Данир Сабировның хатыны Миләүшә, «Гаилә көне» уңаеннан, кияүдәге хатын-кызларга киңәшләрен җиткергән һәм үзенең гаилә тормышы турында да әйтеп киткән.
«Мин инде 16 ел кияүдә, шуңа күрә үз фикеремне белдерә, ниндидер киңәшләр бирә аламдыр.
Беренчедән, бу – зур хезмәт. Читтән караганда гына барысы да җиңел һәм рәхәт булып күренә. Ә искә төшерсәң… Аеруча, өйләнешкән генә елыбызны. Бары тик ихлас мәхәббәт кенә безне бергә тотып калгандыр, шуңа да без, кулга кул тотынышып, бүгенге көнебезгә килеп җиттек.
Тормышта төрле хәлләр була… Шул исәптән, күңел кайткан вакытлар да. Хәзерге минутларда шундый хисләр кичерүчеләр, барыгызны да кочаклыйм һәм: «Берни дә болай гына булмый бу тормышта. Димәк, ул сезнең кеше түгел. Җибәрегез аны. Сез үзегезне кулга алырга һәм алга таба яшәргә тиешсез! Сез, һичшиксез, бәхетле булачаксыз», – дип әйтәсем килә.
Миңа еш кына: «18 яшьтә кияүгә чыкканыңа үкенмисеңме?» – дип сорау бирәләр. Юк, әлбәттә. Миңа хәзер 34 яшь, балалар үсә, йортыбыз төзелгән, агачлар җимеш бирә, һәм мин тормыштан тәм табып яшим. Шуңа күрә, Төркиягә еш йөргән өчен, миңа начар сүзләр язмагыз, зинһар. Мин моңа лаек!
Мәрьямнең минем язмышны кабатлавын теләр идемме? Әгәр дә ул 18 яшьтә үзенә лаеклы ир-егетне очратып, аңа йөрәге «бу – синең кеше» дип әйтсә, каршы килмәячәкмен. Мондый очракта боерык биреп буламы?» – дип яза Миләүшә.