Фирманың генераль директоры яшь хезмәткәрне кабинетына чакырта:
– Мин сезне чын күңелемнән тәбрик итәм! Сез күзгә күренеп үсәсез. Әле 6 ай элек кенә сез гади сатучы идегез. Эшли башлавыгызга 1 ел үтүгә, секция мөдире булдыгыз. Тагын 3 айдан – директор урынбасары. Ә бүген мин сезне кибет директоры итеп билгелим. Йә, моңа нәрсә әйтерсез?
– Рәхмәт сиңа, әти!
● ● ●
– Сезгә нәрсә белән булса да ярдәм итәргә яки киңәш белән булыша аламмы?
– Әйе, әйтегезче, зинһар, сезнең кибетнең кайсы төшендә видеокамералар куелмаган?
● ● ●
Кая анда ашкынып чапкан вакытта атны туктату... Кайбер рус мегаполисында бар шундый ханымнар – чак кына, кискен итеп рульләрен борып йөзәр машина өйгәннәре...
● ● ●
– СССРда тимер-томыр һәм кәгазь җыюны пионерлар башкарган, ә хәзер аны бомжлар үти.
– Шулар бит инде алар... Үсеп җиткәннәр!
● ● ●
Сатучылар һәрвакыт бәя язуларын яңартып торалар. Сатып алучыларга да акчадагы саннарны үзгәртеп язарга рөхсәт бирсеннәр иде.
● ● ●
– Официант, ашымда итек олтаны, тәгәрмәч покрышкасының кисәге, бензин шулпасы, шешә бөкеләре!
– Бу аш диңгез продуктларыннан әзерләнгән, нәрсәләр тоттык – шулардан пешердек.
● ● ●
– Безнең фирмада җенси яктан бернинди тигез хокуктан мәхрүм итү юк: барыбызга да бертөсле аз түлиләр.
● ● ●
– Улым, син тиздән мәктәпне тәмамларсың, инде үзеңә һөнәр сайлар вакыт. Әниең белән синең табиб булуыңны телибез.
– Син нәрсә, әти! Мин бит хәтта чебен үтерергә дә кызганам!
● ● ●
Бүген үзебезнең хатын-кызлар коллективында кем ничек, нәрсә ашатып яши ирләренә дигән темага сөйләштек. Бер хезмәткәр ханым зур горурлык белән: «Үзебез нәрсә ашыйбыз, аңа да шуны бирәбез!» – дип әйтеп салды.
● ● ●
– Нинди югары уку йортында укыйсың?
– Төгәл белмим, ләкин әтием бик кыйммәтлесендә, ди.
● ● ●
Салкын һәм кайнар су счетчикларын тикшерү мондый нәтиҗәгә китергән: яшәүчеләр кайнар суны кулланып кына калмыйлар, аны яңадан суүткәргеч торбага агызалар икән.
● ● ●
Бер ир – икенчесенә:
– Мин һәрвакыт, алай-болай артыгын «җибәрсәм», өйгә кайтарып куйсыннар дип, кесәмә адресым язылган кәгазь тыгып куям.
– Анда нәрсә язасың соң?
– Мәскәү. Кутузов проспекты.
– Соң син бит Чиләбедә яшисең!
– Әйе, Чиләбедә. Тик шулай да берничә тапкыр Мәскәүгә илтеп ташлаганнары булды!
● ● ●
Урам буйлап ике сәрхуш бара һәм берсе икенчесенә болай ди:
– Әйдә, бер яртыга бәхәсләшәбез: өйгә кайтып кергәч тә хатынымның беренче сүзе «җаным» булачак.
– Син үзеңә кара – исерек, пычрак...
– Бәхәсләшәбез!
– Беләм мин синең хатыныңны – аннан да усалны табып булмый...
– Бәхәсләшәбез!!!
– Ярый, бәхәсләшәбез.
Моның өенә кайтып керәләр.
– Җаным, зинһар, ишекне ач әле.
– Җаным?!!! Кайчан шул аракыдан аягыңны сузарсың икән, бәдбәхет!
● ● ●
– Әти, исерек ул нинди була?
– Улым, менә шушы ике агачны күрәсеңме? Ә исереккә алар дүртәү булып тоела. Аңладыңмы?
– Әйе, әти. Ләкин монда бер генә агач бит.
● ● ●
– Доктор, зинһар өчен, ярдәм итегез. Мин үземне күбәләк итеп тоям.
– Алайса сезгә миңа түгел, ә психиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Мин аңа бара идем дә инде, ләкин тәрәзәгездә ут күрдем.
● ● ●
Пациент – теш табибына:
– Нишлисез сез? Сәламәт тешне суырдыгыз бит!
– Ашыкмагыз! Әкренләп авыру тешегезгә дә барып җитәрмен!
● ● ●
Нәни малай велосипедына атлана, руленә чиртеп куя һәм тик кенә утыра.
Әнисе:
– Нишләп утырасың?
– Җылынганын көтәм.
● ● ●
– Син нинди рәсем ясыйсың?
– Фатир ясыйм.
– Безнекенме?
– Юк, булырга тиешлесен.
● ● ●
Әнисе – нәниенә:
– Менә синең курчагың, кочакла да йокла.
– Әни, ә бүген минем белән берәр тере зат йоклыймы?
● ● ●
Әтисе улын балалар бакчасыннан ала.
– Нәрсә, бүген беркем белән дә сугышмадыңмы?
– Юк, бер малайга озак итеп сдача бирдем…
● ● ●
Балалар хастаханәсендә улы сорый:
– Әни нигә монда Айболит ясап куелган? Ул хайваннарны дәвалаган ич!
● ● ●
– Егетләр алар туңдырма алып бирә һәм үбешә, – дип сөйләнә нәни кыз. – Ә ир – ул өйдә шүрлек кагучы һәм ашаучы.
● ● ●
– Әни, ә әти нигә кирәк?
– Әтиме? Яшәр өчен.
– Ә әни – яшәү күңелсез булмасын өченме?
● ● ●
– Әти, ремонт беткәндә миңа ничә яшь булачак?
● ● ●
Сүз тыңламаучы баласына – әнисе:
– Без сине иркәләп бетердек бугай... Җәза бирә башларга вакыт!
– Ничек инде? Сез иркәләгәнсез, ә җәзасы миңамы?!
● ● ●
– Әни, йөзүгә йөрү миңа ник кирәк? Мин теләмим!
– Көчле, матур булырсың, бөтен кызлар артыңнан чабып йөриячәк.
– Чапсыннар – мин аларны барыбер узып китәчәкмен.
● ● ●
– Кызым, иң яраткан әйберләрең нәрсә?
– Туңдырма һәм лимонад.
– Ә кешеләр арасыннан?
– Ә мин кешеләрне ашамыйм.
● ●
Башлангыч сыйныфларда укыганда әти-әниләре балалардан болай сорый:
– Нинди билге алдың?
Урта сыйныфларда:
– Өй эше күп бирделәрме?
Югары сыйныфларда:
– Мәктәптә булдыңмы?
● ● ●
Салым академиясе курсантларын иген урып-җыюына җибәргәннәр. Болар игенне хәтта җир астыннан да тапканнар! Мескенкәем, әле шытып чыгарга да өлгерми калган...
● ● ●
Журналист кыз редакция кушуы буенча стюардесса булып урнашкан. Беренче рейс. Самолет командиры:
– Пассажирларга, очып китәбез, дип әйт.
Кыз:
– Сенсация! Безнең самолет хәзер күккә очып китә!
● ● ●
Машина йөртүчеләр игътибарына! Әгәр машинада барасыз икән, сезне туктатып, ЮХИДИдан дисәләр, белегез – болар мошенниклар.
● ● ●
Әби:
– Оныкчыгым, бүген безгә бер яшь кенә кеше килде, шулхәтле озак итеп, аптекаларда безне ничек алдаганнарын сөйләде.
Оныгы:
– Ну, син нинди прибор сатып алдың инде аннан?
● ● ●
– Менә, ял итәр өчен бакча сатып алдык.
– Ял итәсезме соң?
– Әйе, бакчага бармаган көнне...
● ● ●
Гаилә кыйммәтләре өчен көрәш дәүләтебезнең төп игътибарына әйләнде. Аның варислары бу көрәштә суд приставлары белән язмыш көйлиләр.
● ● ●
– Капчык белән йөгерү хәзер популяр спорт төренә әверелде.
– Нигә?
– Чөнки бүген миллионлаган яшьләр шундыйрак итеп киенеп йөри.
● ● ●
Суд ир белән хатынны аера:
– Нигә аерылышырга булдыгыз?
– Ул миңа чәчәкләр ыргыта.
– Күп хатын-кыз моңа шатланыр гына иде.
– Шулай, ләкин ул чәчәкләрне чүлмәгеннән дә өзеп тормый бит.