Таиландта Россиядән килгән турист кыз батып үлгән. Илдә көчле су басулар күзәтелә, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.
«SHOT» мәгълүматлары буенча, һәлак булган кызга 24 яшь, исеме – Б. Камилла. Ул егете белән бергә Самуи утравына ял итәргә килгән була. Хәзер егете дә, шаһитлар да полиция бүлегендә, алар күрсәтмәләр бирә. Диңгездә шторм игълан ителгән, пляжда кызыл флаглар эленеп тора. Тик, кыз боларга игътибар итмәгән һәм ташларга таба киткән, шуннан аны дулкын диңгезгә юдырып алып киткән, дип фаразлана.
Камилла гомеренең соңгы мизгеле камерага эләккән. Ял итүчеләр аны кыяда утырганда төшереп ала, аннары дулкын юдырып киткәч тә ул камерага эләгә. Суда аны башы күренеп-күренеп ала, аннары югала.
Таиландның Паттани провинциясендә, туристик районнардан ерак түгел җирдә, көчле су басулар күзәтелә. Илнең көньягындагы Хатъяй шәһәрендә дә хәл авыр. Шулай ук Таиландның төп курорты – Пхукет халкына да экстрен хәлгә әзерләнергә кушалар.