Мин, Адилә Зыязетдинова, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның 10нчы сыйныфында укыган чакта, очрашуга Әнвәр Мәрвәр улы Нургалиев килгән иде һәм аннан интервью алган идем.
– Әнвәр абый, сез ничек Татарстанда танылдыгыз?
– Мин Татарстанда 2017 елдан – «Барс Медиа»га, TMTVга, «Татар радиосы»на җырымны биреп һәм үземнең тырышлыгым белән танылдым. «Соң дисең микән» җыры алып кереп китте Татарстанга.
– 2017 елда Татарстанда танылып киткәнсез, ә ничәнче елда Татарстанда беренче тапкыр концерт куйдыгыз? Хис-кичерешләрегез нинди иде?
– Шул ук 2017 елда беренче тапкыр концерт куйдым. Мин бик борчылдым, ләкин минем күңел тулды. Татарстанда концерт кую – ул минем хыялым иде, югыйсә мин аңа чаклы Мәскәүдә концерт куйган идем.
– Кызык икән... Сезнең ел саен яңа программа. Бу программаны кем уйлый, серләрен ачыгыз әле, зинһар?
– Мин күбрәк үзем уйлыйм, ләкин режиссерлар, үземнең музыкантлар белән киңәшләшәм. «Нәрсә эшләргә? Ничек яхшырак булачак?» дигән сорауларны бергә уйлыбыз. Репертуар, кием сайлау, программа төзү – кыен процесс.
– Программа төзү кыен, дип билгеләп үттегез. Артист һөнәре сезгә кыен тоеламы яки сез аны хобби кебек аласызмы?
– Артист һөнәре – минем яраткан эшем, ләкин авыр эш. Синең саулыгың, репертуарың булырга тиеш
– Әнвәр абый, сез ничек уйлыйсыз, татарча моң белән башкортча моң аерыламы? Аерылса, нәрсә белән?
– Алар нык аерылмый, ләкин башкорт көе озынрак безнекенә караганда һәм авыррак. Салават абый берсендә әйткән иде: «Башкорт халык җырларын җырлар өчен иң беренче анда туарга кирәк, аннан соң суын эчеп, һавасын сулап, анда яшәп калырга кирәк», – дип.
– Һәр кеше кемнәндер үрнәк ала, ә сез кемнән үрнәк аласыз?
– Минем өчен үрнәк – әти-әни. Сәнгать буенча – Хәйдар абый, Мөслим Магомаев.
– Сезне халык бик ярата, җырларыгыз йөрәкләренә үтеп керә, Әнвәр абый, сез кемнәрне тыңларга яратасыз?
– Мин чит ил җырчыларын тыңлыйм. Татарстан җырчыларыннан Салават абыйны тыңлыйм, Әлфия апаны. Элеккеге җырларын тыңларга яратам.
– Сез ничә яшькә чаклы иҗат итәргә уйлыйсыз?
– (Көлә) 55 яшькә чаклы иҗат итәргә уем бар, соңыннан үземне гаиләмә бирәм, чөнки концерт вакытларында үземне тамашачыга биреп, гаиләмә вакыт калмый, ләкин ул дөрес тә түгелдер. Алар мине өйдә күрмиләр.
– Әйдәгез әле, үткәннәрне искә төшерик. Кечкенә чакта сез, табиб булырга хыялландым, дидегез, ул вакытка кайта алсагыз, кайсы һөнәрне сайларга кушар идегез? Табибмы яки җырчымы?
– Менә монысын әйтә алмыйм. Табиблар безнең тәнне дәвалый, ә җырчылар – кешенең күңелен.
– Берничә минутны кире кайтарып булса, кайсы вакытны кайтарыр идегез?
– Әти-әниле чакны кайтарыр идем. Алар белән сөйләшеп, серләшеп утырган чакларны... Ул чакларга кайтсам, мин ешрак алар кырында булыр идем.
– Концертларда олы яшьтәге кешеләрне күргәч, әти-әниегез күз алдына киләме?
– Минем хәтта күңелләрем тула. Алар кырына төшергә тырышам, минем күңелләр эри. Ак яулыклы апаларда зирәклек, кайгыртучанлык сыйфатлары бар. Алар миңа «балам» дип эндәшсәләр, эреп китәм, чөнки миңа алай эндәшүче юк.
– Сезгә авыр чаклар күп булгандыр, ул вакытларда сезгә нәрсә ярдәм итә?
– Авыр чакларда мин мәчеткә барам.
– Тормышта нинди девизга таянып яшисез?
– Минем девиз – «Яхшылык кылырга». Берәр яхшылык эшләсәм, миңа рәхәт. «Яхшылык кылып, үткәннәргә карап, алга барырга».
– Сез гел елмаеп кына йөрисез, усал була беләсезме?
– Кайбер чакларда булам. Улыма катырак торам, чөнки егет кешегә шулай кирәк.
– Социаль челтәрне актив алып барасыз, сезгә берәр кем ярдәм итәме?
– Юк, үзем алып барам, «живой» әңгәмә. Постларны да үзем куям, язылучыларым белән язышам.
– Әнвәр абый, зур рәхмәт сезгә!