Бангладешта фетнә: халык хакимияткә каршы чыга, армия халык ягына чыга, хөкүмәт башлыгы Шәех Хәсинә илне ташлап качкан.
Видеороликлардан күренгәнчә, халык урамнарга чыга, аннары резиденцияне штурмлый башлый, башта капкаларга таран белән бәреп җимерергә тырыша, аннары солдатлар белән кочаклашалар. Аннары алар сарайны талыйлар. Армия җитәкчелеге илдә вакытлы хөкүмәт оешачагын әйткән.
Франс-Пресс хәбәр итүенчә, Хәсинә һәм аның сеңлесе штурмга кадәр үк вертолетта илдән качкан.
Протест акцияләре вакытында барлыгы 300дән артык кеше һәлак булган.
Бангладешта протест акцияләрен студентлар хәрәкәте башлый. Аларга ил хакимияте керткән яңа тәртипләр ошамый: студентларны дәүләт эшенә квота белән генә ала башлыйлар, шуңа да күп яшьләр урнаша алмый. Яңа закон буенча, дәүләт эшенә 1971 елдагы сугыштан соң (Бангладеш Пакыстан белән сугышты) ветераннарының балаларын, милли азчылыкларның балаларын алганнар. Студентлар, протест формасында, «хакимият белән хезмәттәшлек итмәү» акциясен башлый. Студентларны куып таратырга тырышу, интернетны томалау протестны тыймый, киресенчә, массакүләм тәртипсезлекләргә китерә. Бангладеш хөкүмәте илнең башкаласы Даккада һәм башка шәһәрләрдә комендант сәгате кертә. Дүшәмбе, сишәмбе ял көннәре дип игълан ителә. Әмма бу – протестларны туктата алмый, вакыйгалар бик тиз үрелеп китә. Соңгы сүзне армия куя – хөкүмәттән таләп итәләр: яки премьер-министр 45 минут эчендә отставкага китә, һәм аңа чит илгә качарга мөмкинлек бирәләр, яки армия протестта катнашучылар ягына чыга. Хакимият качу ягын сайлый.
Бангладешта автократик режим: бер үк клан бик озак еллар идарә итә. Хәерче ил, кечкенә генә илдә бик күп халык яши (Россиядән дә күбрәк). Илнең мәйданы – 148 мең квадрат километр (Татарстан – 68, Башкортстан – 142, шул вакытта илдә 169 миллион кеше яши. Россиядә – 146 миллион). Бангладеш «дөньяның тегү фабрикасы» дияргә була, алар башлыча тукыма җитештерә. Илдә кланнар идарә итә.
Шәех Хәсинә Һиндстаннан Британиягә китәчәге билгеле. Аңа 76 яшь.
Шәех Хәсинә вертолетта Һиндстанга качкан.