Другие новости Пензы и Пензенской области на этот час

«Үзенең кан эчендә булуын сизмәгән дә, башкаларга ярдәм итеп йөргән»: Марат язмышы

«Ул армия белән бәйле бөтен нәрсәне ярата. Балачакта ул солдат уенчыклар белән генә уйнаган»

Марат белән Юлия инде 5 ел бергә. Алар Марат контракт буенча Казанда хәрби частьтә хезмәт иткәндә өйләнешәләр. 28 яшендә ул прапорщик исемен йөртә һәм җитәкче вазифасын били. Хәзер Марат алгы сызыкта, ә яраткан хатыны аны, кечкенә улы белән бергә, өендә дулкынланып көтә.

Тумышы белән Марат Пенза өлкәсеннән. Ул хәрби хезмәтне Калининград өлкәсендә, хәрби диңгез флотының хәрби разведкасында узган, дип сөйли аның хатыны.

Марат өчен хәрби булу – чын максат. Срочник солдат булган чагында ук ул үзен Россия армиясе сафларында күрсәтә: кече сержант дәрәҗәсен ала һәм отделение командиры вазифаларын башкара.

Марат өенә кайткач, аңа контрактка кул куярга тәкъдим итәләр, һәм ул ризалаша. Демобилизациядән соң нәкъ 1 ай үткәч, ул яңадан хәрби кием кия.

«Аның бабасының атасы Бөек Ватан сугышында катнашкан, һәм гомумән ул армия белән бәйле бөтен нәрсәне ярата. Бала чакта ул бары тик солдат уенчыклар белән генә уйнаган. Хәтерлисезме, шундый пластмасса фигуралар булды? Ул һәрвакыт әнисеннән аларны үзенә сатып алуын сораган», – ди аның хатыны.

«Миңа аның формадан йөрүе бик ошый – шундый зифа буйлы, бик матур»

Юлия билгеләп үткәнчә, Марат характеры буенча да хәрби хезмәткәр булырга тиеш булган – педант, һәрнәрсәдә тәртип яратучы.

Марат – крап берет иясе, спецназның иң югары батырлык символы. Аңа ул контракт буенча хезмәт иткәндә лаек була.

Юлия тумышы белән Башкортстаннан, әмма булачак ире белән Казанда таныша. Язмыш аларны кафеда очраштырган. Юлия дус кызлары белән кафеда булган, шунда ук Марат та дуслары белән кергән. Ул вакытта ул инде 1 ел спецназда хезмәт иткән булган.

«Безнең танышудан соң 1 ай узгач, ул 3 айга Чечняга командировкага китте. Бу – безнең беренче тапкыр озакка аерылышуыбыз иде. Авыр булды, мин шул вакытта ук мине нәрсә көткәнен аңлый идем. Тик мин һәрвакыт ирем хәрби булсын дип хыяллана идем, һәм миңа аның үз формасында йөрүе бик ошый – шундый зифа буйлы, бик матур», – ди Юлия.

Хәзер ир белән хатынның улы үсә – аңа 2 яшь.

Хәрби хатыны булу җиңел түгел, ди Юлия: «Без булмасак, кем булыр икән?» – ди ул.

«Анда алар илне саклыйлар, монда без алар өчен ышанычлы тыл булырга тиеш. Алар өчен гаилә – өйгә кайтырга стимул», – дип ышана Юлия.

«Тешләрне кысып көттек, түздек. Барысы да яхшы булыр, дип ышандык»

Марат биографиясендә – Төньяк Кавказга күпсанлы командировкалар, ә 2021 елда ул Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.

«Китәр алдыннан ул миңа тәкъдим ясады, шуңа күрә туйга без ерактан әзерләндек. Декабрьдә, ул кайтканнан соң 1 ай үткәч, без туй ясадык. Ләкин киләсе ел башында ул яңадан өйрәнүләргә китте. Ул моны, нибары 3 атнага, дип әйтте. Ул хәтта миңа озата бармаска кушты. Әмма, нәтиҗәдә, бу 3 атна ярты елга әверелде», – дип искә ала сугышчының хатыны.

Юлия ире китәргә 1 атна кала үзенең авырлы булуын белән.

«24 февральдә иртәнге биштә мин уяндым, кулыма телефонны алдым һәм махсус хәрби операция башлануы турындагы хәбәрне укыдым. Авыр булды, Мин ялгыз идем, Казанда минем туганнарым да юк иде. Марат 3 көннән соң гына шалтыратты, безнең белән барысы да яхшы, диде. Без башка хәрбиләрнең хатыннары белән бер-беребез аша ирләребезгә сәламнәр тапшырдык, яңалыклар белән уртаклаштык. Аның 3-4 атна элемтәгә чыкмаган чаклары да булды. Ә нишлисең соң? Тешләрне кысып көттек, түздек. Барысы да яхшы булыр, дип ышандык», – ди ул.

«Мин аны калырга үгетләгән идем, ләкин ул, иптәшләремне калдыра алмаячакмын, диде»

Марат СВОның иң каты һәм канкойгыч сугышларында катнашкан. Шул исәптән аның отряды Изюмны алуда катнашкан. Сугышчылар шәһәрдә төпләнгәч, һәм вазгыять акрынлап тотрыклана башлагач, ул ешрак элемтәгә чыга башлаган.

«Аларга, элемтәне тоту өчен, түбәләргә менәргә туры килгән, җирле халыктан сим-карта сораганнар, ә аннары, бездән посылкалар алганда, андагы балаларга тәм-томнар таратканнар. Ул Сүриядә дә барлык җирле балаларга тәм-том өләшә иде. Ул минем бик игелекле, алар барысы да бик игелекле, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышалар», – дип уртаклашты Юлия.

Ярты елдан соң Марат өенә ялга кайта, ул вакытта хатыны инде җиденче ай йөкле була. Ләкин хәрби аны бала тудыру йортыннан каршы ала алмый – яңадан сугыш хәрәкәтләре зонасына китәргә туры килә.

«Мин аны калырга, бармаска мөмкинлек табарга үгетләгән идем, ләкин ул: «Ә минем иптәшләрем ничек соң? Мин аларны калдыра алмаячакмын, миңа вөҗдан рөхсәт итмәячәк», – диде. Гаиләне икенче планга калдырырга туры килде, тик мин аны аңлыйм, чөнки алар булмаса, безнең илебезне кем яклаячак? Монда без куркынычсызлыкта торабыз, ә алар безнең хакка гомерләрен куркыныч астына куялар», – дип өсти ул.

«Ул башта иптәшләренә беренче ярдәм күрсәтә башлаган һәм соңыннан гына үзенең канга батканын сизгән»

Марат беренче тапкыр улын аңа 2 атна булганда күрә. Бу турыдагы истәлекләр Юлиядә күп хис-кичерешләр уята. Ул елап җибәрде һәм күз яшьләре аша сөйләвен дәвам итте.

«Ул миңа шалтыратты һәм алар заданиегә барачакларын һәм элемтәсез булачагын әйтте. Ләкин 1 атна узды, ә ул һаман элемтәгә чыкмады. Нәкъ менә мобилизация башланды, миңа хис-кичерешләрне җиңеп чыгу авыр булды. Һәм менә шул вакытта мине бала табу йортына алып киттеләр, һәм ул, ниһаять, элемтәгә чыкты. Ләкин икенче көнне үк, әти булуы турында хәбәр алгач, ул яраланган. Кыйпылчык аның кулын үтәли тишкән. Бу хакта мин берничә көннән соң гына белдем», – дип искә ала ул.

Ул чакта Марат үз отряды белән Купья юнәлешендә була. Аларга «HIMARS»тан атканнар.

«Ул окопка ауган һәм, алга таба нәрсә булганын хәтерләмим, ди. Кыйпылчыклы ярадан тыш, контузия дә ала. Марат берничә секундка аңын югалткан, ә аңына килгәч, тирә-якта яралыларның күп булуын күргән. Ул аларга беренче ярдәм күрсәтә башлаган, аларны машинага салган һәм соңыннан гына, алар киткәч кенә, үзенең канга батканын сизгән», – дип сөйли сугышчының хатыны.

«Барысы да безнең иңнәрдә булуына күнектек»

Шуннан соң гына хатыны иренең формасын күрә – ул тулысынча кыйпылчыкка баткан була: берцы белән шлемны снарядның вак-вак кисәкләре тишкәләп бетергән иде.

«Аны, мөгаен, Ходай үзе саклагандыр. Җитдирәк зыян күргән егетләр дә булган, ул вакытта 1 кеше һәлак булган. 2 атнадан ул өйгә кайтты. Ул баланы шундый тетрәнеп кулына алды, аның белән урамда йөрде, ул улымны күрә алмам дип курыккан. Өйдә ул ай ярым торды, дәваланды һәм яңадан алгы сызыкка китте», – дип сөйли Юлия.

Һәр 3-4 ай саен Марат Казанга кайта, ләкин монда да ял итәргә вакыт юк: әле өйрәнүләр, әле атышларга йөри.

«Без, хәрбиләрнең хатыннары, мондый тормышка күнектек инде, барысы да безнең нәфис иңнәрдә торуына күнектек. Беренче тапкыр менә машинада тәгәрмәчләрне алыштырырга җыенам. Куркыныч, ләкин булдыра алырмын дип уйлыйм», – дип көлә ул.

«Алла сакласын, безнең барлык геройларыбыз исән-сау калсын, өйләренә кайтсыннар. Безнең алда планнарыбыз күп әле»

Елап утырырга һәм йомшаклыкка вакыт юк. Юлия хәрбиләрнең башка хатыннары белән бергә гуманитар ярдәм җыя.

«Мин, әлбәттә, хәрбиләрнең башка хатыннары кебек, алгы сызыкка йөрмим, гуманитарка йөртмим. Мин шундый көчле хатын-кызларга сокланам, алар – минем өчен чын үрнәк. Безгә мәктәпләр бик булыша, балалар һәм аларның әти-әниләре ярдәм тапшыра, акча җыярга булыша. Мондый ярдәм күп көч бирә», – ди сугышчының хатыны.

Юлия «Герой хатыны» фотопроектында катнашты, ул Татарстан Республикасы буенча офицер хатыннары берлегендә тора.

Маратның Изюмны алган өчен медальләре бар, шулай ук, яраланганнан соң, ул Жуков һәм Суворов медальләрен алды. Сирия өчен медальләре бар. Быел ул ялда Казан марафонында 21 чакрым йөгереп узды.

«Алла сакласын, безнең барлык геройларыбыз исән-сау калсын, өйләренә кайтсыннар. Безнең алда планнарыбыз күп әле. Алла сакласын, болар барысы да тизрәк бетсен, һәм барысы да үз гаиләләренә кайтсын», – диде, йомгаклап, Юлия.

Фотолар гаилә архивыннан

«Татар-информ»нан Елена Фенина язмасы тәрҗемә ителде

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Пензе, в Пензенской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Пензе

Ria.city

В Самаре 27, 28 и 29 августа отключат воду на десятках улиц

Тулячка завоевала 3 медали на соревнованиях по плаванию в Пензе

Пензенцы сообщили о провале асфальта на улице Калинина

Пензенцы на день перенеслись в средневековую деревню

Музыкальные новости

«Зенит» — «Спартак» Москва: смотреть онлайн, трансляция, прямой эфир

ЦСКА — «Акрон». Прямая трансляция: смотреть онлайн

В Сочи подвели итоги конкурса национальной патриотической песни «Красная гвоздика» имени Иосифа Давыдовича Кобзона

Премьеры прошлись по коридорам // Михаил Мишустин и Ли Цян провели переговоры

Новости Пензы

В двух районах Пензенской области будут открыты Семейные МФЦ

Пензенцы сообщили о провале асфальта на улице Калинина

В Пензе на неделю открылась ярмарка самозанятых

Учителей из Пензенский области ожидают новые выплаты

Экология в Пензенской области

Александр Бордов отмечает день рождения

Дети-пациенты Ставропольской психиатрической больницы посетили спортивный комплекс детского центра Family Park.

Финальная в сезоне «Гонка Героев» в Москве. Партнер – ENERGY

Психолог Роман Цветков: что значит быть психологически зрелым человеком

Спорт в Пензенской области

В Федерации тенниса Италии назвали критиков Синнера неудачниками

Экс-глава антидопинговой программы ATP Ингс: «В деле Синнера правила были соблюдены на 100%. Ключевой момент – это его возможности, он привлек лучших юристов»

Карацев победил Полманса и вышел в финал квалификации US Open

Теннисистка Александрова довольна своей игрой во втором круге турнира WTA в Мексике

Moscow.media

Москвичам знаний хватает // Электронно голосовать на выборах в Мосгордуму намерены почти две трети респондентов

Мечта...

Все в домике...

В городском округе Домодедово проведена агитационно-разъяснительная работа с населением о сохранности имущества.











Топ новостей на этот час в Пензе и Пензенской области

Rss.plus






В Пензе 82-летняя пензячка отдала все сбережения обманщику

В Пензе пойман вор-игрушечник

Пензенцы на день перенеслись в средневековую деревню

Пензенская область планирует запретить продажу алкоголя 1 и 2 сентября