегә авыру малның итеннән, сөтеннән, каныннан һәм сидегеннән эләгергә мөмкин. Ит, сөт ризыкларын 100 градустан да ким булмаган температурада пешереп яки кайнатып кулланырга кирәк, – диде Зөлфәт Ганиев.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Габделхак Мотыйгуллин матбугат очрашуының берсендә бруцеллез табылган территориядә түбәндәгеләр тыелуын әйткән иде:
Сөтне кайнатмыйча эчә күрмәгез, бруцеллез булса, буыннар шешә, бармаклар кәкрәеп бетәчәк, куркыныч чир, дигәнне табиблардан ишеткәнем бар иде. Авыру очраклары ешайгач, бруцеллез Татарстанда чигенергә теләмиме әллә, дигән шөбһә туа. Димәк, кайнамаган сөтне эчкәнче, «тукта, ашыкмыйммы» дип уйлансак, хәерлерәк булыр.