Добавить новость

Более 40% тепловых сетей в столице подготовили к новому отопительному сезону

Суд оставил под стражей подозреваемого в убийстве лидера рок-группы «Пасека»

В Курчатовском институте показали магнитный материал на основе графена

Исполнителям похищения итальянца Гуидотти пообещали 25 млн рублей



Новости по-русски


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лилия Хәмитова «Мәхәббәт шушыдыр» җыры турында: «Нәгыймова аны концертларда җырламастыр»

Лилия Хәмитова «Мәхәббәт шушыдыр» җыры турында: «Нәгыймова аны концертларда җырламастыр»

Лилия Хәмитова «Мәхәббәт шушыдыр» җыры тирәсендә купкан низагка аңлатма бирде.

Татар эстрадасында яңа низаг баш калкытып килә. Сәбәбе, гадәттәгечә инде, җырчыларның җыр бүлә алмавы. Бу юлы тавыш Лилия Хәмитованың бар кеше диярлек яттан белгән, легендар «Мәхәббәт шушыдыр» җыры тирәсендә купты. Иң кызыгы, низагка җырның төп башкаручысының бер катнашы да юк. Әлеге җырны узган ел Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов дуэт итеп җырлаганнар иде. Кичә исә Ильмира Нәгыймова да социаль челтәрләрдә җырны студиядә башкарган видеосын куйды. Әле үзләренең репертуарына кереп кенә баручы җырны Ильмираның кабатлап җырлавын Азат бер дә ошатмады, әлбәттә, аңа үпкә белдереп, видео яздырып чыгарды.

  • Азат Абитов Ильмира Нәгыймованы шелтәли: «Хөрмәтсезлек. Мин моны бер дә аңламадым…»
  • «Мәхәббәт шушыдыр» җыры 3 төрле башкаруда: Хәмитова, Нәгыймова, Гөлсирин-Азат Абитовлар

Ильмира белән элемтәгә керергә ярдәм итүен сорап, администраторына шалтыраткан идек. Бу гауга Ильмирадан башка гына кубып ята булып чыкты. Администраторы, димәк, Ильмира да, Азатның дәгъваларын белми. «Видеоны карамадык әле», – диде алар безгә. Соңыннан исә трубкаларын алмадылар.

Лилия Хәмитова: «Җыр яңа телевизион проект өчен генә яздырылды»

Яшьләрнең җыр бүлешүләре турында нәрсә уйлавын белергә һәм бу ситуациягә ачыклык кертү өчен, «Интертат» Лилия Хәмитова белән элемтәгә керде. Аның җавабы Азат Абитовка да ошар һәм күңеленә тынычлык алып килер, мөгаен.

«Май аенда безгә ТНВ каналыннан тәкъдим белән чыктылар. Анда буыннар алмашы форматында тапшыру әзерләргә җыеналар. Аңлавымча, тапшыру экраннарга беренче тапкыр чыгачак. Аның кысаларында һәр җырчы икенче җырчының җырын сайлап башкарырга тиеш. Мин Ильмира Нәгыймованың «Сары розалар» җырын сайладым. Ул минем «Мәхәббәт шушыдыр» җырымны башкарырга уйлады. Бу – шушы телевизион проект өчен генә яздырылган җыр. Минем уйлавымча, ул аны концертларда җырлап йөрмәс. Моның өчен башка төрле килешү төзергә кирәк. Проектка әзерлек процессын видеога төшереп, Ильмира үзенең сәхифәсенә куйган, ә Азатлар аңламаган булса кирәк.

Ильмираның алга таба нишләргә җыенуын белмим, әлбәттә. Ләкин, минем уйлавымча, монда проектка әзерлек эше бара. Мин дә, мәсәлән, аның җырын җомга көнне яздырам, – ди Лилия Хәмитова.

Азат белән Гөлсирин бу җырны сездән рөхсәт сорап яздырдымы, Лилия апа?

Азатлар бу җырны «башкарырга ярыймы?» дип рөхсәт сорагач, мин аларга «юк» дигән идем. Чөнки ул җыр әле бүгенге көндә дә минем репертуарымда. Мин аңлар идем, әгәр бу җырны мин инде җырламасам. Шунан соң миңа аларның остазлары Винера Ганеева чыкты. «Роберт Миңнуллинны искә алу кичәсендә җырласыннар инде шул җырны балалар», – дип сорагач, каршы килмәдем. Ләкин мин ул җырны шул концертта гына җырласыннар дигән мәгънәдә әйткән идем. Тик Гөлсирин миңа Яңа ел алдыннан: «Лилия апа, без «Мәхәббәт шушыдыр» җырын студиядә яздырдык. Сезнең фикерне ишетәсе килгән иде», – дип, җырны үзләре башкаруында тыңлатты. Мин дә Азат шикелле бик үртәлдем. Алар бит аны концертта җырлар өчен сораганнар иде, ә монда үз репертуарларына алганнар булып чыга.

Ләкин алар шикелле тавыш күтәреп тормадым, булган эш булган инде дип кабул иттем. Әмма безнең арада җырны бирү турында бернинди килешү, куллар кую булмады. Мин Оскар Усманов белән киңәшләштем. «Нишлибез?» – дигәч, «Ярар, җырласыннар», – диде. Оскар үзе дә бик тыныч кеше, без икебез дә тавыш куптарып йөри торган кешеләр түгел. Безнең буын ул икенче төрлерәк.

Әлеге җырның тарихы белән дә таныштырып узсагыз иде.

Минем «Буран дулый» җырыма – 25, ә «Мәхәббәт шушыдыр» җырына – 24 ел инде. «Барс Медиа» иң беренче килешүне минем белән төзеде. Аларның әле ачылган гына вакытлары иде. Мин Оскарда җырлар яздырып йөри идем. «Буран дулый»ны чыгарганнан соң: «Минем тагын бер җырым бар әле сиңа, Лилия», – дип, Оскар аны да миңа тәкъдим итте. Без аны бик уңышлы яздырдык. Әлбәттә, җырның ни кадәр озак яшәячәген вакыт күрсәтә. Ул җыр бүген дә телләрдә, ул бүген дә актуаль. Ул җырга туйларда яшьләр беренче биюләрен биииләр. Аны үзэшчәннәр дә башкара. Ләкин профессионаллар башкаруына килгәндә, азрак саграк кыланырга, киңәшләшергә кирәк. Әзер хитны алып башкару бик җиңел, уйларга кирәкми бит. Ә менә иң беренче җырлаган кешегә ул җыр баласы кебек. Үз балаңны кешегә биреп җибәргән кебек тоела аны башкалардан ишетүе.

Ильмира да «Мәхәббәт шушыдыр» җырын репертуарыма алам дип әйтсә?

Каршы килергә туры килмәгәе. Бөтен кешегә җырны өләшеп булмый бит инде, субординация дигән нәрсә булырга тиеш. Кеше җырын алып җырлау – иң җайлы нәрсә ул. Әлбәттә, һәр җырчының башкару стиле, үз моңы бар. Дуэтта «Мәхәббәт шушыдыр» башкачарак яңгырады, сүз дә юк. Ильмира Нәгыймованы да мин начар җырлады дип әйтә алмыйм. Ул үз төсмерләрен өстәгән, миңа ошады.

Монда Оскарга афәрин диясе кала инде, миңа гына түгел. Җырның уңышы күбрәк авторларыннан тора. Җырчы бит инде ул нокта гына куя.

Ни булса да, мондый әйткәләшү, ызгышулар булмасын иде. Алар беркемне дә бизәми, мин андый нәрсәләрне, гомумән, яратмыйм.

Рәхмәт, Лилия апа.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Верный ответ

Административный центр появится на Ленинградском шоссе в рамках городской программы

Экономист: минимальный доход семьи в Москве должен начинаться от 150 тысяч руб

В Москве пройдёт фестиваль «Смешанная смена» в честь Дня семьи

Музыкальные новости

На Улан-Удэнском ЛВРЗ начали тестирование промышленных экзоскелетов

«Истинная страсть!»: Конор Макгрегор поддержал заплакавшего на поле Роналду

Совладелец «ТЕХНОНИКОЛЬ» Игорь Рыбаков запустил на Дальнем Востоке бизнес-клуб «Эквиум»

Канал ТНТ объявляет о старте съемок нового спортивного шоу «Игры без границ»  

Новости России

Верный ответ

Экономист: минимальный доход семьи в Москве должен начинаться от 150 тысяч руб

В Москве прошла премия «Медиа-Менеджер России»

Прием заявок на благоустройство территорий в 2025 году начался в Подмосковье

Экология в России и мире

Врач дерматолог-косметолог Мадина Байрамукова: как себя вести в жару, чтобы помочь коже

В этих летних нарядах вы будете выглядеть моложе

Как выглядеть молодо после 50 лет: рабочие способы

Открой для себя свои Курилы

Спорт в России и мире

Рублёв впервые с 2021 года проиграл в первом круге турнира Большого шлема

Медведев едва не проиграл на неудобном корте Уимблдона. Россиянин с трудом вышел в третий круг

30-я победа в сезоне: Медведев справился с Мюллером, а Карацев из-за травмы не доиграл матч с Хачановым на Уимблдоне

Хачанов не смог выйти в третий круг Уимблдона, проиграв 220-й ракетке мира

Moscow.media

Шхеры полыхают...

Мимо прошла... Я о грозе ?

Konica Minolta оказала содействие компании «ЭвоКом» при переходе на отечественный Service Desk ITSM 365

Языковые модели на основе искусственного интеллекта, повышение производительности сотрудников и экономия ресурсов: BIA Technologies обозначила основные тренды цифровой трансформации











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Почему в России так мало богатых и много бедных. Эксперты — о растущем расслоении общества

Минэнерго РФ заверило, что снабжение внутреннего рынка автомобильным бензином под контролем

Соревнования по воднолыжному спорту прошли в Солнечногорске

В Москве прошло вручение премии «Медиа-менеджер России — 2024»