Добавить новость

Суд приговорил бывшего директора НИИ «Роскосмоса» к пяти годам колонии

Синоптик Вильфанд: температура в Москве ночью будет не ниже +24 градусов

Сила знания. Какие загадки разгадывают дети на этноолимпиаде

Расплата за расстроенных йогинь: турагенту Китаевой вынесли приговор

Новости по-русски


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Алтын битлек» вә татарлар

«Алтын битлек» вә татарлар

Татарстан театрларының «Алтын битлек» театр премиясендәге уңышлары турында мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтовадан кайбер күзәтүләр.

Яңартылган «Алтын битлек»: «Әкият» курчак театры – 3 номинациядә, Камал театры – 2 номинациядә, Кариев театры махсус приз алды. Шулай итеп «Алтын битлек» буенча татарларның быелгы уңышы – 6 «битлек».

Быел әлеге премия утызынчы тапкыр тапшырылды – ХХХ «Алтын битлек» театраль премия тапшыру тантанасы Вахтангов исемендәге театр сәхнәсендә үтте. Евгений Вахтангов утыра торган 6 нчы рәтнең 13нче урынына Фәрит Бикчәнтәев утырган – сәхнәдән үзе әйтте.

Быелдан башлап «Алтын битлек» РФ Театр әһелләре берлегенә әйләнеп кайтты. Тантананы Берлекнең яңа җитәкчесе Владимир Машков һәм Берлекнең сәркатибе, Премиянең вице-президенты Кирилл Крок ачты. «Премиянең идеясе «Профессионаллар – профессионалларга». Бу театраль сезонда могҗиза булды – Премия Берлеккә әйләнеп кайтты. Без аның дәрәҗәсен һәм беренчел мәгънәсен торгызырга тиеш», – диде Владимир Машков.

Быелгы лауреатлар – иске состав экспертлар тарафыннан сайланган һәм яңа состав жюри тарафыннан җиңүче итеп билгеләнгән уникаль лауреатлар. Әмма без, «Алтын битлек» премиясендәге үзгәрешләргә тирән кермичә, үз җиңүләребезгә сөеник.

Татарстан өчен «Алтын битлек» чит-ят булмаса да, режиссер эше буенча аны алган кеше юк иде. Режиссер эше буенча беренче «Алтын битлек»не «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев алды.

Илгиз Зәйниев куйган «Авиатор» курчак спектакле өч номинациядә «Алтын битлек»кә ия булды. Кабатлыйм: бу - Татарстанда режиссер эше буенча беренче «Алтын битлек» премиясе.

«Курчак театрында иң яхшы актер эше» номинациясендә – Дилүс Хуҗәхмәтов, «Курчак театрында иң яхшы режиссер» номинациясендә – Илгиз Зәйниев һәм спектакль үзе «Иң яхшы курчак спектакле» номинациясендә лауреат булды.

«Әкият» татар дәүләт курчак театры «профильле фестивальләрдә», ягъни, курчак театрларының Россиядә уздырылган халыкара фестивальләрендә еш кына фаворит булып йөрсә дә, «Алтын битлек» театр премиясенә, Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясенә «үрелгәне» юк иде.

Илгиз Зәйниевнең курчак театрын җитәкли башлавына 5 ел булды – нәни генә юбилей – шул вакыт эчендә театр ике мәртәбә – Тукай премиясенә кандидат, ике мәртәбә «Алтын битлек»кә номинант булды. Икенче тапкырында «Алтын битлек»не алды (беренче мәртәбә «Адәмнәр»не куйган иде), Тукай премиясе генә «каты чикләвек» булып чыкты – тыгызланып каткан премия бирү системасына «теш үтәрлек» түгел. Кыскасы, курчак театрын ике мәртәбә кире бордылар. Аның каравы, Илгиз Зәйниев үзе әйтмешли, театр ике тапкыр үз эшләре буенча зур пиар алды, кандидат буларак аларны сөйләделәр дә сөйләделәр. Гафу, бераз читкә киттем.

Евгений Водолазкин әсәре буенча куелган «Авиатор» спектакленең төп персонажы – Иннокентий Платонов 1900 елда туып, 20-30нчы елларда Соловки лагерена эләгә, шунда кешене туңдыру эксперименты өчен материалга әверелә. Туңдырыла, ягъни, мәсәлән. 1999 елда ул, эретелеп, тормышка кайтарыла.

Спектакльнең бер уникальлеге бар – Илгиз Зәйниев курчак театры өчен яңа курчак материалы уйлап тапкан – төп персонаж боздан ясалган. Әйе, махсус формага тимерчыбык конструкция куеп, шуңа су салып туңдырганнар да, курчак ясаганнар. Технологияне дә театр үзе уйлап тапкан.

Спектакльдә 2 сәгатьтән артык без Иннокентий Платоновның үткәнен һәм бүгенгесен күзәтәбез. Әкренләп, курчак театры артисты Дилүс Хуҗәхмәтов кулындагы курчакка карап, геройның хәтере кайтуын һәм... боз курчакның эри баруын күрәбез. Театр боз курчакны зур экранга күчереп, боздан тамган тамчыларны да күрсәтә.

Дилүс Хуҗахмәтов 2 сәгать 20 минут дәвамында (бер тәнәфес белән), алмаш-тилмәш, 2 курчак – Платоновның хәзергесе булган боз курчак һәм яшь чагы булган курчак белән уйный. Боз курчак шактый авыр, ди – 3-4 литр су катырылган, ди. Эри башлагач, кулдагы пирчәткәләр юешләнеп, кулы да туңадыр. Әле җитмәсә – авыз-борын кием төсендәге медицина маскасы белән томаланган. Яшәп карадык бит инде маска артында – беләбез ни икәнен. Рәхәт түгел!

Дилүс Хуҗахмәтовка әҗере тиде – Вахтангов сәхнәсеннән «Алтын битлек» премиясен кабул итеп алды. Аның күкрәген хәзер «Алтын битлек» значогы бизи. Россия театр сәнгатендәге иң югары дәрәҗә шул инде. 7 мәртәбә «Тантана» театр премиясен алган Дилүс бит ул!

Гаҗәп, кичтән «Тантана» премиясен алган Дилүс Хуҗахмәтов икенче көнне театрда иде инде, чөнки биредә «Шомбай fest» халыкара курчак театрлары фестивале ачылды. Ачылу тантанасы кичендә театр үзенең «Адәмнәр» спектаклен уйнады. Биредә нибары ике артист – әлеге дә баягы Дилүс Хуҗахмәтов һәм Альбина Шаһалиева уйный.

«Адәмнәр» дигәннән, ул да «Алтын битлек»тә җиңүгә якын иде. Әлеге спектакль белән бергә номинациядә Тимур Бекмамбетовның «Хуҗа Насретдин»е иде һәм ул җиңде.

Шулай итеп, Татар дәүләт курчак театры Россиянең иң югары дәрәҗәдәге театр премиясен алды. «Экият» дигән сүз мәдәният темасын яктырткан барлык федераль матбугат аша үтте.

Белмим, үзе нәрсә уйлыйдыр, сорыйсы булыр, миңа калса, Илгиз Зәйниев бу театрда миссиясен үтәде. Ул партия кушканга килгән кебек, Мәдәният министрлыгы ихтыяры белән дәүләт курчак театрын күтәрергә килде һәм алдына куелган бурычларын 5 ел эчендә үтәп чыкты. Ул татарның гасыр дәвамында формалашкан «курчак театры – бала-чага театры» дигән аңын үзгәртә алмастыр. Башында аңы булган элитар татар тамашачысы курчак театрының өлкәннәр өчен дә гаҗәеп спектакльләр куюын аңлады, андыйлар массакүләм булмаса да, бар һәм Илгиз Зәйниев моны аңлатуга иреште. Кыскасы, Илгиз курчак театрының чиксез мөмкинлекләрен күрсәтә алды, аның үзенә зуррак киңлекләргә күчәргә вакыт. Татар театрында Илгиз өчен «чирәм җирләр» бар әле.

Дәвам итәбез.

Россиядә 2022-2023 елгы театр сезонының иң яхшы спектакле – Казанда. Әйе, федераль телеканаллар үз тамашачысына шулай киңәш итте – Казанга килергә. Сүз уңаеннан, димәк, Ивановның, ягъни, Туризм буенча ТР дәүләт комитетының планын үтәргә дә театр үз өлешен кертә димәк, театраль туризм дөньяда бар әйбер, ни кызганыч, Татарстанда ул киң кулланылыш тапмаса да.

Шулай итеп, Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле – Россиянең иң яхшы спектакле. Аны театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев Мәхмүт Галәүнең шул исемндәге әсәрләре нигезендә куйды. 4 сәгатькә якын бара торган спектакль режиссер үзенең 60 яшьлегенә чыгарды. Юбилей көнендә ачык репетиция форматында тамашачыга тәкъдим ителде.

Спектакль 9 номинациядә «Алтын битлек»кә дәгъва итеп, 2 номинациядә җиңү яулады. Номинантлар арасында «режиссер эше» буларак Фәрит Бикчәнтәев үзе, «рәссам эше» буларак Сергей Скоморохов, костюмнар буенча Марина Марьянич, ут куючы Тарас Михалевский һәм театрның 4 артисты бар иде. «Иң яхшы хатын-кыз роле» – Ләйсән Гатауллина, «Иң яхшы ир-ат роле» – Фәннүр Мөхәммәтҗанов, «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» – Люция Хәмитова, «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» – Илдус Габдрахманов.

Сүз уңаеннан, театрда «Алтын битлек» номинантлары бар иде инде, әйтик, Искәндәр Хәйруллин белән Ләйсән Рәхимова «Тормышмы бу?» спектакле буенча номинантлар иде. Тагын 4 артист әлеге статуска ия булды. Котлыйбыз!

«Алтын битлек» театр премиясен Сергей Скомороховның укучысы Марина Марьянич алды. Һәм спектакль үзе «Иң яхшы зур форматлы спектакль» дип танылды. Премияне алырга Фәрит Бикчәнтәев, Сергей Скоморохов һәм Марина Марьянич чыкты.

Ә бүген иртән бөтен театр коллективы һәм журналистлар лауреатларны Казан тимер юл вокзалында каршы алдылар.

«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле бу сезонда Камал театры афишасында күренми. Аны 10 сентябрьдә Мәскәү тамашачысы Малый театрның Зур сәхнәсеннән – театрның Мәскәү гастрольләре вакытында карый алачак.

«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле турында премьерадан соң төрле рецензияләр, төрле фикерләр булса да, сораулар туса да – әсәрнең кыйммәте төрле фикерләр булуда түгелмени – хәзер ул җиңүче, ул Татарстан данын яклаучы, «иң яхшы спектакль Казанда» дигән фикерне ныгытучы, җиңүчеләрне барый тик зурлыйлар гына. Афәрин!

Дәвам итәбез.

Ниһаять, алтынчы «Алтын битлек». Аны жюриның махсус премиясе буларак Кариев театрының «Рөстәм маҗаралары» спектакленә тапшырдылар. Махсус премия Кариев театрына Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повесте буенча куелган спектакль өчен «Ил язмышына мөнәсәбәте һәм милли герой эзләве өчен» формулировкасы белән бирелде. Призны ГИТИС ректоры Григорий Заславский тапшырды.

Кичә Кариев театрының «Тау битендә сабантуй» премьерасына багышланган матбугат конференциясендә театрны премия белән котлагач. аның баш режиссеры Ренат Әюпов Нурбәк Батулланың да «Алтын битлек» театр премиясен Кариев театрында алуын искә төшереп, моның театр өчен икенче премия булуын искәртте: «Моннан 4 ел элек – бездә эшләгән чорда Нурбәк Батулла «Алтын битлек» алды. Без бергә башлаган идек, бик күп спектакльләр чыгардык. Минем Нурбәк өчен шатланганны белсәгез иде! Бу «Алтын битлек»не безнең театрга биргән кебек булды. Миңа калса, бу безнең икенче «Алтын битлек». Кемдер русча әйтеп куйган иде: «Бог троицу любит» дип – бәлки, өченче «Алтын битлек» тә булыр, кем белә...» – диде ул. Бирсен Ходай!

Шәхсән минем өчен Кариев театры артисты Булат Гатауллин бу премияне кабул итеп алган мизгелендә тагын бер баскычка югары күтәрелде. Булат Гатауллин «Алтын битлек» театр премиясен кабул итеп алганда остазы Тәслимә Хәләфне искә алды: «Минем тагын бер кешене – остазыбызны искә алып рәхмәтләремне җиткерәсем килә, ул исән түгел инде. Тәслимә апа, бу җиңүебез сиңа дога булып ирешсен иде», – диде ул Вахтангов театры сәхнәсеннән остазының рухына мөрәҗәгать итеп. «Яраткан театрыма – Кариев театрына зур сәламнәр. Традиция буенча – Татарстан, мин яратам сине!» – диде ул.

Ә режиссер Тимур Куловның хәтта хатынына да рәхмәт әйткән озын монологы ихластан елмайтты. Һәркемнең үз кыйммәте һәм зур сәхнә кешенең асылын яхшы ача.

Артистлар җиңүне бәйрәм итеп озак юанмадылар: кичә кич белән Кариев театры артистлары «Рөстәм маҗаралары»н уйнады да инде.

Кариев театрында театраль сезон әле дәвам итсә дә, спектакль афишада күренми. Яңа сезонны көтәбез.

«Менә шундый ул безнең театрлар!» дигән горурлану сүзләре белән тәмамлыйм.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Расплата за расстроенных йогинь: турагенту Китаевой вынесли приговор

Коллапс в Анталье: российские туристы попали в капкан в Турции

Лучших зоотехников-селекционеров определят в Якутии

Сила знания. Какие загадки разгадывают дети на этноолимпиаде

Музыкальные новости

S&P повысило прогноз по рейтингу «дочек» Freedom Holding Corp. до позитивного

AFAKE: мелодичная и многогранная сенсация на стыке жанров

«Фанагория» выступила партнером юбилейного семинара директоров литературных музеев

Шалом, «Пятерочка»: федеральный ритейлер дошел до Еврейской автономии

Новости России

Суд приговорил бывшего директора НИИ «Роскосмоса» к пяти годам колонии

Сотрудников могут запретить наказывать за опоздание на работу из-за жары

Синоптик Вильфанд: температура в Москве ночью будет не ниже +24 градусов

Но есть нюанс: почему в Красноярске продают дорогую коммерческую недвижимость, и почему ее покупают

Экология в России и мире

Российская империя в фото 44

Детектив Финник на VK Fest

Врач-стоматолог Татьяна Сумцова: какие могут быть противопоказания к установке брекетов

Дирекция по качеству АО "Желдорреммаш" посетила локомотивостроительные заводы ТМХ

Спорт в России и мире

Тернистый путь: Медведеву и Андреевой не повезло с жеребьёвкой на Уимблдоне, у Калинской и Рублёва сетки полегче

Бекхэм оценил шутку Радукану о сравнении её игры на Уимблдоне-2024 и Англии на Евро-2024

Россия — первая по теннисным отказникам! Почему сразу девять наших сказали «нет» Олимпиаде в Париже

Медведев остался на пятом месте в рейтинге ATP перед стартом Уимблдона

Moscow.media

Начался ремонт дороги Вязьма – Темкино в Смоленской области

Острова укладываеюся спать...

Столичные росгвардейцы оказали помощь гражданину, получившему серьезную травму

S&P повысило прогноз по рейтингу «дочек» Freedom Holding Corp. до позитивного











Топ новостей на этот час

Rss.plus






В Благовещенске умер известный спортсмен и тренер Абдурашид Раджабов

Сотрудников могут запретить наказывать за опоздание на работу из-за жары

Фармацевт Сапронова: состав офисной аптечки есть в приказе Минздрава

Москвичей предупредили о климатически опасных ночах