“Молебка өчпочмагы” һәм читтәге тормыш турында
Татарстаннан читкә чыгып йөри башлаганчы, бездә тормыш яхшы, дип шыттыралар дип уйлый идем. Хәзер ышандым. Узган гасырның сиксәненче елларындагы кебек яшәүче төбәкләрне үз күзләрем белән күргәч.
Бигрәк тә Пермь крае гаҗәпләндерде. Газ өстендә “утыручы” авыллар утын ягып көн күрәләр. Урман арасында “адашып калган” авылларда тоташ сорылык. Яртысы – ярым ишелгән йортлар, җитмәсә шундый өйләрнең тәрәзәләрендә утлар кү-ренгәли. Димәк, кешеләр яши. Цивилизациядән ун карыш ерак торучы бу авылларда пенсионерлар гына калгандыр ин-де. Иң кызыгы җимерелеп баручы йортлар түбәләрендә колач җитмәслек телевизор антенналары, менә-менә җимереп төшәрләр төсле. Хәер, район үзәкләрен-дә дә әлләни алга китеш күренми. Агач бараклар, иске йортлар әле дә “яши”.
Узган гасырның сиксәненче елларында исеме бөтен илгә яңгыраган Молебка авылы да бу крайда урнашкан. 1983 елда биредә кышкы аудан кайтучы геолог карда 62 метр диаметрлы сәер эзләр күрә. Тәҗрибәле аучылар шуннан чыга алмыйча байтак җәфаланалар. Шушы урында җирле халык “тәлинкәләр” очышын да, төсле шарлар да күрә. Хәтта иртәнге 4 сәгатьтә күктә икенче “ай” калкуын күзә-түләрен дә язганнар. Әлеге урын “Молебка өчпочмагы” исемен алган. Анда Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илдән туристлар килә.
Әлеге аномаль зона мине дә бик кызыксындырса да, җирле халык анда барырга киңәш итмәде.
- Бу зонада кешеләр тиктомалдан авырый башлый, башлары авырта, температуралары күтәрелә, - диделәр.
Пермь краенда туристларны җәлеп итүче тагын бер объект бар. Бу – Кунгур тау куышлыгы. Хәтерләсәгез, “Россия” телеканалы “Россиянең ун могҗизасы” дигән конкурс игълан иткән иде. Анда Татарстанның Кол Шәриф мәчете дә тәкъдим ителде, пермьлылар Кунгур тау куышлыгын күрсәттеләр. Әлеге табигать могҗизасы турында киләсе санда сөйләргә вәгъдә итеп калам.
Илсөяр
ҖАМАЛОВА.