Кеше гомере – бер мизгел генә шул. Бүген бар син, ә иртәгә – инде юк… Лиза апа да әле алдагы көндә генә йөгереп йөргән, район газетасына кайнар язмалар, ә якыннарына тәмле кичке аш әзерләгән, тормыш иптәше белән елмаеп сөйләшкән. Ә төнлә тыныч кына, үлем газаплары кичермичә, йоклаган җиреннән бакыйлыкка күчкән.
Бөтен кешегә үзенең җылысын өләшүче, ачык күңелле, оптимист һәм гомере буе һөнәренә тугры калган шәхес буларак тасвирлый хезмәттәшләре Лиза ханымны. Лиза Нур дип тә йөрткәннәр икән аны. Бу тормышта бик күп сынаулар, кайгы-хәсрәтләр күрергә туры килсә дә, әнә шул нурын, кешеләрне һәм тормышны яратуын беркайчан да җуймаган ул.
Фото: © aznakaevo-rt.ru
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев үзенең кайгы уртаклашу телеграммасында, танылган хезмәттәшебез, остазыбыз Лиза Рөстәм кызы Нурлыеваның арабыздан мәңгелеккә китеп баруы – Татарстан матбугаты өчен генә түгел, татар милләте өчен дә әйтеп бетергесез зур югалту, дип белдерде.
Лиза Нурлыева искиткеч оста каләмле журналист, бик күп яшь журналистларга канат куйган талантлы остаз иде. Мөслим районында эшләгән дәверендә дә, Азнакай редакциясендә дә ул һәрвакыт яшьләрне журналист осталыгына өйрәтүгә, журналистикага гашыйк итүгә көч куйды, шәкертләре арасыннан республикада танылган журналистлар үсеп чыкты.
Лиза Нурлыева актив позициясе белән аерылып тора иде. Ул бик күп башлангычларның инициаторы булды. Азнакайда матбугат музеен оештырды һәм туплады, «Маяк» газетасы тарихына багышланган китап язды. Ул гомеренең соңгы минутына кадәр яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калды.
Фото: © aznakaevo-rt.ru
Азнакайда Лиза Нурлыеваны һәркем таный иде, чөнки ул кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклап яшәде. Фидакярь, кешелекле, белемле журналист булып танылды һәм халыкның күңелендә якты истәлек булып калачак.
Хөрмәтле Лиза Рөстәм кызын соңгы юлга озатабыз. Бәхил бул, кадерле хезмәттәшебез! Нурлыевлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз, – диелә әлеге телеграммада.
Азнакайның «Маяк» газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов:
Лиза Рөстәмовна бик тә актив кеше иде. Бу тормышта күп авырлыклар күрүенә карамастан, һәр кешегә ярдәм итәргә тырышты. Анда кешеләргә карата битарафлык булмады. Үзенә кергән бер генә кешене дә кире бормады. Газетабыз коллективындагы яшьләр дә, шәхсән үзем дә гел аның белән киңәшләшә идек. Ул – минем үземә дә юл күрсәткән кеше. Без аңа коллективыбыз белән бик тә рәхмәтлебез.
Фото: © aznakaevo-rt.ru
Лиза Рөстәмовнаның татар матбугаты үсешенә керткән өлеше дә санап бетергесез. Ул, иң беренче чиратта, редакциябезнең тарихын туплады һәм 90 еллыгыбызга багышлап «Үткәннәрне барлап, киләчәккә ныклы атлап» дигән китап чыгарды. Лиза Рөстәмовна инициативасы белән редакциябездә тарихи истәлекләр тупланган музей да ачылды. Ул әлеге музейга укучыларыбызны чакыра, аларга экскурсияләр уздыра иде. Экспонатларны, тарихи фото, язмаларны туплау белән тулысынча ул шөгыльләнде.
Лиза Нурлыева – яшьләргә юл күрсәтүче. Ул безнең редакция каршында эшләүче журналистика мәктәбен алып барды. Элегрәк яшьләр өчен чыгарылучы «Спектр» газетасының мөхәррире дә булып торды. Мөслимдә эшләгәндә дә Лиза Рөстәмовна журналистика мәктәбен алып барган. Ул яшьләрне һәрвакыт: «Син булдырасың бит, яз», – дип үсендереп торды. Аның күп кенә укучылары журналистика юлын сайлап, бүгенге көндә дәрәҗәле урыннарда эшлиләр.
Лаеклы ялга чыккач та тик утырмады. Аз гына ял итүгә, Лиза Рөстәмовнаны ТОС җитәкчесе итеп куйдылар. Ул яңадан илһамланып иҗат итә, инде иҗтимагый эшчәнлекләре хакында язмалар җибәрә башлады. «Лиза Рөстәмовна, барыбер язасыз бит, безне ташлап бетермәгез әле», – дип, яңадан чакырдым үзен. Дәртләнеп, яңадан эшкә кереште.
Фото: © aznakaevo-rt.ru
Лиза Рөстәмовнаны бик сагынырбыз инде. Тормышында күп хәсрәтләр күргән кеше булса да, бик оптимист кеше иде. Шуңа күрә үзе дә бөтен авырлыкларны җиңеп чыга алды.
Аны бүген туган авылы Иске Чакмакта соңгы юлга озаттык. Хушлашу мәрасиме Азнакайда үтте. Саубуллашырга җитәкчелек тә, халык та бик күп килгән иде. Җәсәден үзе туып-үскән ишегалдына да алып кереп чыктык…
Ирек абый белән бик матур гомер кичерделәр. 1 егет тәрбияләп үстереп, аны туйларын уздырып, сөенешеп яшәгән көннәре иде. Якыннары бик борчуда бүгенге көндә. Аяк өстендә йөреп торган кеше йоклаган җиреннән китеп барсын әле…
Газета чыгарырга күпләп мәкаләләр эшләде. Әле газетабызның соңгы җомга санында да Лиза Рөстәмовнаның әллә ничә язмасы дөнья күрде. Балалар сәламәтлеге буенча хастаханә табиблары белән «түгәрәк өстәл» дә оештырган иде.
Лиза Рөстәмовнаның урыны оҗмахта булсын, бик юксынырбыз үзен, – диде Фәрхәт Шәйхулов.
Фото: © aznakaevo-rt.ru
Язучы Халидә Галимова:
– Без Лиза белән икебез дә – Мөслим районының Иске Чакмак авылыннан. Бер авылда туып үстек, бер мәктәптә укыдык. Балачагыбыз бергә үтте. Аннан соң тормыш юллары безне яңадан Азнакайда очраштырды, һәм без «Маяк» редакциясендә бик матур, рәхәт иҗат иттек. Лиза минем иң беренче китабымны чыгарышырга да ярдәм итте.
Лиза шулхәтле якты кеше иде. Аны Лиза Нур дип тә йөртә идек. Ярдәмчел, үзендә бернинди дә мактану, башкалардан өстен кую юк. Туганнарча яшәп яттык соңгы елларда.
Лизаның китәре алдыннан кич шалтыраттым. «Халидә, икенче китабыңны да үзем җыям, китерерсең. Әсәрләреңне барлый башладым», – диде. Авылыбызда мәчет төзелеп килә. Икәүләп кайтып, шул мәчет янәшәсенә агачлар утыртырбыз дип, зур планнар төзедек. Аннан соң икәү, бәлки, китап итеп чыгара алырбыз дип, авылыбызның тарихын җыя башлаган идек. Менә шундый ниятләр белән, шау-гөр килеп яшәп яткан җиреннән, Лизабыз китеп барды. Әйтеп аңлата торган түгел, иң кадерле туганымны югалткан кебек кайгы килде. Хәзер аны соңгы юлга озатып кайтып барабыз, әти-әниләре яткан зиратка илтеп куйдык… – ди Халидә апа.
Фото: © Халидә Галимованың шәхси архивыннан. Уңда – Халидә Галимова, сулда – Лиза Нурлыева.
Халидә апа сүзләренчә, Лиза Нурлыеваның сәламәтлегенә бер генә дә зарланганы булмаган.
Бөтен кеше шаккаты инде бу хәлгә… Шалтырату белән өйләренә килеп җиттем, әле алып китәргә дә өлгермәгәннәр иде. Тормыш иптәшеннән: «Ирек, берәр зары булмадымы?» – дим. «Юк, бернәрсә булмады, әле кичтән сөйләшеп яттык», – ди. Иртән ире: «Будильнигың шалтырый бит, нигә тормыйсың?» – дип килгәндә, мәңгелеккә күчкән булган инде…
Йөрәге бик беткән булган шул.... Лиза – бик зур кайгы-хәсрәтләр кичергән кеше. Мөслимдә эшләгән вакытта баласын, 2 сеңлесен югалтты. Фатираларында газ чыгып торып, шул газ шартлап, 2 сеңлесе һәм кызы фаҗигале һәлак булды аның. Аннан соң, авырып, әтисе, аннары әнисе китеп барды. Әле күптән түгел генә туган апасының ирен җирләгәннәр иде. Шулар барысы да җыелып килгәндер…
Эшкә дә бер карусыз, нәрсәгә тотынса да җиренә җиткереп эшли торган кеше иде. Аның язган язмалары, чыгарган тарихи китаплары – барысы да бик зур хезмәт.
Кем белән генә сөйләшсә дә, ул кешенең күңеленә ятарлык җылы сүз таба ала иде. Аның елмаюы гына да бер төрле кояш чыккан кебек иде. Үз эшенең остасы гына түгел, хатын-кыз буларак та иң гүзәл сыйфатларны үзендә туплаган кеше иде ул. Аның ул зыялы итеп киенүе, сабырлыгы. Әле йортларына карап торам… Бакчасы тулы чәчкәләр. Бар яклап килгән кеше иде.
Фото: © Халидә Галимова архивыннан. Авыл Сабан туенда
Ире белән матур гомер кичерделәр. Күптән түгел генә улларын өйләндергәннәр иде. Лиза бик тә оныклар көтеп йөрде. Тормыш иптәше авырып китеп, аны карап, аякка бастырды. Барлык туганнары да әйтә: «Ни генә булса да, Лиза торып йөгерә, иң беренче ул ярдәмгә ашыга иде», – диләр. Бөтен кешегә үзенең җылыгын биреп, янган факел кебек яшәде ул.
Лизаның үлемен әле аңлап та бетермим, дөрес тә түгел сыман. Лиза кебек кешеләр бик озак яшәргә тиешләр кебек иде миңа. Дин буенча да, пәнҗешәмбе китеп, җомга куелган кешегә сораулар булмас, урыннары оҗмахта булыр, диелә. Чынлап та урыннары җәннәттә булыр, дип кенә күңелемне тынычландырам, – диде Халидә апа.
«Маяк» газетасында озак еллар баш хисапчы булып эшләгән Нәсимә Хөснетдинова – Лиза Нурлыеваның якын дусты:
Без Лиза белән җан дуслар булдык. Бер-беребезнең серләрен белә идек. Бу хәбәрне ишеткәннән бирле мин кеше түгел…
Аның оста журналист булуы хакында күп сөйләгәннәрдер инде. Лиза үзенең эчке дөньясы белән дә искиткеч кеше иде. Хәлгә керә торган, ярдәмчел. Әле 2 көн элек кенә шалтыратыштык. Гаилә хәлләрен дә, башка темаларны да сөйләштек.
Бер тапкыр сәламәтлегенә зарланганы булмас… Йөрәк белән бик күптән бер хастаханәдә ятып чыкканын гына хәтерлим. Без инде «әй, кан басымы күтәрелде, ай, баш авырта әле, фәлән» ди башлыйбыз. Аның беркайчан да кан басымы күтәрелмәде, гомумән, «авырыйм» дип әйтә торган кеше түгел иде ул.
Фото: © Нәсимә Хөснетдинова архивыннан
Бер-беребезгә йөрешәбез бит инде. Кайчан килеп кермә, Лизаның өстәле тулы ризык булыр. Хәтта ире Себергә китеп эшләп йөргән вакытларда да (ир өйдә юкта ашарга пешермисең бит инде ул) өендә гел пешкән ризык булыр иде. Үтеп барышлый гына кагылсаң да, өстәленә җимешләрен, чәй әйберләрен, ашын, боткасын чыгарып куя. Өендә искитәрлек тәртип, ихаталары чиста, гөлләргә күмелеп утыра.
Бик тә малаен өйләндерәсе килде инде. Без – аның яшьтәшләренең инде күптән оныкларыбыз бар. Лизаның да оныклар сөясе килгәндер, дим. Улым өйләнсә, оныкларым булыр, дип көткәндер.
Улы гел безнең янда үсте. Газета тапшырган көннәрдә өйгә соң гына кайта торган идек. Бакчадан тиз генә алып килә дә, улы эшне бетергәнче янәшәбездә утырып тора. Мәктәптән кайтышлый да керә иде.
Лиза үзе дә гел шул бала дип яшәде инде. Аның өчен җанын бирергә әзер иде. Улын бик тә бәхетле итәсе килде. Улы белән бик якын иделәр, аңа да, тормыш иптәшенә дә Ходай сабырлыклар бирсен.
Һич уйламаганда китеп барды Лизабыз. Әле тагын бер уртак дустыбыз сөйләп торды. Үләсе көнне кич белән 30-40 минут көлә-көлә сөйләштек. Тавышында бернинди тоемлау, шомлану юк иде, ди…
Бар нәрсәне булдырып, йөгереп йөри иде. Кеше безнең яшьтә, мәсәлән, салмаграк була, авыррак сулап йөри. Ә Лиза йөгереп йөргән җиреннән китеп барды.
Гел шаярышып, көлешеп, юктан ямь табып яши идек. Эшләгән вакытларда төш вакытында урманга чыгып кайткан вакытларыбызга хәтле була иде. Шулай матур, рәхәт итеп узды безнең дуслык еллары, – ди ул.
Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев:
Лизаны җирләп кайттык бүген… Мин Мөслим район газетасы редакциясендә 1981 елга кадәр эшләдем дә Мәскәүгә киттем. Лиза исә редакциядә, ныгытып, мин киткәч кенә эшли башлады. Без аның белән яхшы таныш идек. Эшкә килгәнче мәкаләләр, хәбәрләр язып торды.
Лиза бик тырыш, бик итәгатьле, бик ярдәмчел ханым иде. Бүген хушлашу мәрасимендә дә әйттем: Лиза эш эшләр өчен яратылган кеше иде.
Йөрәге бик беткән булган, бетмәслек тә түгел, хәсрәтләре бик күп булды. Шулай булса да, эшенә дә зыян китермәде, кешегә дә караңгы йөз күрсәтмәде. Бөтен кешегә дә ярдәмгә ташлана торган шәхес иде ул.
Фото: © aznakaevo-rt.ru
Бүген Лиза чәчәкләргә күмелгән иде. Менә шул чәчәкләр арасыннан ул елмаеп торган сыман булды. Шулчаклы ачык, самими иде аның елмаюы, сүзләре йомшак. Аның белән сөйләшү сиңа үзе бер күңел ялы бирә иде. Биографиясен инде беләсездер. Себердә дә эшләп кайтты, Азнакайда да үз абруен яулады. Анда да аны бик яраттылар.
Лизага 61 яшь тулып кына киткән иде. Аның иҗат офыгы чиксез иде әле. Менә шундый кызыбызны җирләп куйдык, кызганыч, – диде Фоат абый.
Фото: © aznakaevo-rt.ru
Әлфинур Ногманова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мөслимнең «Авыл утлары» газетасы журналисты:
Мин «Авыл утлары» газетасына эшкә килгәндә, Лиза, 2 елдан артык эшләп, шактый тәҗрибә тупларга өлгергән иде инде. Ул газетаның партия бүлегендә – остазы Салих абый Бакиев кул астында эшләде, нигездә яшьләр тормышын яктыртты. Үз сүзен өздереп әйтә белде, кыю фикерле, булды. Аның үткен каләме аша бик күп тәнкыйть материаллары үтте. Аның тәвәккәллегенә дә соклана идем: гомергә тотынып карамаган эшкә дә курыкмыйча алынды. Ялгышлар, хаталар белән булса да, аны ерып чыга иде. Лиза Рөстәмовна белән 10 елдан артык бергә эшләдек. Соңыннан да хәбәрләшеп, очрашып тордык. Азнакай газетасында эшләгән елларында кайткан саен редакциягә керми калмый иде. Бервакытта да йөзеннән елмаю китмәде, борчуларын тышка чыгармады.
Кыска гына гомерендә зур эшләр башкарып калырга өлгерде коллегабыз. Ә планлаштырган, күңелендә йөрткәннәре тагын да күбрәк булгандыр. «Мәдрәсәгә йөреп, дин гыйлеме аласым килә. Иске Чакмак тарихын язып, китап чыгарасы иде», – дигән иде бер сөйләшүебездә. Аны да төгәлли алмыйча китеп барды. Менә шулай күп эшләр кала шул, бик кызганыч, – диде Әлфинур ханым.
Лиза ханымның тормыш иптәше, улы һәм барлык туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Якын кешегезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын! Барыгызга да сабырлык телибез!
Лиза Нурлыеваның тормыш һәм хезмәт юлы турында биредә язган идек:
Фото: © aznakaevo-rt.ru
Фото: © aznakaevo-rt.ru