Добавить новость


Новости по-русски


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Кабат СВОга киткәч, кәләшемне урлап китмәсеннәр дип, никахыбызны рәсмиләштерергә булдык»

Чирмешән район ЗАГС бүлеге яшь пар Алексей һәм Викториянең туйларын рәсмиләштерде. Алексей 2022 елның ноябреннән махсус хәрби операциядә катнаша. Яшьләр никахларын ашыгыч рәвештә теркәү хокукыннан файдаланганнар. Алексей махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан, аннан соң аның дәваланырга китәсе бар, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы журналисты Илсөяр Гайнетдинова.

Алексей Денисов 2022 елның көзендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән. Моңа кадәр Чаллыда заводта эшләгән. Виктория тумышы белән Әлмәт районыннан, хәзер Түбән Камада яши. Киләчәктә яшь пар шунда төпләнмәкче. Алар тугыз ел элек кафеда танышканнар. Шуннан бирле аралары өзелмәгән, аралашып торганнар.

-Бер-беребезгә булган хисләребез, мөнәсәбәтләребез вакыт белән сыналды. Алексей бик әйбәт, җайлы кеше, - ди Виктория.

- Кабат СВОга киткәч, кәләшемне урлап китмәсеннәр дип, никахыбызны рәсмиләштерергә булдык. Ул бит күркәм холыклы, бар яктан килгән, - дип әңгәмәгә кушылды «Джомба» позывнойлы хәрби.

Аларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, туганнары килгән.

- Ниһаять, улым үзенә терәк булырдай кәләш белән гаилә кора. Минем өчен бик шатлыклы, дулкынландыргыч көн, хәтта күзләрем дә яшьләнә. Улымның исән-имин әйләнеп кайтуын көтәрдәй тормыш иптәше булды, - дип хис-кичерешләрен уртаклашты алты бала үстергән Людмила Денисова.

Яшь парны туй көннәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Галеева, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин котлады.

-Виктория, сез бик бәхетле, чөнки шундый әйбәт егет Алексейны очраткансыз. Ул чын ир-егет, илебезнең патриоты. Сезгә бәхетле, озын гомер, сәламәтлек телим, - диде Илнур Минсәгыйть улы.

Сүз уңаеннан. Мобилизацияләнгән һәм контракт төзегән гражданнар никах теркәү срогын гариза биргән көнгә кадәр кыскарта ала, ягъни хәрби комиссариаттан алынган документ нигезендә, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре аларны гариза биргән көнне үк язылыштыра ала.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus