“Тимер шәһәрдә тимер ярминкәсе“

Халыкара музейлар көне алдыннан Гавриил Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда шундый исемдәге күргәзмә ачылды.

Учреждение хезмәткәрләре Ташкирмән, Нармонка, Никольский, Кече Елга, Пәрәү, Рождествено, Имәнкискә, Урта Девятово, Лаеш һәм районның башка җирлекләре мәктәп укучыларын һәм укытучыларын ачык йөз белән каршы алдылар. Күргәзмәне музей директоры Фәридә Мортазина ачты һәм музей заллары буйлап экскурсия үткәрде. Монда килгәннәргә Лаешта XVIII гасыр уртасыннан 1914 елга кадәр үткәрелгән шулай аталучы “Кәрван ярминкәсе“ турында фильм күрсәттеләр. Ярминкәдә тимердән ясалган эшләнмәләр, тимер һәм чуен сатканнар. Аларны Лаеш шәһәренә Пермь, Оренбург, Уфа һәм Вятка губерналарындагы дәүләт һәм шәхси тау заводларыннан Кама буйлап ишкәкле баркаларда китергәннәр.

Чара кысаларында Имәнкискә мәктәбе педагог-китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова үз авылын тәкъдир итте. Ул җирлекнең туристик объект буларак потенциаль мөмкинлекләре турында сөйләде. Ташкирмән мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Снежана Смирнова җыелганнарга “Керәшен телендә рус исемнәренең милли колориты“ темасы буенча мәгълүмат тәкъдим итте.

Чара музейга “Здесь Родины моей начало“ күргәзмәсенә ярмалардан һәм кул астындагы материаллардан ясалган эшләнмәләрен, рәсемнәрен, панно китергән мәктәп укучыларын һәм район кешеләрен бүләкләү белән тәмамланды. Барысына да дипломнар һәм Лаеш музее чыгарган “По следам железной ярмарки“ танып-белү буклетлары тапшырдылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Перми
Экология в Пермском крае
Спорт в Пермском крае
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus