Добавить новость

Более 5 тыс. кв.м земли освободили от незаконных ограждений в СВАО

В Москве мужчина пытался сжечь полицейскую машину и был пойман

Выдано разрешение на строительство производственного комплекса в районе Люблино

США сорвали добровольный взнос РФ в бюджет Красного Креста



Новости по-русски


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

7 кешене яндырып үтерүдә гаепләнгән Илмира хөкем ителә: «Балаларының янганын карап торды»

«112» номерына тереләй янган балаларның әнисеннән башка барысы да шалтырата»

1 ноябрь көнне Татарстан Югары судында присяжныйлар Илмира Гардановага үз карарын җиткерде, аны аның 4 баласы, ире, абыйсы һәм әнисе булган Сәет авылындагы йортларына ут төртүдә гаеплиләр. Присяжныйлар, янгынны Илмира чыгарган, ул гомумкуркыныч ысул белән кеше үтерүдә гаепле, әмма мәрхәмәт күрсәтүгә лаек, дигән фикергә килә.

Янгын булгач, «Интертат» ул авылдан репортаж әзерләгән иде.

  • «Бер гаиләдән 7 мәет» – Тукай районында янгын корбаннары белән хушлаштылар

Присяжныйларның Илмира Гардановага мәрхәмәт күрсәтү турындагы карары ярдәмендә, аңа максималь срокның 2/3 өлешен генә билгели алалар, ә хатын-кызларга гомерлеккә иректән мәхрүм итү җәзасы бирелмәвен исәпкә алып, аның срогы 25 тән 20 елга кадәр, ә аннары бөтенләй 13 елга кадәр кимиячәк.

Исегезгә төшерәбез, узган елның июнендә Тукай районының Сәет авылында коточкыч фаҗига булды, ул 7 кешенең гомерен өзде. Ул вакытта Илмира Гарданованың гаиләсе яшәгән йортта янгын чыга. Аның ире, абыйсы, әнисе һәм 4 баласы өйдә була, алар барысы да һәлак була. Илмира исә янгын чыккан вакытта йорт яны участогында була.

  • Тукай районында 4 баласы, ире, абыйсы, әнисе янып үлгән хатын йортка утны үзе төрткән?

Соңрак экспертлар көлдә янучан матдә эзләре таба. Бу – янгын ут төртү нәтиҗәсендә чыккан, дип фаразларга нигез була. Илмира Гардановага каршы «Ут төртеп милекне юк итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаталар, ләкин соңрак, зыян булмау сәбәпле, аннан баш тарталар, 7 кешене, шул исәптән балигъ булмаганнарны, «Гомумкуркыныч ысул белән һәм аеруча рәхимсезлек белән үтерү» маддәсе кала.

«Без бердәнбер һәм бик мөһим максат белән җыелдык – катлаулы һәм җентекле эшкә нәтиҗә ясау. Катлаулы, ләкин кирәкле һәм мөһим карар кабул итәргә», – дип башлады фикер алышуларда чыгышын Татарстан прокуратурасының җинаять-суд идарәсе бүлеге өлкән прокуроры Элина Ильясова. Фаҗига көнендә тыныч кына яшәп яткан Сәет авылында йорт, ә анда бөтен гаилә яна, дигән коточкыч хәбәр таралды, ди ул.

«Янгын башланганнан соң 1 минуттан Гарданованың күршесе күз яшьләре белән «112» хезмәтенә шалтырата һәм булган хәл турында хәбәр итә: «Йорт яна, анда кешеләр бар, балалар кычкыра!» – ди. Куркыныч вакыйга шаһитлары булган барлык күршеләр коткару хезмәтенә шалтырата башлый. Янган балаларның әнисе булган Илмира Гардановадан башка барысы да шалтырата. Барлык күршеләр һәм махсус хезмәтләр янгынны сүндерергә тырыша, ләкин йорт йомычка кебек янып бетә. Илмира Гарданованың кызы, сеңлесе һәм үзеннән кала, гаиләнең барлык әгъзалары тереләй янып үлә», – диде дәүләт гаепләүчесе.

Прокурор сүзләренчә, Гарданова башта тәүлектән артык су булмаган буш колонкадан су алырга тырышкан. Аннары тәрәзәләрне кирпеч белән ватмакчы булган, ләкин берни барып чыкмаган, һәм шуннан соң хатын тыныч кына эскәмиядә йортның януын карап утырган.

«Ул өйдән тереләй янып беткән бөтен гаиләне һәм янган балаларның мәетләрен алып чыкканда да үзен тыныч тотты. Экспертиза мәгълүматларын игълан иткәндә дә тыныч калды. Хәтта безгә, чит кешеләргә, авыр иде, ләкин аңа авыр түгел иде. Әниләрнең балаларын коткарыр өчен ниләргә сәләтле икәнен аңлатырга кирәкми. Әни кеше балаларын коткарырга ашкынып, янып торган өйгә дә керә. Баласына бәргән җиңел автомобилне дә күтәрә ала, ләкин бу – Гарданова турында түгел», – ди Элина Ильясова.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Имиджын үзгәртә, үз-үзен карый башлый, актив рәвештә селфи ясый һәм мөнәсәбәтләр эзли»

Дәүләт гаепләүчесе билгеләп үткәнчә, фаҗигадән соң, Гарданованың шәхси тормышында бик тиз үзгәрешләр күзәтелә башлаган.

«Инде 2 атнадан соң ук 4 бала анасы сизелерлек үзгәрә. Ул имиджын үзгәртә, үз-үзен карый башлый, актив рәвештә селфи ясый һәм авылга эшләргә килгән чит ил гражданнары белән романтик мөнәсәбәтләр корырга тырыша. «Һәлак булган балаларың өчен ничек борчылмыйсың?» – дигән сорауга: «Бу – минем шәхси тормышым», – дип җавап бирә», – ди дәүләт гаепләүчесе.

Ул бөтен гаиләсен янгында югалткан хатынны авылда барысы да кызгануына басым ясый.

«Вакыйга урынын 2 тапкыр тикшерү нәтиҗәсендә, янгынның бөтен йортны юк итүе ачыкланды. Ул нигезенә кадәр янып беткән. Ут төртү турында сөйли торган эзләр беренчел тикшерүләр барышында ук ачыклана. Эксперт аңлатканча, кичкә таба ук «бу – чыннан да бәхетсезлек очрагымы» дигән беренче сораулар һәм шикләр туа башлый. Бу сорауга җавап бирү өчен, күпсанлы тикшеренүләр кирәк була. Гарданова, барлык дәлилләр ут белән юкка чыгачак, дип, салкын исәп ясаган», – дип сөйләде дәүләт гаепләүчесе.

Элина Ильясова сүзләренчә, тикшерүчеләр гаять зур эш башкарган һәм эзләрне тапканнар. Фаҗигадән соң 10 көн узгач, өстәмә тикшерү аш бүлмәсендә ярыклар арасында берничә үтәли яну булуын күрсәтә. Мондый эзләр залда да табыла. Алар астындагы грунтны экспертиза өчен алалар. Ул янып китү урыннарының өчәү булуын, аларның үзара бәйләнештә булмавын күрсәтә. Аларның икесендә тиз кабынучан сыеклык эзләре табыла.

Ә Гардановадан башка төнлә өйдә беркем дә булмый – башка кешеләрнең бернинди эзе дә табылмый. Янгын, тикшерү версиясе буенча, ут төртү аркасында килеп чыккан.

«Без аның һәр сүзен өйрәндек, аның сүзләре ялган булып күренә. Ул сезне алдарга һәм ялгыштырырга тырыша. Гарданова бөтен гаиләсе өйдә булганда, берүзе кошларны ашатырга чыгуына ышандырырга тырышты. Аннары ул сарайга керә, анда 1 минут чамасы була, ә сарайдан чыгуга, төтен күреп ала. Өйдә туганнары һәм кечкенә балалары булуын белә торып, ул нәрсә эшли? Ул тышкы ишекне ача, аннан куе төтен чыга, ләкин анда керми. Ишекне яба да буш колонка янына йөгерә. Нәрсәне сүндерү өчен? Төтеннеме?» – дип өстәде Татарстан прокуратурасының җинаять-суд идарәсе бүлеге өлкән прокуроры Динара Зареева.

Дәүләт гаепләүчеләре Гарданова гаиләсен «имин булмаган» дип исәпкә куюлары, чөнки гаепләнүченең өйдә чисталыкны сакламавы, ә балалар белән аның ире шөгыльләнүе турында искә төшерә. Килгән кешеләрне өйгә чакырмаганнар, алар белән ишегалдында гына аралашканнар, чөнки Гардановларга өйдәге пычраклык өчен оят булган. Шаһитларның берсе судта Гарданованың фаҗига көнендә яңагы һәм кашлары янган булуын, моның гадәттә җиңел кабынып китүче сыеклык кабынганда шулай булуын сөйли. Кашлары һәм чәчләре яну аның янгын чыгу урыны янында булуын күрсәтә, ләкин ул бернинди пешү җәрәхәтләре дә алмаган.

Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

«Мин нигә еламыйм? Минем диагнозым бар, минем кайгым эчемдә»

Тагын бер шаһит – авыл җирлеге башлыгы – судта гаиләне учетка куюларын һәм аларның янына ай саен килеп йөрүен сөйләде. Ул гаиләнең дошманнары булмавын әйтә. Социаль хезмәткәр сорау алган вакытта өйдә пычрак булуын, ә балалар кар өстендә яланаяк йөрүен әйтә. 2021 елда гаиләне учеттан төшерәләр, Гарданова үзен яхшырак тота һәм үз-үзен карый башлый. Участковый да гаиләдәге балаларның тәрбия күрмәвен әйтә.

Судта Илмира Гарданованың социаль челтәрләрдәге активлыгын һәм язышуларын күрсәтәләр. Фаҗигадән соң ул үз-үзеңне карау һәм ашарга әзерләү турында күп санлы төркемнәргә языла, шулай ук ир-атлар белән языша. Аларның кайберләрен ул, мәсәлән, «кояшым» һәм башка ягымлы сүзләр белән язып куйган. Нигездә, бу чит ил кешеләре – шул ук авылдагы авыл хуҗалыгы эшчеләре. Шаһит буларак чакырылган ир-атларның берсе сорау алу барышында аның гаиләсенең үлеме турында белмәвен әйтә. Аның сүзләренчә, хатын аңа җенси мөнәсәбәткә керергә тәкъдим иткән, ләкин бу тормышка ашмаган. Илмира гаиләсендә булган фаҗига турында ул судта гына белгән.

Илмира Гарданова социаль челтәрләрдәге язышулары турында, бу аның шәхси тормышы булуын гына әйтә.

Соңгы сүзендә ул гаиләсе белән талашмавын һәм бу җинаятьне кылмавын, туганнарын, бигрәк тә балаларын үтерү нияте булмавын әйтә. Ул акыл үсеше белән бәйле диагнозы булуын әйтсә дә, суд присяжныйлардан моны игътибарга алмаска сорады. Аның адвокаты «Татар-информ»га сөйләгәнчә, берничә экспертиза үткәрелгән, алар аның диагнозын раслаган, әмма хатын-кыз тулысынча үз акылында.

«Суд утырышында «Нигә мин еламыйм?» дигән сорау яңгырады. Минем диагнозым бар, һәм бу – шуның белән бәйле. Минем кайгым эчемдә. Мин болай да балаларымны һәм туганнарымны югалтып җәза алдым. Миннән башка беркем дә минем нинди газаплар һәм борчылулар кичергәнемне белми», – диде Илмира судта.

Фото: © chelny-biz.ru

«Прокуратура хезмәткәрләре присяжныйлар каршында азгын, пычрак һәм балаларының үлеменә борчылмаган хатын-кыз образы тудырды»

Илмира Гарданованың адвокаты шактый эмоциональ иде. Аның фикеренчә, Илмираның гаебе берни белән дә расланмаган, ә гаепләүдә әйтелгәннәрнең барысы да – фантазия генә.

«Сездән эмоцияләрегезне читкә куеп, хата җибәрмәвегезне сорыйбыз. Гарданованың тәрәзәләрне кирпеч белән ватарга тырышуын беркем дә күрмәгән – алар бит пластик, ватылмый. Әлбәттә, ул вата алмаган. Ә аннары тикшерүчеләр җентекле эш алып бара һәм дөреслекне эзли. Барлык дәлилләр дә шул юнәлештә карала: йорттагы тәртипсезлек, каралмаган балалар, ишегалдындагы чүп-чар һәм, янгыннан соң берничә ай узгач, Гарданованың шәхси тормышы. Сорау туа: бу аның янгынга катнашы булуны ничек исбатлый соң?» – ди адвокат ачу белән.

Аның сүзләренчә, гаепләнүченең шәхси язышулары һәм фотосурәтләренең янгынга бернинди катнашы да юк.

«Монда 7 ир-ат белән элемтәгә керүе яңгырады. Нинди бәйләнеш? Элемтәләр төрле була: эшлекле, партнерлык һәм башкалар. Мин үзем шушы авылда яшим. Үзбәкләр – Гарданова да эшли торган җирле предприятие хезмәткәрләре. Болар – печән китерүче эшчеләр. Әлбәттә, аның алар белән язышулары бар, алар арасында – эшлекле мөнәсәбәтләр. Без Гарданованың пычрак эчке киемнәрендә казындык, ләкин боларның берсенең дә янгынга катнашы юк», – ди адвокат.

Гаепләү имеш-мимешләргә һәм уйдырмаларга нигезләнгән, дип белдерде адвокат.

Адвокат эштә булган дәлилләр буенча чәчләрен буяган һәм интернетта фотосурәтләр урнаштырган барлык хатын-кызларны образлы рәвештә «учакка ташларга» мөмкин, дип басым ясый.

«Прокуратура хезмәткәрләре присяжныйлар каршында бозык, пычрак һәм балаларының үлеменә борчылмаучы хатын-кыз образы тудырды. Күпләр, ул еламый һәм борчылмый, диләр. Әйдәгез, дөнья диннәренең берсеннән үрнәк алыйк. Аның буенча, мәсәлән, матәм нибары 3 көн булырга тиеш, ул гомер буе кайгырып йөрергә тиешме?» – ди яклаучы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чыгыш вакытында судья адвокатны берничә тапкыр бүлдергән, чөнки ул, аның сүзләренчә, фактларны алыштырырга тырышкан.

Ничек кенә булмасын, дәүләт гаепләүчесе судтан Илмира Гардановага җәза срогын сораячак.

«Татар-информ»нан Дмитрий Шатров тәрҗемәсе.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Не скрывала содеянного. Aif.ru выяснил новые подробности дела педофилки

Столичные пищевики выпустили ряд новинок для новогоднего стола

Этнические секс-работницы рассказали о своей жизни и работе борделей в Москве

Аэропорт Сочи приостановил работу

Музыкальные новости

«Единая Россия» поздравила серебряных волонтеров с Новым Годом

«Единая Россия» исполнила детские мечты на «Елке желаний»

Предприятия филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис» подвели предварительные итоги работы в 2024 году.

Путинцева откровенно высказалась о России

Новости России

Не скрывала содеянного. Aif.ru выяснил новые подробности дела педофилки

В предновогодние выходные в кинопарке «Москино» снова покажут «Соборную площадь»

Норвежское судно отказалось спасать тонущих российских моряков с Ursa Major

АСИ делает ставку на будущее: ИИ, беспилотники и медтехнологии в приоритете

Экология в России и мире

Почему кровоточат десны и что с этим делать?

Пузырьки раздора: эксперты рассказали, какую опасность таит в себе детское шампанское

Актриса Фатеева рассказала о повлиявших на ее жизнь врачебных ошибках

Как провести новогодние каникулы с ребёнком в Москве?

Спорт в России и мире

Джессика Пегула снялась с турнира WTA-500 в Брисбене из-за травмы

Елена Рыбакина за час с лишним разобралась с соперницей

Симона Халеп снялась с Australian Open — 2025 из-за проблем со здоровьем

Тарпищев: в 2025 году Мирра Андреева может войти в первую десятку WTA

Moscow.media

Bluetooth-сканер штрих-кодов SAOTRON P04 на базе CMOS-матрицы

Погожий денёк...

Управление рисками в логистике: как минимизировать потери и обеспечить бесперебойную доставку

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Свыше 110 уроков пенсионной грамотности провели сотрудники Отделения СФР по Москве и Московской области











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Остап Стужев с детективом «Золотые пилигримы» был удостоен награды на премии Dress Code Award 2024 за вклад в развитие культуры и искусства в стране

АСИ делает ставку на будущее: ИИ, беспилотники и медтехнологии в приоритете

«Создан для любви»: кто оплатит отпуск Прохора Шаляпина на Мальдивах

В предновогодние выходные в кинопарке «Москино» снова покажут «Соборную площадь»