Добавить новость

В Мытищах мужчина демонстрировал половой орган детям на спортплощадке

Ефимов: образовательные учреждения построят в промзоне Кунцево по программе КРТ

Из Подмосковья в Курскую область направили гуманитарную помощь

Mash: самолет Ан-2 с московскими музыкантами экстренно приземлился в лесу Якутии



Новости по-русски


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Операция ясамадылар, шуның өчен күкрәгендәге кыйпылчыклар белән йөри инде хәзер»

Ренат Шаһабиев — штурмлау ротасы фельдшеры. Март аенда махсус хәрби операция зонасында яраланган иптәшен алып чыккан вакытта хәрбинең үзенә дә ядрә кыйпылчыгы тия. Ренатның үпкәсенә зыян килә, кабыргалары арасына ядрә кыйпылчыклары эләгә. Госпитальдә берникадәр вакыт дәваланганнан соң, ул кабат иптәшләренә кушыла.

Ренат балачактан табиб булырга хыяллана. 9 сыйныфтан соң укуын әлеге юнәлештә дәвам итәргә теләсә дә, гомер буе медицина өлкәсендә хезмәт куйган әнисе, катлаулы һәм җаваплы һөнәр дип, улының теләгенә каршы төшә. Тик менә үҗәт, тырыш, батыр йөрәкле, максатчан егет андый кыенлыклардан гына курка димени?! Мәктәптәге чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулына аттестат алгач, ул Түбән Кама медицина көллиятенең фельдшерлык факультетына укырга керә. Бер елдан Казандагы медицина көллиятенә күчә.

– Көллияттә бик тырышып, күңелен биреп укыды. Киләчәктә кешеләргә медицина ярдәме күрсәтә алачагына сөенеп, канатланып, өйгә кайта иде. Иң элек Казанның Владимир Бехтерев исемендәге республика клиник психиатрия дәваханәсендә, аннары республика клиник онкология диспансерында, алга таба Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов ачкан хосписта фельдшер булып эшләде. 20 елга якын вакыт эчендә хезмәтен яратып башкарды, алдынгылар рәтендә булды, хәтта үзен берничә тапкыр телевидениедән дә күрсәттеләр, — дип сөйләде хәрби турында әнисе Гөлфирә ханым.

Якташыбыз узган елның көзендә Казаннан авыру әтисе янына авылга кайта, район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә эшкә керергә ниятли.

– Телефоннан сөйләшкән саен Ренат: „Медицина тикшерүләре узып йөрим әле, аннары квалификация өчен дә укыйсы булачак», — дип әйтә иде. Гыйнвар башында әтисе вафат булды. Февральдә инде бер елга килешү төзеп, улым махсус хәрби операция зонасына китеп барды. Әлбәттә, бу хәбәрне бик авыр кабул иттем. Ренатымның: „Әни, ул кадәр кайгырма инде, башкалар да бара бит. Син минем белән горурланачаксың әле», — дигән сүзләре бүгенгедәй колакта чыңлап тора. Илнең тынычлыгы өчен көрәшүче баһадир улым белән ничек горурланмыйм ди инде?! Ул — безнең өчен Герой, — ди әнисе.

Ренат штурмлау ротасында фельдшер булып хезмәт итә. Март аенда махсус хәрби операция зонасында яраланган иптәшен алып чыккан вакытта хәрбинең үзенә дә ядрә кыйпылчыгы тия. Гөлфирә ханымның сүзләренә караганда, Ренатның үпкәсенә зыян килә, кабыргалары арасына ядрә кыйпылчыклары эләгә. Госпитальдә берникадәр вакыт дәваланганнан соң, ул кабат иптәшләренә кушыла.

– Операция ясамадылар, шуның өчен күкрәгендәге кыйпылчыклар белән йөри инде хәзер. Махсус киемнән бит алар, өстәвенә медицина сумкасы да бар. Җиңел түгел инде, аңлыйм, кыйпылчыклар да үзен сиздерәдер, әмма миңа зарланып, бер сүз дә әйтми. Хәтта баламның кайсы госпитальдә дәваланганын да белә алмадым. Яралануы турында әлеге яңалыкка тулысынча әзерләп бетергәч кенә әйтте. Ренатның төп вазыйфаларының берсе — җәрәхәт алган хәрбиләргә ярдәм күрсәтү, аларны эвакуацион пунктка алып чыгу һәм шуннан кайсын госпитальгә җибәрү, кайсын блиндажга алып кайту. Бик авыр һөнәр сайлады шул. Әмма кешеләргә ярдәм итү — савап. Ул үлемнән алып калган, булышкан хәрбиләрнең рәхмәте үзенә әйләнеп кайтсын, бәла-казалардан сакласын, — ди әңгәмәдәшем.

Апрель аенда хәрби бурыч үтәгәндә безнең егетләр каршы якны чолганышка ала һәм аларның шактый гына солдатын тоткынлыкка төшерә. 22 хәрби, шул исәптән Ренатка да 9 Май бәйрәме алдыннан «Батырлык өчен» медале тапшырыла.

– Хәзерге вакытта алар кабат беренче сызыкта. Өч атналап инде хәбәргә чыкканы юк. Элегрәк таныш түгел номер булса, мошенникларга эләгә күрмим дип, телефон трубкасын бөтенләй алмый идем, хәзер йоклаганда да кулдан төшермим, улымнан яхшы хәбәр көтәм. Әле шушы арада бер егет шалтыратты да: „Мине Ренат басудан алып чыкты. Хәзер госпитальдә дәваланам», — диде. Балам исән икән дип, сөенеп куйдым. Үзенең дә тавышын ишетергә насыйп булсын, — ди әнисе.

Гөлфирә ханым бүгенге көндә Казандагы поликлиникаларның берсендә хезмәт куя. Кызы Гөлфинә гаиләсе белән — Кукмарада, төпчеге Расим Чаллы шәһәрендә яши. Ренатның әлегә гаиләсе юк.

«Кызымның ире дә махсус хәрби операция зонасында. Ул өлешчә мобилизация башлангач та китте. Хәрби бурыч үтәгәндә контузияләнде, хәзер комиссия үтеп йөри. Аның өчен дә бик борчылам. Исән-сау гына булсыннар, хәсрәтләрен күрергә язмасын», — ди ул.

«Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

В Рыбинске прошла спартакиада силовых видов спорта

Маск после ареста Дурова во Франции не исключил казней в Европе за лайки

Сомнительный продукт в изящной упаковке: Росконтроль назвал кофе, которые лучше не покупать даже по большой скидке

Гений и столица. Кто живет в московской квартире, где мучился Чехов

Музыкальные новости

Хуснуллин вручил Минниханову Благодарность Президента РФ

В Люберцах сотрудники Росгвардии задержали подозреваемую в краже из магазина

"Спартак" в большинстве не сумел обыграть "Зенит" в матче РПЛ

После «Спартака» чемпион устал морально — в Самаре шоу не будет. Прогноз на «Акрон» — «Зенит»

Новости России

Семак объяснил ничью с «Спартаком» «разбалансировкой состава»

В Москве мужчина ранил женщину в шею ножом из-за замечания на остановке

В Южной Каролине проведут первую за 13 лет смертную казнь

В Сети появилось последнее фото Дурова до задержания во Франции

Экология в России и мире

Певец и музыкант Алекс Анохин: и тут, и там

Новые звезды артистов, дизайнеров и предпринимателей зажглись на IV Фестивале “Красивый бизнес России – Мода. Музыка. Кино”

Ростов-на-Дону вновь принял финалистов спартакиады учащихся

В театральной студии «Зазеркалье» продолжаются репетиции

Спорт в России и мире

Синнер о допинговом деле: «Теперь я в курсе, кто мне друг, а кто – нет. Те, кто хорошо меня знает, понимают, что я никогда не нарушу правила»

Александрова вышла в полуфинал турнира WTA-500 в Монтеррее

Рублёв проиграл Монфису на выставочном турнире в Нью-Йорке

Арина Соболенко показала, как проходит её день в Нью-Йорке

Moscow.media

В России запустили производство отечественных экзоскелетов

Все в домике...

StarLine S97 CAN FD GPS – на страже вашего спокойствия

В Московской области сотрудники Домодедовского ОВО  задержали подозреваемого в краже партии товаров для дальнейшей продажи.











Топ новостей на этот час

Rss.plus






В Рыбинске прошла спартакиада силовых видов спорта

«Свободно дышится только в РФ»: SHAMAN высказался об аресте Дурова во Франции

В Москве мужчина ранил женщину в шею ножом из-за замечания на остановке

Семак объяснил ничью с «Спартаком» «разбалансировкой состава»