– Быел гөмбә бик күп: эсселек булды, аннары яхшы яңгырлар яуды, гөмбә урманнарда гына түгел, шәһәрдә, паркларда да үсте. Социаль челтәрләрдә минем барлык дусларымның статуслары гөмбәләр белән тулды. Мин алар өчен бик борчылам, – дип сөйләде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында туры эфир вакытында республиканың баш токсикологы, Казанның 7нче Дәүләт клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина. – Мин һәм минем гаиләм 2008 елдан бирле бернинди гөмбә ашамыйбыз. Татарстанда меңнән артык төрле гөмбә үсә. Һөнәрем сәбәпле, мин КФУ белгечләре-микологлары белән даими аралашам. Алар гөмбәләрнең ниндидер яңа, өйрәнелмәгән төрләре барлыкка килү турында сөйли, шуңа куркыта.
Татарстанда «гөмбә» сезонын табиблар быел 1 августта ачты. Шушы көннән башлап аларга агулану симптомнары белән ярдәм сорап 20дән артык кеше мөрәҗәгать иткән, ә узган ел эчендә андыйлар нибары 10 булган. Гөмбә белән агуланган 9 кеше хастаханәгә эләккән. Насыйбуллина сүзләренчә, стационарга керүчеләрнең 90 проценты үзләренең нинди гөмбәләр белән агулануын төгәл әйтә алмаган.
Иң агулы гөмбәләр – аксыл агулы гөмбә (поганка) һәм галерина. Поганканы күпләр таный ала, ә менә галерина баллы гөмбәгә (опенок) бик охшаган, аларны аеру авыр.
– Әгәр агуланган пациент баллы гөмбә ашаганлыгын әйтә икән, без аны кичекмәстән хастаханәгә салабыз, – ди Алия Насыйбуллина. – Быел безнең бүлеккә беренче булып әни белән кызы керде. Алар бергәләп гөмбә җыйганнар, әни кызының куллары белән аксыл агулы гөмбәне йомшартканын, ә аннары башка гөмбәләрне җыйганын сөйләде. Һәм нәтиҗәдә кулда калган токсин, ашарга яраклы гөмбәләрне эшкәрткәндә, организмга эләккән. Икесе дә агулы гөмбә белән агуланып клиникага эләкте. Ягъни бик аз доза да җитә. Әгәр сез агулы гөмбәгә тигәнсез икән, аннары битегезгә, авызыгызга, башка продуктларга кагылмагыз, чөнки поганканың токсины бик көчле!
Агулану симптомнары гадәттә гөмбәләрне ашаганнан соң 4-6 сәгать узгач күренә, аннан алдарак та булырга мөмкин. Туктаусыз косу һәм көчле эч китү күзәтелә, температура күтәрелми.
– Бездә хәтта гөмбә белән агуланучы пациентның портреты да бар: ул пакет тотып килә, чөнки гел коса һәм бернинди препаратлар да ярдәм итми, пациент бик тиз күп сыеклык югалта. Гөмбә белән агулануның икенче тәүлеге – ялган тынлык чоры: барлык симптомнар да бетә, кеше үзен яхшы хис итә һәм тынычлана. Ләкин бу – иң мәкерле чор, чөнки бу вакытта бавыр күзәнәкләренең кискен некрозы була. Нәтиҗәдә, өченче тәүлеккә кеше үзен беренче сәгатьләргә караганда да начаррак хис итә. Һәм дезинтоксикацион дәвалау монда инде файдасыз, чөнки организмдагы агу шактый нык зыян китергән, һәм агулану үлемгә китерергә мөмкин. Безнең бүлектә соңгы үлем очрагы 2017 елда булды, ул вакытта 60 яшьлек хатын-кыз өченче тәүлеккә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, аны коткарып кала алмадылар, – дип искә ала токсикология бүлеге мөдире.
Насыйбуллина әйтүенчә, поганка һәм галерина агуы вакыт белән дә, температура белән дә бетми. Токсин туңдыргычта катырганда да, пешергәндә дә, киптергәндә дә үлми. Ягъни, әгәр дә агулы гөмбәне вакыт узгач эретеп пешерсәң, анда агу шундый ук көчле булачак.
Гөмбә белән агулану нәтиҗәсендә бавыр һәм бөерләр нык зыян күргән булса, дәвалау 1 атнадан берничә айга кадәр сузылырга мөмкин.
– Токсикологиянең алтын кагыйдәсе: без 48 сәгать эчендә ярдәм күрсәтә алабыз, бу вакыт токсин организмда бары тик әйләнә генә, шуңа күрә кешенең гомерен саклап калу мөмкинлеге зур, бу – гомумән барлык агуларга да кагыла, – дип аңлатты табиб. – Ә алга таба соматик стадия башлана, ул вакытта эчке органнарга зыян килә. Шуңа күрә без шундук интенсив терапия башлыйбыз, анализларның бөтен спектрын алабыз, бавырга УЗИ ясыйбыз. Шунысы кызык, әгәр башка агуланулар вакытында бавыр зурая һәм шактый озак вакыт зур кала икән, гөмбә белән агуланганда бераз гына зурая, ә аннары бик тиз йодрык зурлыгына кадәр кечерәя.
Фото: © социаль челтәрдән
Көчле яңгырлардан соң, бөтен җирдә куык гөмбәләре (дождевик) үсеп чыкты. Социаль челтәрләрдә татарстанлыларның берничә килограмм авырлыктагы мутант гөмбәләр белән фотолары пәйда була. Ләкин ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы, аларны ашарга ярамый, дип кисәтә, чөнки алар һава һәм туфрактан төрле пычракларны, шул исәптән автомобиль һәм сәнәгать предприятиеләре чыгарган авыр металл тозларын һәм оксидларны үз эченә җыя.
– Дуңгыз гөмбәләре дә пычрак, зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерә, күпләр аларны шартлы рәвештә ашарга яраклы дип саный, әмма алар 1986 елдан Россия территориясендә агулы дип санала. Шуңа күрә, зинһар, аларны ашамагыз! Шулай ук ал гөмбәне ашау да куркыныч булырга мөмкин. 2016 елда безгә, ал гөмбәләр белән агуланып, 2 кеше килде. Шөкер, хәзер ачлык заманы түгел һәм быел яхшы – ак, усак, каен гөмбәләре күп, аларны җыегыз, – ди токсиколог гөмбә яратучыларга.
Табиб шулай ук 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатмаска, йөкле хатыннарга, ашказаны-эчәк трактының хроник авырулары булган кешеләргә аларны кулланудан тыелырга киңәш итә.
– Ашказаны-эчәклек системасында хроник авырулары булган кешеләрдә хәтта яхшы гөмбәләрне ашаганнан соң да косу һәм диарея барлыкка килергә мөмкин. Шуны аңларга кирәк: гөмбәләр безнең организмда эшкәртелми диярлек. Алардан бернинди файда юк, без алардан бернинди микроэлементлар һәм витаминнар алмыйбыз. Ашкайнату тракты һәм эчәклекнең барлык лайлалы өлеше өчен гөмбәләрне эшкәртү – ул стресс, – ди токсиколог.
«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә