Психолог Рузилә Казанцева-Әхмәтшина Эльмира Сөләйманова турында фикерләре белән уртаклаша.
«Моңлы җырларын калдырып, матур җырчы кыз китеп барды...
Моңлылар икенче дөнья кешеләре инде алар, кеше аларны ачык күңелле итеп кенә күрә. Аларның гел ярдәм итүен күреп, татып яши. Мин бу язмамны психолог буларак язам, бер кешене дә гаепләргә җыенмыйм. Ләкин, шул ук вакытта тирә-юньдәгеләребезгә игътибарлырак булырга эндәшәсе килә. Сез андый кешедән:
«Сиңа мин ничек ярдәм итә алам?» дип сораганыгыз бармы?
«Борчылуың йөзеңә чыккан, энергияң аз», – дип психолог координаталарын биреп караганыгыз бармы?
Сәхнә кешесе, кеше белән эшләүче кешеләр энергия таратучы инде алар. Кемдер ала да, бирә дә белә. Кемдер тарата гына...
Киткән кешене «әҗәле җиткән» ди безнең халык. Ә үзенә борылып, үзен сайлап исән кала алганны «әҗәле җитмәгән», ди. Менә шул араны...үзеңә кул селтәмичә,кешене генә кайгыртып-коткарып яшәмичә, үзеңне сайлауга борылу арасы - җир белән күк арасы шул, дуслар...Фәрештәләр җирдә озак яши алмый шул...
Артист халкы сәхнә кешесе, эшләре күп... Ләкин, шул ук вакытта сәхнә дуслары үзләре килсә, соңгы юлга озатуга өлеш кертсә, саваплырак булмас идеме икән?
Киткәннәр китә… Янәшәбездәгеләргә игътибарлырак булыйк, халкым...» – дигән ул.
«Бик тә дөрес сүзләр, телевизордан күрсәтмәделәр искә алып, бик көткән идек. Бик аяныч, яраткан җырчыбыз иде, андыйлар сирәк», – дип язганнар аңа.