Эльмира Галимова үзенең иҗат юлын 9 яшеннән үк башлап җибәргән, бүгенге көндә аның тарафыннан 200дән артык җыр һәм романс, төрле жанрдагы 100дән артык музыкаль әсәр иҗат ителгән. Композитор – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Композиторлар һәм Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Әсәрләре Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә яңгырый.
«Йөрәккә якын әсәрләр» концертында тәкъдим ителгән музыкаль әсәрләр татар халкының мирасында зур урын алып торган мәдәни объектлар һәм тарихи вакыйгаларга багышланган иде.
Иң беренче булып, 3 өлешкә бүленгән, фортепиано һәм оркестр өчен «Концерт» яңгырады. Эльмира Галимова әлеге әсәрне халыкара дәрәжәдә танылган пианист Софья Гулякка багышлаган, аны Мәскәүдән талантлы пианист, Халыкара конкурслар җиңүчесе Даниил Умнов башкарды.
Шулай ук быел узган татар музыкасы «Мирас» фестивалендә Халыкара конкурслар лауреаты, «Романсиада» конкурсының Гран-при иясе Иркен Мостафин башкаруында тамашачы күңелен инде яулап өлгергән «Кол Шәриф» операсыннан өзекләр яңгырады. Баянчы Айдар Сәлахов «Идел-йорт» баян өчен концертиносын башкарды. Ул –Идел елгасы буенда урнашкан татар халкының тарихи объектларына багышлап язылган әсәр.
Тагын бер әсәр Татарстанның иң бөек ноктасы – Чатыр-тауга багышланган. Ул – автор Азнакай районында экспедиция вакытында, Татарстанның иң бөек ноктасына менгәч туган. «Шушы сихри музыканы тыңлаганда башка кешеләр дә үзләрен әлеге биеклектә басып торган кебек тойсын өчен тырыштым», – ди композитор. Концертта әсәрне кыл-кубызда Башкорстан республикасының атказанган артисты Зәлия Ганиатуллина башкарды.
Композитор Эльмира Галимова татар халкының тарихи вакыйгалары һәм эпосларына нигезләнгән, «Йөрәккә якын әсәрләр» дип исемләнгән концертын тәкъдим итү конференциясендә «Чатыр-тау» әсәреннән өзекне Зәлия Ганиатуллина башкара.
Тагын бер кызыклы әсәр – Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гимны. «Татар рухы Сабантуй» җыры Бөтендөнья татар конгрессы заказы буенча иҗат ителгән. Җырның премьерасы Федераль Сабан туенда яңгыраган булган, концертта гимнның оркестр вариантын Татарстан республикасының атказанган артисты Айрат Ганиев башкарды.
Фото: © «Татар-информ» Абдул Фәрхан
Композитор Эльмира Галимова әлеге концертка әзерлек берничә ел баруын искәреп үтте һәм барлык килгән тамашачыларга рәхмәт белдерде:
Концертымның исеме җисеменә туры килеп тора – минем йөрәгемә якын, кадерле булган музыканы сезгә бүләк итәм. Мин үз илемнең патриоты, татар халкы белән горурланам. Мине чит илгә дә чакырганнары булды, ләкин мин Татарстанны сайладым. Республикамнан башка яши алмавымны аңладым. Мине яратканыгыз, алкышларыгызны, мәхәббәтегезне бүләк иткәнегез өчен олы рәхмәт!
Фото: © «Татар-информ» Абдул Фәрхан
Килгән кунаклар арасында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та бар иде, ул композиторга үзенең җылы теләкләрен җиткерде:
Эльмира белән без горурланабыз. Ул татар музыкасын дөнья күләмендә таныту өчен зур эш алып бара. Бүгенге матур концерт безнең академиядә эшләүчеләр катнашуында үтте, аларга зур рәхмәт. Эльмирага киләчәктә бары тик уңышлар, матур иҗат телим.
Фото: © «Татар-информ» Абдул Фәрхан
Тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова:
Бу кичәне мин дулкынланып көттем. Безнең татар яшь композиторларның иҗатларын һәрвакыт күзәтеп барам, киләчәк турында уйланам. Һәр концертка барам, үземнең музыкаль белемем булмаса да, консерваториянең татар мәдәниятенә керткән өлешен күзәтәм. Бу концерт программасында иң көтеп алган әсәр – «Кол Шәриф». Тиздән без Сөмбел Кыямованы Болгарда зур сәхнәдә күрербез дип өметләнәм. Безнең бөек каһарманыбыз Кол Шәриф турында әсәр, зур горурлык белән, тарихи урыннарда яңгырар дип. Аның текстын, бик зур осталык белән, бөек галимебез, доктор Фәрит Яхин язган. Эльмира татар музыкасының традициясенә, безнең үзенчәлекле мелоска таянып, бу партияләрне тудырган. Мин әсәрне икенче тапкыр тыңлыйм, күңелдә бары тик горурлык хисе генә уяна, яза алабыз без татар операсын! Аның үзенең тамашачысы бар, ничек кабул иттеләр бүген бу музыкаль партияләрнең өзекләрен, сокланырлык! – диде ул.
Тагын бер яраткан әсәрем кыл-кубыз өчен язылган «Чатыр-тау». Бу әсәрне минем Марсель Галиевның «Чатыр-тау» турында поэмасы белән синтезда күрәсем килә. «Чатыр-тау» – безнең өчен Эверест. Үзебезнең милли географиядә биеклекнең бер ноктасы. Ул халык музыкасыннан алган мелодияләр белән үрелеп бара. Болар – татар халкы өчен якын әсәрләр. Мин бик шат халкыбызда Эльмира кебек композитор булганына. Бик шат, безнең шундый көчле җырчылар булганына. Безнең консерваториягә рәхмәт, алар нинди шәхесләр тәрбиялиләр, күрә белергә кирәк. Яшьләргә оркестрларны, сәхнәләрне бирсәк, безнең музыканың, мәдәниятебезнең киләчәге булачак.
Фото: © «Татар-информ» Абдул Фәрхан
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль-хәрәкәтенең генераль продюсеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов:
Мин Эльмира белән бер гасырда яшәвемә шат. Болай сирәк туры килә – матур хатын-кыз һәм бик сирәк очрый торган талант. Барысы да бик көчле! Тыңлаган вакытта Шостакович, Брамс, Малерларны күз алдына китереп утырдым. Бу – безнең Казан консерваториясенең структурасында формалашкан бриллиант. Бу – безнең республиканың киләчәге бар дигән сүз, татар музыкасының киләчәге бар, дигән дәлил. Эльмираның әти-әнисенә, укытучыларына һәм бүгенге концертта булган һәркемгә зур рәхмәт. Минем өчен бу чара – бик зур ачыш.
Фото: © «Татар-информ» Абдул Фәрхан
Татарстанның халык артисткасы Резедә Галимова:
Бүгенге концертта хатын-кызның фәлсәфи дөньясын ишеттек, гадәти булмаган һәм бик кызыклы дөнья. Композитор Һәр нота саен үз фикерен белдерә. Бу – гадәти музыка түгел, композиторның асылын аңлар өчен, аны ешрак тыңларга кирәк. Һәр композитор – безнең өчен ябык дөнья. Алар үзләренең ничек яшәвен үзләре генә аңлый. Бүген Эльмираның зур әсәрләрендә милли көйләрне ишетү күңелгә ятты. Кыл-кубызның яңгыравы бик ошады, миңа бер мизгелдә хатын-кыз тавышы яңгыраган кебек тоелды, бик матур. Музыка һәрвакытта да аңлаешлы булырга тиеш түгел. Һәр кеше бу музыкада үзенекен күргәндер, шулай кешенең дөньяга карашы киңәя дә. Кемдер кара күкне, йолдызларны күрә, кемдер бөтенләй башкача карый. Эльмира – кыю рухлы композитор, ул хаклы рәвештә эшләгән эшләре, музыкасы белән горурлана ала.
Фото: © «Татар-информ» Абдул Фәрхан