Яман шеш белән көрәшүче Зуля Камалованың апасы: «Сеңлем яшәргә тели»

Татар альтернатив музыкасына нигез салучыларның берсе – Татарстанның атказанган артисты, Австралиядә яшәп, милләтебезне таныту өчен күп көч куйган җырчы Зуля (Зөлфия) Камалованың яман шеш авыруы белән көрәшүе хакында язган идек.

Зуля хәзерге вакытта Австралиядәге Питер Мак исемендәге онкология үзәгендә дәвалану курслары уза. Авыруы хакында Зуля үзенең шәхси сәхифәсендә сөйләгән иде.

Җырчының: «Моннан 6 ай элек миңа ашыгыч рәвештә операция ясадылар, һәм мин бүгенге көндә метастазаларны җиңәргә тырышам. Гафу итегез, фаразлар өметләндерерлек түгел.

Мин матур итеп яшәдем һәм, әгәр дә китәргә туры килсә, мин китәчәкмен. Ләкин, бик теләп, биредә озаккарак калыр идем.

Тагын берничә җыр җырлыйм, табигатьтә йөрүләрдән ләззәт алам, бәлки әле, сәяхәткә дә чыгып китәрмен. Нәрсәдер миңа моның мөмкин булуын әйтә», – дип язган сүзләре беркемне дә битараф калдырмады.

  • Австралиядә яшәүче җырчы Зуля Камалова рак белән авырый: «Китәргә туры килсә, китәчәкмен»

Бу турыда ишетү белән үк, Зуляның иҗатташ дуслары һәм аның җырларын яратучы тамашачысы социаль челтәрләрдә әлеге авыр хәбәрне тарата башлады, аңа ярдәм итү юлларын эзләде. Ләкин Австралиядә яшәүче җырчыга Россиядән матди ярдәм җибәрү белән беркадәр кыенлыклар булуы ачыкланды. Бүгенге көндә җырчыга ничек ярдәм күрсәтергә була? Чыгымнар күпме? Бу сорауга җырчының бертуган апасы Әлфия ханым Миронова ачыклык кертте, сеңлесенең хәле турында да сөйләде.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Сеңлем бик тә яшәргә тели»

Әлфия ханым, Зуля бүгенге көндә үзен ничек хис итә? Аз гына әйтеп китә алмассызмы?

Зуля кичә катлаулы операция кичерде. Аңа әлегә сөйләшүе бик кыен. Сеңлем дүртенче стадиядәге яман шеш белән көрәшә, авыртулары көчле, бик интегә. Кызганычка, инде метастазалары да бар.

Зуляның авыруы кайчан билгеле булды? Бу мәкерле авыру үзен ничек бер дә белдермәде икән?

Ул үзен операциягә кадәр яхшы хис итте. Авыруының бернинди билгеләре дә булмады. Минем сеңлем авырый торган шеш төре 25 процент авыруларда 4 стадиягә кадәр үзен белдерми икән. Шешнең бу төре бик агрессив, һәм ул коточкыч тиз үсә.

Зуляга операция ясап, шешне алып ташлаганнар иде. Ул, хәлем яхшырыр, алга китәр, дип көтте. Ләкин шеш үсүен дәвам итә, аны туктатып булмады.

Табиблар өмет бирәме?

Австралиядә Зуляга химиотерапиядән кала берни дә тәкъдим итмәделәр. Әмма Зуля химияне бик авыр кичерә. Шуңа да сеңлемнең җиңелрәк, таргетлы, бөтен организмга түгел, ә нәкъ менә шешкә генә тәэсир итүче химиотерапия алу өчен башка илгә барасы килә. Ләкин ул әлегә озын юлны узарлык халәттә түгел. Шулай да, операциядән соң хәле җайланып китеп, бара алыр, дип өметләнәбез.

Бу хәбәр барлык якыннарын шок хәлендә калдыргандыр.

Әлбәттә… Беренчедән, бу – бер дә көтелмәгәндә булды. Икенчедән, сеңлем – әле яшь, көчле хатын-кыз. Мин аны дәвалау ысулларын табачакларына, аның бу авыруны һичшиксез җиңеп чыгачагына шикләнмәдем. Ләкин, алда әйтүемчә, ракның бу төре бик агрессив, туктатып була торган түгел.

Зуляның үзенең кәефләре ничек? Төшенкелеккә бирелмәдеме?

Сеңлем – бик оптимистик рухлы кеше. Ул һәрвакыт проблемадан чыгу юллары табылачагына, нәрсә дә булса эшләп булачагына ышана. Мин Зуляның ахырга кадәр бу чир белән көрәшәчәген беләм. Сеңлем бик тә яшәргә тели.

Зуляның якыннары, гаиләсе ни хәлдә?

Гаиләсе һәрвакыт сеңлем янәшәсендә. Аның тормышын яхшырту өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Тормыш иптәше, Зуля авырый башлагач, ашарга да пешерде, өйдә дә барысын да эшләде. Ул хәзер аның янында хастаханәдә.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Әтинең шигырьләренә язылган альбом чыгарырга хыяллана»

Авырый башлаганчы, Зуля нәрсәләр белән шөгыльләнде? Иҗади тормышында нинди яңалыклар булды? Нинди проектлар планлаштырган иде?

Зуля соңгы елларда төрле юнәлештә иҗат итүче музыкантларга күтәрелергә ярдәм итә торган оешманың җитәкчесе булып эшләде. Аларга үсәр өчен төрле инновацион юллар уйлап таба иде. Үзе дә чыгышлар ясады.

Ә инде яңа проектларына килгәндә, Зуля әтинең шигырьләренә язылган җырлардан альбом чыгарырга хыялланды. Ул инде бу юнәлештә эшли дә башлаган иде. Аның әти шигырьләренә язылган ике җыры бар инде. Аларны «ВКонтакте»да да, «Ютуб»та да тыңлау мөмкинлеге бар. Сәламәтлеге белән бәйле рәвештә, проект әлегә тәмамланмый калды.

(Ред: Зуля Камалова «Интертат»ка «Юкәләр» җырының – әтисенең авыр балачагы һәм юкә агачының гаҗәеп үзенчәлекләре турында булуын сөйләгән иде.

«Юкә кайрысыннан аяк киеме һәм кәрзиннәр генә түгел, он да ясаганнар. Ул заманда кешеләр ничек яшәгәнен күз алдына китерү авыр. Кечкенә чагымда әти кыргый шартларда үз-үзеңә азык табу турында гел сөйли иде. Җиләк-җимеш, гөмбә һәм чикләвекләрдән тыш, төрле үләннәр, яшь наратларның өске өлешләре һәм хәтта кырмыска кислотасы да ризык була ала икән!» – дигән иде җырчы.)

Фото: © Zulya Kamalova (vk.com)

  • Австралиядә яшәүче Зуля Камалова әтисенең шигыренә «Юкәләр» дигән җыр иҗат иткән

Соңгы вакытта борчуларыгыз бик күп булды, Әлфия ханым. Әтиегез дә күптән түгел генә бакыйлыкка күчте дип беләм. Әтиегез Зуляның авыруы турында белдеме?

Әтиебез 8 июнь көнне вафат булды. Юк, сеңлемнең авыруы хакында без әтигә әйтмәдек. Чөнки әтиебезнең китүе дә көтелмәгәндә булды. Аны әле яшәр, безнең арабызда булыр дип уйлый идек.

Фото: © Zulya Kamalova (vk.com)

Соңгы тапкыр Зуля Казанга 2022 елда кайткан иде. Авыруы хакында белгәнче, якын арада аның Татарстанга кайту нияте юк идеме?

Зуля узган ел Казанга кайтырга теләгән иде. Ниндидер чараны оештыручыларның планнары үзгәрү сәбәпле, кайтып җитә алмады. Бу җәйдә дә аны чакырганнар иде, сәламәтлеге бик үк яхшылардан булмаганга, «үземне ничек хис итәчәгемне белмим» дип, вәгъдә итмәде.

«Операциядән соң үзен чагыштырмача яхшы хис итсә дә, проблема хәл ителмәде шул әле»

Россиядән Зуля күрсәткән счетка акча күчергәндә кыенлыклар бар. Зуляга ярдәм итәргә теләүчеләргә нишләргә? Сез сбор ачтыгызмы?

Сеңлемнең дуслары миңа чыгып, сбор ачарга тәкъдим иттеләр. Кыска вакыт эчендә ярты миллионнан артык акча җыелды. Без әлеге акчаларны, сумнардагы валюта кирәк булган кешегә чыгып, сеңлемә җибәрү җаен таптык.

Әлегә сбор ябылмады, әгәр дә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булса, ул счетка сылтаманы калдырам. Барысына да бик рәхмәтле булыр идек. Австралиядә акчаның кыйммәте бөтенләй башка, чыгымнар бик күп.

Зуляга дәвалану өчен кирәк булган ниндидер төгәл сумма турында сүз барамы?

Юк, әлегә акчалар сеңлемә медицина кирәк-яраклары, дәвалану, препаратлар, операция һәм башка чыгымнарны каплау өчен кирәк. Ә инде хәле яхшырып, химиотерапия алу өчен чит илгә бара калса, боларга юл чыгымнары да өстәләчәк. Мәсәлән, ул очкычта гади креслога утырып бара алмаячак, аңа, әлбәттә инде, бизнес-класста урын аласы була һәм башкалар.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Зуля белән операциядән соң элемтәгә кердегезме инде?

Операциядән соң бераз язышып алдык. Ул хәзер үзен чагыштырмача яхшырак хис итә. Тик проблема хәл ителмәде шул әле, шеш үз урынында кала бирә…

Рәхмәт сезгә, Әлфия ханым! Зуляның тизрәк сәламәтләнеп, аякка басуын теләп калабыз!

Безнең укучыларыбыз арасында да Зуля Камаловага ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр булыр дип ышанабыз. Бердәмлек тау күчерә, диләр бит. Зуляга матди ярдәмне түбәндәге сылтамага кереп калдырырга мөмкин.

Счет номеры: 42301810000056281249 – Әлфия Миронова исемендә.

Зуля Камалова Австралиядә яшәп иҗат итә. 2019 елда Казанга кайтып, Камал театрында үзенең зур концертын куйган иде. Концерттан репортажны биредә укырга мөмкин:

  • Мубай: «Зуля концерты Сәйдә өчен файдалы булачак. Бу аралашу аны үстерәчәк»

Аның чын исеме – Зөлфия Нәҗип кызы Камалова. 1969 елның 8 августында Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туган. Пермь университетында чит телләр бүлегендә укый, студент чагында Калифорниягә китә һәм Австралия кешесенә кияүгә чыгып, ире янына күченә.

Рус, француз, чегән, португал, инглиз телләрендә җырлар яздыра башлый. 2001 елда Австралиядә «Ел җырчы хатын-кызы» номинциясендә җиңә. 2007 елгы альбомында татар җырлары да була, Австралиядә премиягә лаек дип табыла. Бу альбом 16 атна буе Европа музыкаль чатларында беренче унлыкта була, Зуля Камаловага кадәр бер генә Австралия башкаручысының да мондый күрсәткечкә ирешкәне булмый.

2006 елда туган кызы Зифа исемле.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Перми, в Пермском крае и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city

В Перми прошел грандиозный финал Кубка России по аквабайку

Причиной взрыва газа в Кизеле стал демонтаж плиты жильцами квартиры

В СКР назвали причину взрыва газа, разрушившего дом в пермском Кизеле

Водитель из Перми, влетевший в бетонную лестницу, ехал со скоростью 100 км/ч

Музыкальные новости

Первый раз – в первый класс: Уссурийский ЛРЗ дарит подарки первоклассникам к началу учебного года

11 самых длинных рек России 

Пятый этап Чемпионата России: кто станет лучшим в самых напряженных зачетах?

Собянин: ПВО сбили восемь вражеских беспилотников, летевших в сторону Москвы

Новости Перми

В СК рассказали о причине взрыва газа в жилом доме в пермском Кизеле

Власти требуют признать самовольной гостиницу в Перми

В Перми прошел финал Кубка России по аквабайку: победитель - Анастас Панченко

Открылась регистрация посетителей на выставку InterFood Ural

Экология в Пермском крае

Деменция. Как заметить ее у близкого человека?

Психолог ФКЦ МГППУ провела семинар для специалистов пунктов временного размещения для пострадавших в Курской области

“Кирилл Вечер & Tassy”–музыкальный дуэт из Владимирской области.

“Кирилл Вечер & Tassy”–музыкальный дуэт из Владимирской области.

Спорт в Пермском крае

В ATP сделали заявление о положительных допинг-тестах первой ракетки мира Синнера

«Его должны были дисквалифицировать». Ник Кирьос недоволен решением по делу Синнера

Арина Соболенко поднялась на второе место в обновлённом рейтинге WTA

Наши в Нью-Йорке: что ждет Зарину Дияс и других казахстанцев в борьбе за US Open

Moscow.media

Более 50 студентов и школьников старших классов этим летом были трудоустроены на Уссурийский ЛРЗ

Виновник смертельного ДТП у ТЦ "Алатырь" вернулся в Свердловскую область

В Московской области сотрудники Домодедовского ОВО  задержали подозреваемого в краже партии товаров для дальнейшей продажи.

“Кирилл Вечер & Tassy”–музыкальный дуэт из Владимирской области.











Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus






Власти требуют признать самовольной гостиницу в Перми

В СКР назвали причину взрыва газа, разрушившего дом в пермском Кизеле

Причиной взрыва газа в Кизеле стал демонтаж плиты жильцами квартиры

Комедия о помощнице министра открыла конкурсную программу кинофестиваля «Короче»