Зөлфәт хәзрәт Габдуллин телеграм-каналында сабырлык сорап дога кылу турында аңлатты.
«Мугаз ибн Җәбал р.г риваять ителә, Аллаһының Рәсүле (с.г.в.) кемнеңдер «Йә Аллаһ, мин Синнән сабырлык сорыйм» дигәнен ишетте һәм әйтте: «Син Аллаһдан бәла сорыйсың, аның урынына уңышка ирешүне сора», – диде». Имам Тирмизи.
Бәла килгәнче сабырлык сорау – сабырлык таләп иткән бәла-каза сорау дигән сүз. Шуңа күрә сабырлык түгел, ярдәм сорау, уңышка ирешүне сорау урынлы, дип яза хәзрәт.