Добавить новость
Новости по-русски


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Энгель Фәттахов төрмә хастаханәсеннән судта катнаша: «Йөрәгем авырта, зинһар, җибәрегез»

Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттахов хөкем ителгәннәр хастаханәсендә ята. Бүген, шуңа күрә, чик кую чарасын озайту буенча чираттагы суд процессы видеоконференцэлемтә аша уза. Ул Чаллы шәһәр судында бара. Бу хакта Chelny-biz.ru журналисты суд залыннан хәбәр итә.

Бүген судта Энгель Фәттахов, видеоконференцэлемтә аша, йөрәк авыртуына зарланды. Ул судтан үзен Тикшерү изоляторыннан чыгаруларын сорады.

Минем йөрәгем авырта. Зинһар, җибәрегез, мин адвокатларыма һәм аларның йорт аресты билгеләү буенча позицияләренә тулысынча ышанам, – диде Фәттахов, басып торган килеш. – Зинһар, җибәрегез мине. Миннән сорадылар, мин инде баш тартмадым, мин монда килдем. Соңгы көннәрдә йөрәгем бик авырта минем.

Судья билгеләп үткәнчә, суд процессында ул шәхсән катнашырга тиеш. Нәтиҗәдә, Фәттаховка, уңайлырак булсын өчен, утырырга рөхсәт иткәннәр. Бүгенге суд аны 21 ноябрьгә кадәр Тикшерү изоляторында калдырды.

Фәттаховны яклаучылар белдергәнчә, ул җәй көне үк, Минзәлә тикшерү изоляторында булган ук, сәламәтлеге начарлануга зарланды. Татарстанның элеккеге мәгариф министры берничә тапкыр табибларга мөрәҗәгать итте. Бу турыда Фәттахов үзе дә әйткән иде.

Мондагы шартлар, әлбәттә, сәламәтлегемне какшата, миңа инде 63 яшь. Бу – минем өчен шок булды, нервылар түзмәде, дип әйтергә була... Депрессия. Хәзер йөрәк авырта башлады, – диде Фәттахов. – Әйе, чыннан да, мин инде берничә тапкыр санчастька да, «ашыгыч ярдәм»гә дә мөрәҗәгать иттем. Үзегез аңлыйсыз... Тикшерү вакытында мине һичшиксез төрмәдә тотарга кирәклегенә дәлилләр белән расланган бер генә дәлил дә юк.

Шуннан соң Фәттахов аны өй арестына җибәрүләрен үтенде.

Актаныш районының элеккеге башлыгы һәм элек министр булган Фәттахов Чистай тикшерү изоляторында. Көч структуралары версиясе буенча, аңа карата ачылган җинаять эше «Спецстрой» компаниясеннән 21,8 млн сум ришвәт алуга кагыла. Ришвәтне Энгель Фәттахов Актаныш авылындагы үз йортын реконструкцияләү рәвешендә алган, дип санала. Түрә алмашка берничә объектка, шул исәптән муниципаль объектларга төзелеш подрядлары алырга ярдәм иткән. Соңрак җинаять эшенә икенче эпизод кушылды – төзелеш компаниясе директорыннан тагын бер ришвәт. Сүз бу очракта 2,4 млн сум турында бара.

  • Энгель Фәттаховның кызы Таңсылу: «Судта әткәйне күргәч, кыен булып китте...»

  • Энгель Фәттахов турында: «Кыштан соң яз килми калганы юк, Ходай ничек язса, шулай булыр»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus