Шагыйрә Лилия Гарифуллинаның улы армиядә хезмәт итеп кайткан. Ана бу шатлыклы хисләрен социаль челтәрдә күңел кылларын тибрәтерлек юлларга салган.
«369 көнлек бер ел... Ничек үтте? Шулай үтте... Ничек дип әйтсәм дә һәркем үзенчә аңлаячак бит инде...Сагынып, уйлап, эшләп, санап, көтеп, куркып, шикләнеп, борчылып, исәпләп, хыялланып, ышаныч белән үткән бу көннәрнең тәмен дә, ямен дә, гамен дә үзем генә беләм... Бөтенесе бер кылга тезелеп шул кылны тотып торалар иде... Кичә шул кыл өзелде... Таралдым, чәчелдем, тамырлар буйлап кан йөгерде, күзләр зурайды, куллар хәлсезләнде... Бирештем кичә... Җиңүчесе – шатлык, бәхет...
«Кайгыларга кем дә түзә,
Бәхеткә түзеп кара...»
Аңладым мин бу җырны кичә, 45кә җиткәндә... «Шатлыкка түзәргә дә көч кирәк икән... Монсына да түзик, йөрәккәем».
Бәхет ул – мизгел! Ул мизгел – синең бәхетең, синең тулып ташкан чагың... Ул мизгелне нәкь шул минутта менә шулай итеп үткәрергә кирәк... Аннары тагын бар да үз сукмагына төшә...
Кичә телефоным шатлык уртаклашучы хәбәрләрдән мөлдерәп ташты... Үпкәләмәгез, һәрберегезгә смайликлар гына җибәрдем. Хәреф җыярга вакыт та, бармакларның да хәле юк иде... Барысы да шатлык күлендә йөзде... Барыгызга да рәхмәт.
Бүген тормыш үз сукмагыннан дәвам итә... Әле күңел ышанмый... Алга таба шушы тыйнак кына шатлыкны юлдаш ит, Раббым. Йөрәк чыдарлык, иңнәр күтәрерлек кенә бәхет насыйп ит... Матур киләчәк юлла. Улымның эчәр сулары, җыяр ризыклары, бәхетен туган якта ит.
Безнең яныбызда булган, җаныбызны аңлап теләктәшлек күрсәткән һәркемгә олы рәхмәт... Аллаһ сезгә дә куанычлы бәхет-шатлык һәм шуны күтәрерлек көч бирсен...
Кешенекенә көенергәме, үзеңнекенә сөенергәме икәнен белми торган заманга калдык... Шатлыгым белән күңел яраларыгызга тигән булсам гафу үтенәм... Мин бу көнне биииииик озаааак, өч йөз алтмыш тугыз көн көттем бит...
Олы хөрмәт белән, #солдатәнисе», – дип, күңелендәге хис-кичерешләре белән уртаклашкан ана.