Җәй азагында, эсселек кимегәч, туфракка дым сеңә, иртәләрен еш кына томан хасил була, бу – гөмбәчеләр өчен иң яхшы вакыт, ди «ВКонтакте»дагы «Казан һәм Татарстан гөмбәләре һәм гөмбәчеләре» төркеме администраторы Диләрә Шакирҗанова.
Дөрес, соңгы вакытта һава торышының көйсезләнүе аркасында гөмбәләрнең сезонлылыгы үзгәрә, кайберләре тиешле вакыттан иртәрәк чыга, мәсәлән, гөреҗдәләр. Бу – көзге гөмбәләр, әмма берничә ел инде мин аларны июнь ахыры – июль башында җыям, – дип сөйли Диләрә «РТ» хәбәрчесенә. – Быел майлы гөмбәләр бик күп, һәр наратлыкта диярлек. Хәзер ак гөмбәләрнең икенче дулкыны башланды. Әтәч гөмбәләре быел гадәттәгедән азрак, аларның сезоны узган булса да, алар әле дә очрый. Хәзер усак гөмбәсе, каен гөмбәсе җыялар. Җирән гөмбәләрнең чыгуын көтәбез, ә август ахыры – сентябрь башында көзге баллы гөмбәләр (опята) башланачак.
Татарстанлылар табигать нигъмәтләренә сөенгән арада, табиблар гөмбә белән агуланулар саны 2 тапкырга артуы турында әйтә.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, ел башыннан республикада 26 кеше гөмбә белән агуланган (узган елның шул ук чорында 12 очрак булган). Зыян күрүчеләр арасында – бакча яки өй янында гөмбә табып, шуны чи килеш ашаган 1 яшьтән 5 яшькә кадәрге 5 бала. Олылар арасында агуланучылар – йә дөрес әзерләнмәгән, йә дөрес җыелмаган гөмбәләрне ашаучылар.
Фото: © rt-online.ru
– Безнең төркемдәге хәбәрләргә караганда, кешеләр гөмбәне Казанның «Имәнлек» паркында, Горки-Әмәт урманында һәм аның тирәсендәге территорияләрдә җыя. Бу – зур хата, – дип кисәтә Шакирҗанова. – Гөмбәләр әйләнә-тирәдәге зарарлы матдәләрне үзләренә сеңдерә, шуңа күрә аларны шәһәр эчендә, юл буйларында, сәнәгать предприятиеләре янында җыярга ярамый, бары тик экологик чиста урыннарда гына җыярга кирәк.
Диләрә гөмбә урыннарының координаталары белән уртаклашты.
Биектау районында – Дөбъяз, Алат, Әлдермеш торак пунктлары тирәсендәге урманнар.
Яшел Үзән районында – Әйшә урманчылыгы, Васильево, Осиново бистәләре тирәсендәге урманнар.
Питрәч районында гөмбәчеләр өчен ориентирлар – Карповка, Пановка, Шигали, Шәле.
Лаеш районында – Боровое Матюшино, Бима, Никольское, Каипы, Пелево.
Быел 2 кеше чебен гөмбәсе һәм ялган гөмбәләр авыз итеп агуланган. Сүз уңаеннан, табиблар әйтүенчә, кешеләр кайчак агулы гөмбәләрне белмичә түгел, ә аңлы рәвештә ашыйлар. Интернетта, мәсәлән, төрле алдакчылар «дәвалау» препаратлары һәм чебен гөмбәләре нигезендә биологик актив өстәмәләр тәкъдим итә. Күптән түгел Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор белгечләре мондый сәхифәне тапкан, нәтиҗәдә, Вахитов районы суды, мондый мәгълүматны тарату тыела, дип белдерә, һәм битне блоклаганнар. Тик андыйлар бер генә микән…
Гөмбә ашау күңелсез нәтиҗәләргә китермәсен өчен, Роспотребнадзор белгечләре киңәш итә:
Сүз уңаеннан, гөмбә җыярга яратучылар социаль челтәрләрдә каен, усак һәм майлы гөмбәләр тутырылган кәрзин фотоларын урнаштырып кына калмый, ә кызыл китапка кергән гөмбәләрне җыйган өчен срок яки зур штраф алырга мөмкин дигән мәгълүмат турында да актив фикер алыша. Бу хәбәргә җыярга ярамаган 14 гөмбә сурәтләнгән рәсем дә өстәлгән.
Чыннан да, 2023 елның октябрендә РФ Җинаять Кодексының яңа 260.1 маддәсе эшли башлады («Аңлы рәвештә юк итү яки зыян салу, шулай ук Россиянең «Кызыл китабы»на кертелгән һәм (яки) Россиянең халыкара килешүләре тарафыннан саклана торган төрләргә караган аеруча кыйммәтле үсемлекләрне һәм гөмбәләрне законсыз рәвештә табу, җыю һәм сату»).
«Кызыл китап»ка кертелгән гөмбәләр һәм үсемлекләрне җыйган өчен җитди җәза карала: 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм миллион сумга кадәр штраф. Аеруча кыйммәтле үсемлекләрне һәм гөмбәләрне законсыз саткан һәм сатып алган өчен җәза тагын да кырысрак.
– Миңа да социаль челтәрләрдә йөри торган рәсемне җибәрделәр, ләкин анда сурәтләнгән гөмбәләрнең барысы да РФ «Кызыл китабы»на кертелмәгән, – дип тынычландырды миколог, КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы хезмәткәре Ким Потапов. – Татарстанда Россиянең «Кызыл китабы»на кертелгән гөмбәләрнең берничә төре үсә, мәсәлән, бөдрә спарассис, шарсыман саркосома, бөдрә трифола, паутинник. Бу гөмбәләр бик сирәк очрый.
«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә