Әтнә театры үзенең легендар режиссеры Гомәр Мәрдановның туган көнен премьера белән каршылады. Театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев күренекле драматург Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Үзебез сайлаган язмыш» драмасын чыгарды.
«Кайчандыр Гомәр абый үзе исән чакта куйган спектакльләрне торгызабыз. Быел көне көненә туры килеп тора – 1930 елның 15 ноябрендә Гомәр абый дөньяга килгән. Бүгенге спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куйды. Спектакльнең рәссамы – Булат Ибраһимов. Композитор – Марат Әхмәтшин. Бу әсәрне Гомәр абый нәкъ 50 ел элек сәхнәгә куйган булган.
Нигә без быел нәкъ менә Туфан Миңнуллинга тукталдык? Киләсе елга Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел була. Без бу датага да битараф кала алмыйбыз. Туфан абый – театр тарихында тирән эз калдырган кеше: театр дәүләт статусы алуга аның зур өлеше керде. Бүген аны искә алуларыбыз Туфан агага дога булып барып ирешсен иде», – диде театр директоры Ленур Зәйнуллин спектакльдән соң.
«Үзебез сайлаган язмыш» дигәндә балаларга белем бирүне үзенең бурычы дип санаган укытучылар турында сүз бара. Әсәр мәгариф өлкәсендәге проблемаларга, фидакарьләргә һәм бигүк фидакарь булмаганнарга багышланган.
Әтнә театрында «Үзебез сайлаган язмыш» драмасын моннан 50 ел элек – 1974 елда – Гомәр Мәрданов үзе чыгарган. Бу әле – пьесаның өр-яңа чагы булган.
Шул ук пьесаны 1973 елда Тинчурин театрында Равил Тумашев та куйган, 2010 елда ул Миләүшә Закирова тарафыннан Камал театрында сәхнәләштерелгән. Дөрес, Казандагы бер куелыш турында да «ул тамашачының яраткан спектакле булган», «легендар куелыш» дигән мәгълүмат очрамады. Мөгаен, Туфан Миңнуллин үзе дә бу пьеса турында уйлангандыр. Ул аны 90нчы еллардан соң яңартып чыккан булса кирәк. Чөнки әсәрдә завуч һәм татар теле укытучысы Мөнирә тарафыннан директор турында әйтелгән мондыйрак сүзләр бар: «Гомумән, ул – бозык кеше. Студент чагында ук Казан урамында «Азатлык» дип кычкырып йөргән ул. Һаман да шул гадәтен куа». Район җитәкчесе Шәйхаттаров аңа: «Анысын да кычкырырга кирәк булгандыр заманында», – дип җавап биргән.
Ни өчен нәкъ менә татар теле укытучысын тискәре герой дип ала Туфан Миңнуллин? Анысын мин белмим.
Әсәрнең сюжеты болайрак: мәктәпкә директор булып билгеләнгән яшь укытучы Илгиз Туктаров укытучылар гаиләсендә – Нариман һәм Шәмсенур йортында фатирда яши. Вакыйгалар мәктәпне тәмамлаган укучының аттестатын мәктәпкә кайтарып язган хатыннан башлана. Бу хатны Илгиз укытучылар җыелышында укый.
«Вазгыятьне төптән үзгәртергә теләгән Илгиз уку-укыту системасына ныклап тотына, укытучыларның сыйфат ягына басым ясауларын тели. Әмма көтелмәгән каршылыклар уй-ниятләрне үзгәртергә мәҗбүр итә...» – дип кызыктыра театр тамашачыны.
Спектакльне Рамил Фазлыев традицион юл белән куйган. Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым бер куелыш буенча фикер алышканда: «Туфан Абдуллович пьесаларына режиссура кирәк тә түгел, аның ремаркалары буенча барып чыксаң, спектакль куелган. Ниндидер мөгез чыгару, шаккатырулар кирәкми», – дигән иде. Бу – нәкъ шушылый, «мөгез чыгармыйча» куелган. Дөрес, финал үзгәртелгән. Чөнки Туфан абый финалында Туктаров: «Мәктәпне мин Мөнирә Шакировналарга калдыра алмыйм. Мәктәп бүгенге заман таләп иткәнчә белем бирергә тиеш», – ди. Ә район башлыгы Шәйхаттаров: «Тиеш, тиеш... Ә минем фураж юк. Ә балаларыгызга сөт кирәк. Вакытым юк минем сезнең белән болганырга. Коткар син мине ул эштән. Кит. Күч бүтән мәктәпкә. «Шәйхаттаров куды» дигән исем күтәрәсем килми. Ошыйсың син миңа. Хәтта мин сиңа бераз көнләшеп тә карыйм. Үзем дә синең кебек әтәч идем яшь чакта», – ди. Пьеса район башлыгының сүзләре белән тәмамлана: «Яз җитте. Чәчүгә төшәсе бар... Техника юк. Ә син «мәктәп» дисең, «киләчәк» дисең. Яңа мәктәпне төзеп бетерергә акча юк. Син дә хаклы, мин дә хаклы. Йә, нишлибез?».
Ничек соң ул яңача укыту? Пьесада да, спектакльдә дә Туктаровның моны аңлаткан монологлары юк. Искечә укыту – укытучыларның кемнәргәдер «по блату» «5»ле куюына кайтып каламы? Без искечә укып, минем балам яңача укыганмы? Бүгенге БДИ бирүче балалар – яңача укучылармы?
Теге аттестатны кайтару турында хат укыган җыелышта да драматург Туктаровтан берни аңлаттырмаган, җыелышны укытучыларның истерикасына, разборкасына, җырлавына һәм җыелыштан соң мәхәббәт аңлатуга кайтып калдырган, ягъни, шушы юллар мәктәп коллективының череп таркалганын күрсәткән булса кирәк. Шунысы гаҗәп, әлеге хат килгәнче, директор егет тыныч кына эшләп йөргән бит.
Ә Нариман ага математикадан чыннан да начар укытканмы икән?
Әлбәттә, спектакль мәхәббәт темасы белән бизәлгән. Яшь директорны карт кыз статусына таба баручы укытучы туташ та ярата. Шулай ук мәктәпне алтын медальгә тәмамлаячак Динә дә укытучысына гашыйк. Динә – Нариман ага белән Шәмсенур ханымның төпчек кызлары. Алдарак әйтелгәнчә, Илгиз биредә фатирда тора. Динә читтән генә яратып янып-көеп йөри торганнардан түгел, яратканын әйтә һәм нык итеп әйтә. Илгиз дә яшь кызны ярата дип аңлыйбыз, әмма ул, тәртипле ир-ат буларак, кызны дистанциядә тотарга тырыша – мәхәббәтне «туңдырып» («заморозить» диюем. – авт.) торып, кыз укучы статусыннан чыккач дәвам итмәкче булса кирәк.
Кыскасы, менә шундыйрак сюжет. Рамил Фазлыев, Туфан Миңнуллинның варисы булган Әлфия ханым рөхсәте белән, финалга үзгәреш керткән. Шактый «текә» борылыш барлыкка килгән. Янәсе, теге математикадан имтихан бирә алмыйча укырга керә алмаган «бывший отличник» икенче хат язган. Баксаң, ул шаярткан икән бит. Менә моның белән инде Рамил Фазлыев татар теле укытучысының гына түгел, бөтен коллективның аңгыралыгын күрсәтә. Алар берсебер чынбарлыкны өйрәнмичә, мәктәпне «кырмыска оясына» әверелдерәләр. Чынлыкта бернинди проблема да юк булып чыгамы? Әллә алай килеп чыкмыймы? Белмим, мин аңлап бетермәдем.
Шуңа, үзем аңлап бетермәгәнгә, татарның беренче номерлы драматургы һәм Татарстанда бердәнбер «Алтын битлек»ле режиссер Илгиз Зәйниев сүзләрен генә язам. Ул Әтнәгә депутат буларак килгән иде: режиссер Рамил Фазлыевка сәхнәдән медаль тапшырды һәм чыгышында спектакльне бик ошатуын әйтте.
«Туфан абыйны карау рәхәт, әйеме? Кайсы пьесасын алсаң да, куярга да рәхәт, артистларга уйнарга дә рәхәт, дип уйлыйм. Мин аның 3 пьесасын куйдым. Аның текстларын ятлап торасы да юк иде – ике укыйсың да, хәтердә кала. Чөнки Туфан абый Миңнуллинда чын драматургия – барыбызга да аннан өйрәнергә дә өйрәнергә. Театрга шундый матур премьера өчен рәхмәт! Премьералар булып торган, тамаша залы тулып торган театр – ул тере театр. Ул театрның киләчәге зур», – диде Илгиз Зәйниев.
Спектакльдә Туктаров ролендә – Айдар Вәлиев, Нариман ролендә – Таһир Габидуллин, Шәйхаттаров ролендә – Фаяз Хөсәенов, Динә ролендә Диләрә Һадиева уйнады.
Рәссам Булат Ибраһимов гади генә декорацияләр белән 90нчы еллардагы татар интеллигенциясенең фатирын тасвирлаган – гади генә диван, өстәл-урындык, стеналарда аклы-каралы фотолар һәм, әлбәттә, стенада келәм. Спектакльне театр, федераль финансларсыз, үз акчасына чыгарган – шуңа да барысы да тыйнак һәм җыйнак. Театр барысын да транспортына төйиячәк тә гастрольләргә чыгып китә алачак.
Әтнә театры – 3000 кешелек авыл театры. Биредә театрга йөри торган бер катлам тамашачы бар. Алар – Гомәр ага Мәрданов заманнарында ук театрга ияләшкән тамашачы һәм шул тамашачының дәвамчылары. Бу тамашачы «кырландырып» куелган, «мөгез чыгарган» спектакльләрне дә карый, әлбәттә. Әмма аларга гади, аңлаешлы, «үзебезнең Рамил» куйган спектакльләр дә кирәк. Әтнә тамашачының үз зәвыгы, үз эстетикасы бар. «Үзебез сайлаган язмыш» спектакле – Әтнә тамашачысының эстетикасына туры килә торган спектакль.