«Балан», «Яран гөл» кебек популяр җырлар авторы Сәүбән Чуганаев вафат

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, популяр җырлар авторы Сәүбән Габдрахман улы Чуганаев вафат, дип хәбәр итә Вадим Захаров. Ул композиторның фотосын, «Бер елганың ике ярында» җырын куйган һәм «Җырның авторы Сәүбән Чуганаев вафат» дип язган.

Сәүбән Габдрахман улы Чуганаев 1948 елның 3 гыйнварында Пермь өлкәсе Барда районы Йөкшер авылында туган. Композитор, популяр җырлар авторы, җырчы-башкаручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Татар википедиясендә хәбәр ителгәнчә, 7 яшендә әтисе, 15 яшендә әнисе үлгән. Акбаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Пермьдә «Торгмаш» заводына слесарь-җыючы өйрәнчеге булып урнаша. Кичке мәктәптә, һөнәри-техник училищеда укый. Тын океан флотында хәрби хезмәттә була. Армиядән соң шул ук заводта эшли, кичләрен ул Свердлов исемендәге мәдәният һәм техника сарае каршындагы татар җыр һәм бию ансамбленә репетициягә йөри. Сәхнәгә башта җырчы, аннан баянчы буларак чыга. Пермьдә башлангыч музыкаль белемсез музыка училищесына кабул ителмәгәч, Уфа сәнгать училищесына укырга керә. 1974 елда Уфада «Балан» җырын яза. Уфада 2 ел укыгач, Пермь музыка училищесына (хәзерге Пермь музыка көллияте) укырга күчә һәм «Хор дирижерлыгы» бүлеген тәмамлый. 1976 елдан – Пермьдә җыр һәм бию ансамбленең сәнгать һәм музыка җитәкчесе.

Фердинанд Сәлахов башкаруында «Ах, җаныем, Бибисара!», Салават Фәтхетдиновның «Яран гөл», Айдар Галимовның «Салкын чишмә», Зөһрә Шәрифуллинаның «Кошлар кайткан чак иде», Зөһрә Сәхәбиеваның «Балан», Зөфәр Билаловның «Үрмә гөл», Азат Тимершәехның «Бер елганың ике ярында», Илназ Баһның «Ай кыска шул, кыска гомерләр», Рәсим Низамовның «Болытлар агар инде» җырлары аеруча популярлык казана. 1993 елда «Яран гөл» җыры «ел җыры» дип танылган.

10 елдан артык «Өмет» ветераннар хоры белән эшләгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Перми
Экология в Пермском крае
Спорт в Пермском крае
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus