Журналист гел кеше арасында, командировкаларда, мактап та яза, тәнкыйтьләп тә яза, фикер дә белдерә – боларның барысы да әни аша да үтә. Журналистларның әниләре ниләр сөйли соң?
«Ирек мәйданы» газетасында эшләүче журналист Лилия Йосыпова 20 ел бу өлкәдә хезмәт итә. Аның әнисе Сабрия ханым:
Үзем яшьрәк вакытта кызым өчен бер дә борчылмый идем, олыгая төшкәч – кайгырам. Нигә алай икәнен үзем дә аңлата алмыйм. Үзенең дә: «Әни, арытты», – дигән чаклары була. Бу өлкәдә озак эшли бит. «Кызым, башка эш тап», – дип тә әйтәм инде. Лилия – туры сүзле бит ул. Эше бер дә җиңел түгел. «Каты язма, кеше белән тыйнак бул», – дигән вакытларым да була. Кайвакыт турыдан җибәрә шул. Ул ягы бар. Миндә «кешедән яхшы түгел» дигән әйбер бар, ул күз йомып калырга яратмый. Шуңа аңа яшәргә авыррак.
Ул бик күп эшли. Лилия өйгә кайтса да – кулында гел телефон, гел шалтыраталар, бер туктаганы юк. Мунча кергәндә дә мәкалә язма инде, дим. Авыл җирендә Лилияне белмәгән кеше юк инде. Ул әтисез үсте, мәктәптә бик әйбәт укыды. Математика ягы бик көчле иде, мин, шул юл белән бар, дигән идем. «Әни, хыялым – журналист булу», – диде. Ул кая барса да, мин канәгать, риза идем. Битемә кызыллык китермәде, яхшы укыды, шөкер. Әле дә яхшы эшли, мин кызымнан канәгать. Исән-сау булсын. Мин үзем мактанып йөри торган кеше түгел. Әлхәмдүлилләһ, дим инде. Лилия үз юлына тугры калды. Берүзем үстергән балам, акыллы булды, бу – горурлыктыр инде.
Лилиянең язмаларын укып барам. Мин, гомумән, бик күп газета-журналлар алам. Барысын да укыйм. Гыйбрәтле язмышлар, авыл тормышы турында язмаларны яратып укыйм. Бик төпле, матур язучы, үзенең темасын бик әйбәт ача белүче журналистлар бар. Бөтен кеше дә журналист та була алмый. Безнең авыл бик зур, тик бер Лилия генә журналист. Журналист элек тә хөрмәтле кеше иде, хәзер дә шулай дип уйлыйм, аның дәрәҗәсе төшми, – дип сөйләде ул.
Шулай ук дистәдән артык ел журналистика өлкәсендә эшләүче хезмәттәшебез Гөлнар Гарифуллина хәзерге вакытта бала карау буенча ялда, шулай да ул яраткан эшенә дә вакыт таба. Аның әнисе Кифая апа:
Кызымның журналист булып эшләве бер яктан – горурлык. Икенче яктан – борчылып та куясың. Ул проблемалы материаллар да яза бит. «Кызым, барысын да белештеңме, дөресме, кешене рәнҗетмисеңме», – дип сорашам да инде. Кайвакыт үзе дә: «Әни, куркып кына бу темага алынган идем, шундый әйбәт кешеләр туры килде», – ди. Мәгълүмат биргән кешегә дә рәхмәтләр әйтә. Кайгы белән очрашкан кешеләр белән дә еш сөйләшергә туры килә. Кызым кешенең хәленә керә була. Сөйләшкәч, бушангач, ул кешеләргә дә җиңелрәк булып китәдер, дип уйлыйм. Минем янда эшләгәне бар, ничек сөйләшкәнен ишетәм. Тыңлый да белә, юатып та куя. Һәр мәкаләсе чыгар алдыннан, халык аңлармы, дөрес итеп кабул итәрләрме дип, борчылып торабыз.
Кызыбыз бу өлкәдә эшләгәч, бөтен яңалыкны белеп барабыз. Укырга тырышабыз, кызыксынабыз. Танышлар да кайвакыт: «Сезнең кызмы ул?» – дип сорыйлар. Укып барабыз, диләр. Андый вакытта күңелле инде, сүз дә юк.
Үзенә дә рәхмәт әйтеп шалтыраталар, безгә дә ишетергә туры килә. Җитәкчеләргә дә рәхмәт, кызыбызның эшенә бәя бирделәр – «Бәллүр каләм» иясе булды, бик сөендек.
Мин үзем дә төрле темаларга мәкаләләрне укып барам. Барысы да кирәк, язып, халыкка җиткереп торсыннар. Журналистларның эшләгән эшләренә хөкүмәт бәя бирсен инде. Ходай сезгә исән-сау эшләргә язсын, тел ачкычлары бирсен, – дип теләде ул.
Журналистика юлын «Татар-информ»да башлаган Энҗе Габдуллина быел «Ялкын» журналы баш мөхәррире булып куйды. Аның әнисе Нурзия апа:
Энҗенең журналистиканы сайлавын хупладык кына, чөнки ул мәктәптә укыганда ук әдәбият буенча бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашты, җиңүләргә иреште, яхшы гына укыды. «Татар-информ»да эшләп китүенә дә бик сөенгән идек. Журналист эше җиңел түгел. Кеше белән эшлисез. Мактарга да, тәнкыйтьләргә дә, дөреслекне күрсәтергә дә кирәк. Бу – бик җаваплы, авыр бит. Энҗе безнең янга кайтса да, төннәр буе мәкаләләр язып утыра иде. Без аның һәр мәкаләсен укып бардык, берсен дә калдырмадык.
Бер яктан – борчылам, икенче яктан – сөенәм, горурланам. Мин үзем – йомшаграк холыклы, кеше белән каршылыкка кермәскә тырышам. «Кеше сиңа начарлык эшли күрмәсен», – ди идем. Шуңа барысын да аңлап, төшенеп эшләргә кирәк.
Кызыбыз 24 яшендә шулай күтәрелеп китә алды. Бу – горурлык. Үзе шулай булдырганга сөенәм. Кызымның сәләтен күргәннәрдер дип уйладым, тирәнрәк ачарга телиләрдер. Баш мөхәррир булуын белгәч тә, курку булмады. Мин Энҗегә ышанам, булдыра ул. Мин гел өйрәтеп тору яклы түгел. Кешенең үзенең фикере булсын. Ул үз юлын салып бара, – дип сөйләде ана кеше.
«Сөембикә» журналы журналисты Чулпан Галиәхмәтованың әнисе Нәфисә апа:
Чулпаным кечкенәдән үк журналист булырга хыялланды. Бәләкәй чагында ук микрофон тотып йөри иде, курчаклардан интервьюлар алды. Без аңа каршы килмәдек инде. Хәзер бик горурланабыз, тик алай дип үзенә әйтмибез инде (көлә). Әтисе бик горурлана. «Минем кызым», – дип тора. Радиода эшләгән вакытында гел тыңлый идек. Авыл халкы да : «Чулпанны тыңладык», – дип әйтә иде. Күрше авыллардан да «синең кыз икән, тыңладык әле» диләр иде. Җанга рәхәт була иде. Баланың яхшылыгын ишетү һәр анага рәхәт бит инде.
«Сөембикә»гә күчкәч, бөтен язмаларын укып бара башладык. Хәзер авырлашты шул – бездә почта эшләми башлады. Үзе кайтканда гына җыеп алып кайта инде, бәбкәем. Бик күп газеталарга языла идем, почта эшләмәгәч, язылмадык. «Авылларда почталар бетә, кызым, басмаларыгыз кими бит. Киләчәктә ничек булыр икән», – дип тә борчылам инде. Халык укый иде. Журналлар китапханәгә дә килә иде. Анда да: «Чулпанның мәкаләсе кайткан», – дисәләр, күңелле була.
Исән-имин эшләсен инде. Бәхет кенә теләп торам. Мин аңа «дөрес яз» дим инде. Ул белә, укыган кеше бит. Кайвакыт үзе: «Әни, мин бер мәкалә яздым, сиңа укып күрсәтим әле», – дигән була инде. Мин дә үземчә киңәшләрне бирәм, – дип сөйләде ул.
Баласын телеэкраннан көтеп торучы әниләр дә фикерләре белән уртаклашты. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе алып баручысы Айзилә Батырханованың әнисе Эльмира апа:
Әлбәттә, һәр ана өчен баласының кеше арасына кереп, бөек үрләргә күтәрелүе – зур горурлык инде ул. Кызым Айзиләмнең шундый дәрәҗәләргә ирешүе белән без әтисе белән чиксез горурланабыз. Һәрдаим аны телевизор аша карап, борчылып торам.
Кызым кечерәк чагында минем кебек медицина хезмәткәре булырга хыяллана иде. Ләкин мәктәп белән «Тамчы шоу» программасына барып кайткач, хыялы бөтенләй башка юнәлеш алды. Әле дә хәтеремдә ул көн, кайтты да, очкын тулы күзләре белән миңа карап: «Әнием, мин телевидение алып баручысы булам», – диде. Шул көннән башлап, ныклап укырга керергә әзерләнә башлады. Бик күп укыды. Мин, баштарак, бу – вакытлыча мавыгу гынадыр, дип уйласам да, кызымның ныклы фикерен күреп, теләгенә каршы килә алмадым.
Үзем гомумән башка һөнәр кешесе булгач, профессиональ яктан мин әллә ни киңәшләр бирә алмыйм. Тик шулай да киемнәренә, образларына, үз-үзен тотышына аерым игътибар бирәм. Кирәкле урыннарда тәнкыйтьләп тә алырга мөмкинмен. Авылдашлар, хезмәттәшләр кызымның иҗатын күзәтеп бара. Алардан кызыма карата булган җылы, мактау сүзләрен ишетү горурлык хисе бирә.
Кызымның эше һәрдаим командировкаларга йөрү белән бәйле. Ерак юлларга бик еш чыгалар. Ул көннәрдә борчылып, ашадымы икән, туңмадымы икән дип, ут йотып торам инде. Юлларда исән-сау йөрсеннәр дип изге теләкләремне телим, догалар укыйм. Кызым нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара белә. Белмим дә инде, хәзер аны башка һөнәр иясе итеп күрүе кыен. Барыбер аның күңеленә иҗат якын.
Хәзер журналистика «кулдан» төшми дә инде ул. Барлык яңалыкларны, хәбәрләрне социаль челтәрләрдән укып барабыз бит. «Татар-информ», «Интертат» сайтлары миңа аеруча да ошый. Биредә эшләүче журналистларга да уңышлар телим, – дип сөйләде Эльмира ханым.
«ТНВ – Яңа гасыр» журналисты Лиана Бәхтиеваның әнисе Эльвира апа:
Журналистика өлкәсендә эшләү кызымның балачак хыялы иде. Ул үзенең хыялын тормышка ашырды, максатына иреште. Мин бик горурланам. Эше бик яхшы килеп чыга дип уйлыйм. Кызымны эфирдан күрсәткәнне көтеп алам. Телевизордан карыйм да, күз карашы һәм елмаюыннан барысын да аңлыйм: баламның кәефе ничек, сюжеты уңганмы, авыр бирелгәнме эше – барысын да тоемлыйм. Кызыма авыр булганны сизәм икән, эштән соң хәлләрен сорыйм, фикерләрен тыңлыйм.
Башта һәр эфиры алдыннан бик борчыла идем, хәзер дә борчылам, тик алай ук түгел инде. Мин аның эшләп чыгачагына ышанам. Эфирларын телефонга видеога яздырып алам, туган-тумачага да җибәрәм, «статуска» да куям. Бу – минем өчен чыннан да горурлык. Барыбыз да горурланабыз. Туганнар да карап бар, экранга чыкмыйча гына сөйләсә: «Бүген үзен күрмәдек, күңелле булмады», – диләр. Россия төбәкләрендә туганнарыбыз күп, алар да «ТНВ» хәбәрләрен көтеп ала. Соңыннан фотоларын да җибәрәләр. Аның татар дөньясында булуына мин бик сөенәм. Күбрәк мәдәният темасын яктырта, бу – аның күңеленә якын.
Мин үзем татар теле укытучысы булып эшлим. Баштагы вакытта: «Әни, бу җөмләне ничегрәк язсам, әйбәтрәк булыр икән?» – дип сорый иде. Җөмләләр белән ярдәм итә идем. Мин кызымны мактап торучы гына түгел, тәнкыйтьчесе дә. Берәр хилафлык булса, эфир тәмамлануга үзенә әйтәм: хатаң китте, интонацияң дөрес булмады, бер җирдә ашыгып сөйләдең, кеше аңлап бетердеме икән, дим.
Һәрвакыт кеше белән эшләгәч, рәхмәтле була бел, дим. Авыр булган вакытта, кәефе булмаганда эшнең уңай якларын уйларга киңәш итәм. Безгә ачык булмаган юллар сиңа ачык, кызым, мин гомеремдә дә бу кешенең янында да басып тора алмаячакмын, ә син сөйләшеп кайта аласың, дим.
Мин балаларны «Тамчы шоу»га алып барам. Шул вакытта: «Сезне бөтен Татарстан, Россия, чит илләр карый. Чит илдә яшәгән һәр татар бу тапшыруларны көтеп ала», – дип аңлатам. Телевидениенең хәзер онлайн форматы да бар бит. Журналистның дәрәҗәсе төшмәс ул. Үзләрен журналист дәрәҗәсенә куя торган блогерлар бар, тик алар профессиональ журналист була алмый, аларның тел байлыгы да башка. Һәр сүзне урынлы кулланырга кирәк бит. Минемчә, журналистика – мәдәниятнең бер өлеше.
Журналист эше авыр. Тырышып, җиренә җиткереп, чын күңелдән башкарылган эш җиңел була алмый. Эшнең нәтиҗәсеннән канәгатьлек алу бөтен авырлыкларны да юкка чыгара дип уйлыйм. Бу өлкәдә эшләгән һәр кешегә кешелекле булып калырга, сабырлык, түземлек, үз дәрәҗәләрен югалтмауларын телим, – диде ул.
Томыш шулай корылган, беркем дә бу дөньяга мәңгегә килми. «Ирек мәйданы» газетасы журналисты Эльвира Мозаффарова 3 ай элек кенә әнисе Миләүшә апаны соңгы юлга озаткан. Ул хатирәләр белән уртаклашты.
Мин – гаиләдә бер генә бала. Журналист юлын сайлавымны әни хуплаган иде. Район газетасы редакциясенә алып барды, «Алтын каләм»дә катнашып карарга киңәш биргән иде. Мин анда җиңүче булдым. Әни һәрвакыт янымда иде. Без гел бергә булдык, әни минем өчен иптәш кыз кебек иде.
Язмаларны иң беренче укучы кеше әнием иде. Ул 40 елдан артык почтада эшләде. Бик күп матбугатны өйгә яздыра иде. Барысын да укып барды. Язмаларга карата да фикерен әйтә, кайбер геройларым белән кызыксына иде. Әни белән көненә 10ар тапкыр сөйләшә идем. Эш күп булган вакытта ул мине гел тынычландырып торды. «Кызым, тынычлан, Аллаһы Тәгаләдән сора, бер эшеңне бетер, аннан икенчесенә тотын, борчылма», – дип торды. Әни миңа темалар да әйтә иде әле, чөнки бик кызыксынучан булды. Командировкаларга киткәндә борчылып торуын беләм, шуңа киткәндә, барып җиткәч, кайтканда гел хәбәр иттем.
Әнием бик оста бакчачы иде, «бакчачы киңәшләре» дип, мин аның турында да яза идем. 40 ел почтада эшләгәч, ул хакта да язган идем. Үз әниең туында язу бик авыр икән, тагын да җаваплырак кебек.
Әнинең яратмаган темасы бар иде. Ул онкология темасына язмаларымны укымады, чөнки әтием шул чирдән китеп барды. Әни бу темадан кача иде. Әни үзе дә шул чирдән китеп барды. Сагынам. Быел Әниләр көне белән котларга әнием юк. Аллаһка шөкер, кайнанам исән-сау. Ул да миңа ярдәм итеп тора. Бик күп газета укый, – дип сөйләде ул.
Журналист, радиотапшырулар алып баручы Фаил Гыймадов та әнисе турында истәлекләре белән уртаклашты. Әнисе Гөлназ ханым бакыйлыкка күчкәнгә 2 ел булган.
Әни минем журналист булуны хуплады. Әни белән киңәшләшә идем. Балага ярдәм итү теләге һәр әнигә дә хастыр инде. Студент вакыттан бер хәл бик истә калган. Минем студентлык чоры 90нчы елларга туры килде. Мин Казан үзәгендә бер бүлмәдә яши идем. Кыш көне әни хәлне белергә килде. Ул вакытта поездлар белән йөреш иде. Әни чана белән бер капчык бәрәңгесен тартып килгән иде. Мин вокзалга төшеп каршы алдым да, үзәккә кадәр шул бер капчык бәрәңгене тартып кайткан идек. Хәтердә калган.
Әни радиодан мине гел тыңлап бара иде. Язган мәкаләләремне дә укып барды. Мәкаләләрем газета-журналда чыкса, яки минем турыда язсалар, аларны җыеп бара иде. Шкафтан, китап араларыннан ул язмалар килеп чыга, барысын да саклаган. Мәктәптә укыган вакытта басылган мәкаләләргә кадәр сакланган. Минем китаплар чыккач, әни бик шатланган иде.
Авылда йорт бушап калды. Кайтканда, башта зиратка кереп, әти-әнигә дога кылабыз, аннан өйгә кайтабыз. Юл хәзер шулай салына, шулай ияләндек инде, – дип сөйләде ул. – Урыннары җәннәттә, рухлары шат булсын.
***
Үземнең әнкәй дә: «Кызым, гел юлда йөрисез», – дип борчылып тора. Башка эш урыны турында уйлап карамыйсыңмы, дип тә куя. Әнкәй, миңа ошый бит, дим. Ул үзе барлык язмаларны да укып бара. «Кызым, матур язгансың, укыдым», – ди. Берәр җире ошамаса, анысын да әйтеп куя. Әнкәй, кара нинди мөмкинлегем бар: мин сине язмамда котлый алам. Әнкәй, рәхмәт барысы өчен дә, бәйрәм белән! Мин командировкаларга барганда җылы киенеп йөрермен.
Барлык әниләрне бу матур бәйрәм белән котлыйбыз! Исән-сау булыгыз! Балаларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын!