Добавить новость


Новости по-русски


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту»: Яңа Чишмә районында өч хәрби белән хушлаштылар

Татарстан Яңа Чишмә районы Черемухово бистәсе һәм Ленино авылында Алексей Лапшин, Эдуард Чумаков һәм Павел Тумаков белән хушлаштылар. Алар махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган, дип яза «Яңа Чишмә хәбәрләре».

Район башлыгы Вячеслав Козлов Алексейның әти-әнисенең, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

– Бу – безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Алексей Михайлович үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме хәрбинең туган авылында мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак.

Алексей Лапшин Черемухово бистәсеннән мобилизацияләнгән булган. Ул «Хәрби батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен» һәм «Россия оборонасын ныгытуга өлеш керткәне өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Фото: © https://novoshishminsk.ru/

Ленино авылыннан Эдуард Чумаков һәм Павел Тумаков контракт буенча хезмәт иткәннәр. Район башлыгы Вячеслав Козлов Эдуард белән Павелның әти-әнисе, хатыннары, балалары, туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.

– Бу – безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Эдуард Владимирович һәм Павел Васильевич үзләренең хәрби бурычларын батырларча үтәделәр һәм Ватан өчен гомерләрен бирделәр. Аларның исемнәре безнең районда мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә алар мәңгегә герой булып калачак.

Фото: © https://novoshishminsk.ru/

Алексей Лапшин, Эдуард Чумаков белән Павел Тумаковны хәрбиләрчә хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. «Якташларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр!» – диелгән хәбәрдә.

Фото: © https://novoshishminsk.ru/

Чумаков Эдуард Владимирович, 25.07.1988 - 31.10.2024

Лапшин Алексей Михайлович, 20.02.1989 - 05.11.2024

Тумаков Павел Васильевич, 05.04.1989 - 31.08.2024

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus