Добавить новость


Новости по-русски


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Укучыларга ошаган, әти-әниләргә – юк: интим фотолары өчен укытучыны эштән куганнар

Төмән өлкәсе Ишим шәһәрендә укытучы Анастасия Шумилованы ачык фотолары өчен эшеннән куганнар, дип яза 72.RU сайты.

Владимир Воронин исемле кеше шәһәр төркемендә шорты кигән укытучының кальян тартып утырган, купальниктагы һәм бер кыз белән үбешкән фотоларын куйган. «Укытучылар бәхетле. Әти-әниләр аптырашта», – дип язган ул.

Директор фотоларны алып ташларга кушкан. Хатын-кыз, «мин модель» дип, баш тарткан. «Бу – минем икенче эшем», – дигән ул. Мәктәп директоры исә «идән җыештыручы да – мәктәпнең йөзе» дип, фотога төшүне тыйган. Шуңа да аны эшеннән куганнар.

Анастасия, үзен нахакка рәнҗеттеләр дип санап, прокуратурага барган. Моның шәхси тормышы икәнен аңлатырга тырышкан. «Бу бит яхшы гына, минем аркада мәктәп популярлык казанды. Мәктәптә модель эшләүгә сөенергә кирәк», – дип үгетләүләрнең файдасы булмаган.

Укытучы үзенең 15 мең сум хезмәт хакына эшләвен, шуңа да модель булып эшләргә, киемнәр, кафелар рекламаларга мәҗбүр икәнен әйтә.

Мәктәп комментарийлар бирмәгән, ә менә Владимир Воронин хатын-кызның итәге «кендектән астарак бетә» дип сөйләгән. Моннан тыш ул, «укытучы эротик фотосессияләр дә ясый» дигән.

Ханым исә: «Минем тыныч тормышым ниндидер фотолар аркасында җимерелде. Гадәти, матур, зәвыклы фотолар», – дип аптыраган.

Анастасиянең кечкенә баласы бар икән. Ул, шуңа таянып, эшенә кире кайтырга уйлый. Юристлар аңа, эшеңә кире кайту кыен булачак, дигән.

Ишим төркемнәрендә исә халык икегә бүленеп талаша. Бер өлеше «укытучының шәхси тормышы бар» дисә, икенчеләре әхлаклы булырга өнди.

«Укытучылар дуңгыз урынына эчә, сүгенә, клубларга йөри. Ә бу кыз – алар белән чагыштырганда гөнаһсыз бала»;.

«Укытучының укытуы төп бәя түгелмени?»;

«Нигә укытучы «дөрес» киемнәр генә кияргә тиеш?»;

«Эротик фотоларны интернетка куючылар – авыру кешеләр. Аларның урыны мәктәптә түгел».

Анастасия судлашырга һәм мораль компенсация алырга җыена икән. Ул бу хакта елый-елый видео төшергән.

Ханымга теләктәшлек белдерүчеләр «укытучының ялдагы фотосы нинди булырга тиеш» дигән банер ясаган.

Халыкның ачуын чыгарган фотолар:

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus