Ләйлә Сираева 15 яшеннән үк фотога төшерү белән шөгыльләнгән. Соңгы елларда профессиональ съемкаларга да күп йөргән. 2 сентябрь көнне дә абыйсы белән Казаннан туган авылына кайта һәм, машинасына утырып, Лениногорск мәчетенә яшь парның никах мәҗлесен төшерергә дип чыгып китә. Тик аңа, гадәттәгечә сөенеп өенә кайтып керү, әнисе белән кара-каршы утырып чәй эчү, үзе төшергән яшь пар, яңа танышлары турында сөйләү насыйп булмый. Авылга кайтып җитәргә күп тә калмый, Ләйлә йөрткән «Гранта» автомобиле каршыга килүче «Газель»гә бәрелә…
Якыннары сүзләренчә, кыз машинаны кайбер тәҗрибәле йөртүчеләргә караганда да яхшырак йөрткән. Игътибарын нигә юлдан читкә юнәлткән, ни өчен каршыга килүче машина алдына чыккан? Ләйләнең әнисе Гүзәл ханым Сираевага шул сораулар тынгы бирми.
Кызым машина йөртү турында бик хыялланды. Укуын әллә кайчан укып куйган иде. 8 март көнне 18 яше тулды, ә 9 март көнне барып, «права»сын алды. Съемкаларга йөрү җайлы булсын дип, үзе җыйган акчаларга без дә кушылып, кулдан гына булса да, машина сатып алдык. Аңа бик нык шатланды инде. Карап, чистартып кына тора иде машинасын. Аның кебек җайлап, әкрен генә, бөтен кагыйдәләрне үтәп йөртүче күргәнем булмады. Ничә тапкыр мине шәһәргә алып барды. Улым белән йөргәндә дә ул кадәр үк тыныч йөрмим мин. Ышанып, курыкмыйча утыра идек Ләйләнең машинасына.
Кызыбызны нигә дип каршы полосага чыкканын аңлый алмыйбыз. Телефонына үрелгән дияр идең, ул мизгелдә аңа бернинди шалтырату да килмәгән. Күзенә кояш төшеп, күзлеген алмакчы булдымы икән әллә, дигән фаразларыбыз да бар. Чөнки «Газель» йөртүчесе Ләйләнең алдагы машинаны узарга чыкмавын, әмма үзе каршына килеп керүен әйткән. Дөрес, шофер белән сөйләшмәдек, ул хастаханәдә, безнең белән элемтәгә кермәде әле, – ди мәрхүмәнең әнисе.
Фаҗига буласы көнне, күршеләре хуҗалыгында чыккан янгынны сүндерешеп, аннан бәрәңге алу мәшәкатьләре белән йөреп, Гүзәл апа кызы белән саубуллаша да алмый кала.
Балалар Казаннан кайтып кергәндә, без бәрәңге ала идек. 12дә никах төшерергә барасын әйткәч: «Кызым, син бакчага чыгып, пычранып йөрмә, ашарга пешерә тор», – дидем. Күршеләргә янгын сүндерешеп йөрдек, Ләйлә телефоннан янгын сүндерүчеләрне чакыртты. Без бакчада вакытта: «Әни, китәргә җыенам. Чалбарымның замогы ватылып чыкты, бөтен киемем Казанда. Синең ак чалбарыңны киям әле мин, яме», – дип шалтыратты. Ләйләнең чыгарылышына бик матур ак чалбарлы костюм сатып алган идем. Шуны киеп киткән.
Кайтырга чыгар алдыннан да гел әйтә торган иде. Бу юлы, нигәдер, шалтыратмады. Әле абыйсыннан да 2 тапкыр: «Ләйлә хәбәр бирмәдеме?» – дип сорадым. Юлда булыр дип, үземнең борчыйсым килмәде.
Өйгә кайтып җитәргә 15 чакрым тирәсе генә калган булган. «Ләйлә авариягә юлыккан», – дип, йөргән егете шалтыратты… Абыйсы белән ничек барып җиткәнебезне дә хәтерләмим. Без килеп җиткәндә, балам шунда иде әле…Муен сөяге сынып, авария булган мизгелдә ук һәлак булган. Руль артында утыра, каплап куйганнар… Өстендә – минем костюм-чалбар… – ди Ләйләнең әнисе.
Еламаган бер көнебез юк. Нигә мондый кайгылар безгә килде икән? Нигә нәкъ минем Ләйләм, нигә? – дип елый Гүзәл апа. – Ул бит, тормыш иткән хатын-кыз кебек, бөтен нәрсәне белә иде. Ашарга пешерә, өйләрне җыештыра, мин кайтуга бөтен эшне эшләп куя. Кечкенәдән шундый мөстәкыйль булды. Аңа кушарга да кирәкми иде. Бөтен нәрсәне үзе белеп эшләде. Беренче булырга яратты.
Инде 5-6 ел фотога төшерү белән мавыкты. Баштарак модель ролендә мин йөрдем. Кырларга, урманнарга алып чыгып, фотосессияләр ясый иде миңа. Аннан дусларын төшерә башлады, әкренләп, индивидуаль заказлары да барлыкка килде. Туйлар-никахларга заказлар килә башлагач, профессиональ фотоаппарат сатып алып кайттык. Аның ярты акчасын үзе җыйды. Акчасын дөрес итеп, теләсә нәрсәгә туздырмыйча тота белә иде. Бик аралашучан булды. Туйларга баргач та әллә никадәр кешеләр белән танышып кайтыр иде. Эшен дә җиренә җиткереп эшләде, җаваплы иде. Фотоларны вакытында тапшыру өчен төннәр буе компьютер каршында утырган вакытлары еш булды, – ди ул.
Ләйлә быел мәктәпне тәмамлап, Казанның энергетика университетына читтән торып укырга керә. Фотога төшерү белән шөгыльләнү өчен, графигы уңайлы булган эшне карап, фитнес-клубка администратор булып урнаша.
Казанны бик ярата иде. Фатир арендалап, Ләйләне 27 августта Казанга илтеп куйдык. Килү белән 2 көн буе фотога төшерү буенча мастер-класслар алды. Бөтен хыялы – Казанны яулау, танылган фотограф булу иде.
Абыйсы да, Ләйләгә Казанны күрсәтә торырмын дип, сессиясе соңрак булса да, алдан китте. Абыйсы белән бигрәк тату иде. Кич җитсә, шаярышалар, уйнашалар. Бер-берсеннән башка тора алмыйлар иде. Абый дип, аның өчен үлеп тора иде Ләйлә.
Бөтенебезгә дә бик игътибарлы бала булды ул. Ковидтан соң елдан артык чирләдем, ул мине үзе яздырып, Казан, Әлмәт табибларына йөртте. Белмәгән әйбере юк иде. Берсендә: «Әни, сиңа ял кирәк», – дип, мине Әлмәткә СПА-салонга алып барды… Шуның хәтле игътибарлы, ярты җаным иде кызым…
Әтисен дә бик ярата иде Ләйлә, аңа нык охшаган да иде. Аның вафат булуын авыр кичерде. Әле август башында гына әтисенең 2 еллыгына Коръән укыткан идек, инде менә бер-бер артлы Ләйләнең ашларын уздырабыз.
Үги әтисе белән дә мөнәсәбәтләре яхшы булды. «Фәрит абый кайчан кайта, дип кенә тора, кирәк әйбере булса, үзенә язып җибәрә иде. Фәрит тә минем балаларны шулхәтле яратты. Узган ел Ләйләгә велосипедларга кадәр алып биргән иде, – ди Гүзәл апа.
Ләйләнең үлеме аяз көнне яшен суккандай тәэсир иткән тагын бер кеше – сөйгәне Адель. Егет инде ничә көннәр 3 ел очрашып йөргән Ләйләсенең фаҗигале үлеме белән килешергә теләми… Адельнең үзе белән сөйләшү мөмкин булмаса да, яшьләр арасында чын, матур мәхәббәт булуын Гүзәл ханым да, Адельнең әнисе Гөлназ Хаҗипова да раслады.
Аделебез дә – шулхәтле тырыш, акыллы бала. Ләйлә белән бер-берсенең күзләренә генә карап торалар иде. «Адельнең мине алып бармаган җире калмады, әни. Ул булмаса, мин ул урыннарны ничек күрер идем», – дип әйтә торган иде Ләйлә. Быел икесе Сочига барып ял итеп кайттылар. Ләйлә иптәш кызлары белән чыгып китсә, гел борчылып, шалтыратып тордым. Адель белән булганда күңелем тыныч иде минем.
Ләйләне җирләгән вакытта да Адель дә, аның әти-әниләре дә безгә бик зур терәк булдылар, – диде Гүзәл ханым
Адельнең әнисе Гөлназ Хаҗипова әйтүенчә, Ләйләне тасвирлап бетерергә уңай сүзләр җитмәс.
Якты йолдыз тиз сүнә, диләр… Ләйләнең дә әллә, менә шундый бар яклап уңай сыйфатларга гына ия булганга, гомере кыска булдымы икән, – дип башлады ул сүзен. – Гади, тәкәбберлекнең ни икәнен дә белми торган, яхшы күңелле кыз иде Ләйлә. Адель алып кайтып таныштыргач та кочаклап алдым, шунда ук күңелемә хуш килде. «Киленебез булырсың әле, яме, Ләйлә», – дип кочаклап алдым.
23 август көнне Адель белән очрашып йөри башлауларына 3 ел тулуны билгеләп үттеләр. Ул датаны беркайчан бәйрәм итмичә калмыйлар иде.
Адель, медицина көллиятен тәмамлагач, Бәкер санаториена массаж ясаучы булып эшкә урнашты. Казанда читтән торып укый. Быел диплом алу белән үк Ләйлә янына Казанга күченергә, шунда эшкә урнашырга иде исәбе.
Бик авыр кичерә, нык кайгыра балакаем. Моңа кадәр больничныйда булды, әле бүген беренче көн эшкә китте. Бер көн калмый зиратка йөри… Урамга чыгуы шул зиратка баруы инде аның. Ябыкты, чәчләре ап-ак булды… Ләйлә үлгәннән бирле телефонын кулына алганы юк. Иптәшләре язган смсларга да җавап бирми.
Кайчан карасаң да бергә булдылар шул. Безне авыллар арасы 3 чакрым гына. Төшке ашка кайткан вакытта да, Ләйләнең каникул вакыты булса, Иштирәккә барып килә иде улым. Икесенең дә – беренче, чиста, саф мәхәббәтләре… Адельнең дә, Ләйләнең дә башкалар белән йөргәннәре булмады.
Фаҗига булган көнне мин иптәш кызым янына Лениногорскига барырга чыктым. Шәһәрне кергәндә, ашыгыч ярдәм белән полиция машинасы узып китүен күреп, йөрәгем жу итте. Шунда ук Адельгә шалтыраттым. Күңелем сиземләгәндер.
Барыбызга да бик кыен. Үзем өйдә нәрсә эшләгәнемне дә аңламыйча йөрим. Кечкенә балам булгач, өйдә торам. Бәлки, эшкә чыксам, онытылыр идем. Нәрсәгә карасам да, Ләйлә искә төшә. Ашарга пешерә башласам, «Ләйлә бүләк иткән таба бит бу» дим, үтүкли башласам, «Ләйлә биргән үтүк» дим. Без әле үзебез дә яшьләр, әти-әниләребез дә исән-сау. Үз гомеребездәге беренче шундый зур югалту бу безнең… Бала булмаса, өйдә шылт иткән тавыш та чыкмас иде. Үле тынлык. Сөйләшкәндә дә шыпырт кына сөйләшәбез, көлү турында сүз дә юк инде.
Кызым белән дә Ләйлә аерылмас дуслар иде. Бу хәлләрдән ул да айный алмый», – диде Гөлназ апа.
Ләйлә үзенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә Хаҗипова белән бик дус булган.
Кояш кебек якты, күбәләк кебек җитез, искиткеч ягымлы, нурлы бала иде Ләйләбез. Аның турында үткән заманда язарга да кул бармый хәтта. Гел «бишле»гә генә укыды, мәктәпнең барлык эшләрендә башлап йөрүче, биюче кызыбыз да иде әле ул. Беренче тапкыр, ул 6нчы сыйныфта укыганда, без аның белән республикакүләм Һади Атласи укуларында катнашып, беренче урынны алдык. Шуннан соң: «Апа, тагын кайчан конференциягә барабыз?» – дип кенә торды. Күп булды андый конференцияләр, олимпиадалар, җиңүләр дә күп булды.
«Сәләт» оешмасы уздырган олимпиадада беренче урынны алып, «Сәләт» лагеренда да ял итеп кайтты Ләйлә. Район һәм шәһәр мәктәпләре арасында уздырылган « Татар кызы» конкурсының сайлап алу этабында үзе ясаган презентациясе белән катнашып, финалга узды. Үзе куйган биюе белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Берәр конкурска видеоматериал кирәк булса, шунда ук фотоаппаратын күтәреп килеп җитәр иде. Беркайчан да «юк» дип әйткәне булмады. Минем телефонга татарча шрифтны да Ләйлә ясап бирде бит. Мин аның елмаймыйча сөйләшкәнен бер дә хәтерләмим. Дәрестә җавап биргәндә дә елмаеп җавап бирә иде ул. Минем күз алдымда ул һәрчак кара күзләрен балкытып, елмаеп басып тора. Ягымлы, йомшак тавышы колагымда яңгырый, – диде Мөнирә Мөнәвировна.
Ләйлә Сираеваны авылның яңа зиратына, әтисе янәшәсенә җирләгәннәр. Аның белән бәхилләшергә килүчеләрнең саны булмаган. Хәзер дә зираттан кеше өзелми икән, әнисе сүзләренчә, Ләйләнең каберендә һәрвакыт тере чәчәк бәйләмнәре.
Шагыйрә Гөлфия Шәйдуллина Ләйлә Сираева истәлегенә шигырь язган иде, дип хәбәр иткән идек. Сөйгәнен югалткан Адель өчен үзәге өзелеп, шагыйрә аңа да шигырь багышлаган.
«Татар-информ» редакциясе Ләйләнең әти-әнисе, абыйсы, якыннары, сөйгәне Адель һәм аның әти-әнисенең тирән кайгысын уртаклашабыз!