Тәтештә 10 яшьлек малай ачык канализация коесына егылып төшеп үлгән.
Малай 22 февральдә мәктәптән өенә кайтмый. Аны эзли башлыйлар. Бер көннән соң аның мәетен табалар. Малай мәктәптән кайтканда юлны кыскартмакчы булган һәм кар баскан мәйданчыктан киткән. Анда ачык калган канализация коесы булган, малай егылып төшә һәм батып үлә.
Җинаять эше кузгатылган. Канализацияне кем ачык калдырганын ачыклыйлар.
Тәтеш төркемендә хәбәр ителгәнчә, бу урында «сәер» төзелеш барган. Төзелеш барган урынны әйләндереп алмаганнар. Бер ел элек инде Тәтеш кешесе Илфат Юсупов, такта белән генә каплап куелган канализациягә балалар егылып төшеп үләргә мөмкин, дип хәбәр иткән булган. Илфат Юсупов бу төзелешне видеога төшерә һәм хакимияткә керә. Район башлыгы урынбасары Евгений Курков: «Син – эшсез, клоун, синнән аермалы буларак, без эшлибез, синең гамәлләрен «түбән», китмәсәң, полиция чакырабыз!» – дип куып чыгара.
Фото: © Илфат Юсупов койма белән әйләндереп алынмаган төзелеш мәйданчыгындагы шушы канализация коесын апрель аенда төшергән булган.