Июль башында Актаныш районының Такталачык белән Уразай авыллары арасындагы юл ремонтка ябылган. Бу ремонтны Такталачык халкы күптән көткән, тик ремонт белән бергә яңа авырлыклар да барлыкка килгән. Юл ремонтка ябылган, ә юл читеннән, басудан вакытлыча юл каралмаган. Бу – Актанышка бара торган туры юл, ягъни Такталачык халкы Уразай авылы аша Актанышка йөргән. Турыдан 15 километр тирәсе чыга, диләр. Хәзер исә авыл кешеләре Суыксу, Кормаш авыллары аша урап йөрергә мәҗбүр. Бу юл инде бер якка 50 километр чыга. Актанышка бару озакка да сузыла, кыйммәткә дә төшә.
Такталачыкта яшәүче Гөлинә Галимова сүзләренчә, авылдан Актанышка эшкә йөрүчеләр бар, хәзер алар көненә 100 километр узарга мәҗбүр.
Юлны 1 айга ябып куйдылар, 1 атна гына түгел бит. Элек-электән ремонттан башы чыкмаган юл инде ул. Анда бомба төшкән кебек иде: анда бер тишек, монда бер тишек. Нефть ташый торган «КамАЗ»лар ул юлны бетерде. Ремонтны без көттек, ләкин болай булыр дип уйламадык, чөнки вакытлыча юл ясалмаган. Ремонт вакытында гел вакытлыча юл була иде. Кормаш белән Пучы арасында ремонт ясаганда басудан юл бар иде, ә хәзер урап йөрергә кушалар.
Актанышның бер телеграм каналында: «Уразай-Такталачык арасында ремонт башланды, ул якка юлыгыз төшсә, Кормаш, Суыксу аша урап йөрегез», – дип язганнар. Монда «юлыгыз төшсә» дип кенә булмый, ничә кеше районга эшкә йөри. Безнең авыл гына түгел, Чалманарат, Гәрәй, Бурсык, Мәсәде авыллары шул юлдан йөри. Ярый, безнең машина бар. Такси, попутка белән йөрүчеләргә нишләргә, – дип сөйләде ул.
Фото «Подслушано в Актаныше Online» төркеменнән
Гөлинә ханым аңлатканча, Суыксуны урап, Актаныштан Такталачыкка кайту 50 километр чыга. Такси бәясе – 1250 сум. Актаныш – Такталачык арасы турыга – 17 километр, такси – 420 сум. «Бу бит әле бер якка гына. Эшкә бару һәм кайту ничә сумга чыга!» – ди ул.
Такталачык авыл җирлегендә башлык та юк икән. «Басу юлы салынмаган. Бу мәсьәләне күтәрергә авыл җирлеге башлыгы да юк, 2 айга якын ятим яшибез инде без. Без инде үзебез белгән басу юллары аша да йөрибез, алай 30 километр чыга. Авыл халкы төркемнәрдә зарлана, ләкин бит беркем гариза язуга алынмый», – диде ул.
Ул башка юл участокларының да начар хәлдә булуын искәртә. «Авыл эчендәге күпергә ремонт ясалды, ә анда җәяүлегә узарга юл да юк. Бу – Такталачыкның ике ягын берләштерә торган бердәнбер күпер. Аннан мәктәп балалары да йөри, куркынычсызлык ягыннан уйланылмаган. Хастаханәгә төшә торган асфальт юл да каралмады, аннан мәктәп автобусы ничек йөридер, белмим», – ди ул.
Юл ябылганнан соң авылда янгын булган, зыян күрүчеләргә кадәр «ашыгыч ярдәм» машинасы кереп җитә алмаган.
Юлны ябалар, дигән хәбәр килүгә, ярар, без урап йөрербез, дип уйладым, Алла сакласын янгын чыкса, берәрсенең хәле начарайса. «Ашыгыч ярдәм»нең 50 километр урап килгәнен көткәндә ниләр генә булмас. Бер көнне янгын булды авылда. Янгын машинасы турыга кергән. «Ашыгыч ярдәм» машинасы ул юлдан керә алмады, чөнки яңгырлы иде. Ул кире борылып киткән. Аннан, зыян күрүче хастаханәгә үзе килә, дип хәбәр иткәннәр. Ярый, хәле артык начар булмаган, минут, секунд белән бәйле булса, ни булыр иде?! – ди Гөлинә ханым.
Авылда яшәүче Кәүсәрия апа да авыл эчендәге юлларга зарланды. «Күперне дә болай булыр дип көтмәгән идек бит, җәяүлеләр өчен дә көйләрләр, уңайлы күпер булыр, дип уйладык. Булдымы соң? Нәкъ элеккечә итеп төзеп куйдылар, киңлеге генә дә артмады, җәяүлеләр өчен бернинди уңайлык юк. Авылның төп юлы бит ул. Әз генә яңгыр яуса, яз көне кар эри башласа, уртасына үтеп булмаслык су җыела», – ди ул.
Авыл халкы сүзләренчә, әзерлек эшләре барган вакытта, иске асфальтны кырып алгач, әле ул юлдан йөреп тору мөмкинлеге булган, ә инде асфальт сала башлагач, тулысынча юлны ябып куйганнар, аннан яңгырлар да башланган.
Актаныш районы башлыгының матбугат сәркатибе Руслан Усманов вакытлыча юл булмауның сәбәбен аңлатты.
Актаныш районының Уразай белән Такталачык авылларын тоташтырган юл соңгы елларда шактый таушалган иде. Бүгенге көндә биредә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында зур гына төзекләндерү эшләре бара. Шул сәбәпле ул яклардагы авылларга туры юл ябылды.
Юл ябылу турында мәгълүмат булган һәм урау юл күрсәтелгән кисәтү такталары эленгән. Районның массакүләм мәгълүмат чараларында да бу хакта кисәтүләр чыкты. Кызганычка, төзелеш барган иске юл яныннан вакытлыча юл салу мөмкин түгел. Бер яктан саз булса, икенче яктан – тау. Юлчылар ял көннәрендә дә эшне туктатмый. Әлбәттә, көн саен яуган яңгырлар бераз комачаулык итә. Төзелеш эшләре бүгенге көндә бераз кыенлыклар тудырса да, якын киләчәктә биредә яңа, сыйфатлы юл сафка басачак, шуны онытмасак иде, – ди ул.
Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнарындагы юлларны «Татавтодор»ның Минзәләдәге филиалы төзекләндерә. Филиал җитәкчесе Марат Сәмигуллин ремонт эшләренең озаккарак сузылачагын әйтте, бу – һава торышы белән бәйле, ул сабыр булырга өндәде.
Яңгырлар булу сәбәпле, эшләр озаккарак сузылачак инде. 15 августларга тәмамларбыз дип уйлаган идек – булмый бит. Яңгыр явып тора, пычрак, эшләп булмый. Әлегә ремонт эшләренең тәмамлану вакытын төгәл әйтеп булмый. Урап йөрисе булса да, анда әйбәт асфальт юл бит, бераз сабырлык кына кирәк. Без ничә ел шул юлларда эшлибез, «дорожникларны» гел сүгәләр. Бер дигән юл ясап биргән очракта да рәхмәт сүзләрен ишетмибез, – ди ул.
Авыл халкына, чыннан да, сабыр булырга һәм көтәргә генә кала. Булачак «яңа, сыйфатлы юл» озак вакыт авыл халкын шатландырып торыр, дип өметләнәбез.