Другие новости Оренбурга и Оренбургской области на этот час

Муса Җәлил биографиясе белән бәйле уникаль документ табылган

Советлар Союзы Герое, Оренбург өлкәсенең Шарлык районы Мостафа авылында туып үскән шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу алдыннан Оренбург өлкәсенең Берләшкән Дәүләт архивы танылган шагыйрьнең биографиясе белән бәйле уникаль документ тәкъдим иткән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында язалар.

2 февральдә Оренбург өлкәсе Берләштерелгән Дәүләт архивының Беляевская урамындагы архив саклагычы бинасында уникаль тарихи документ – Муса Җәлилнең (Җәлиловның) Оренбург шәһәренең Халык мәгарифе бүлегенә аның Казанга укырга җибәрелүе турында 1922 елның 5 октябрендә язылган гарәп графикасы белән татар телендә язган гаризасын тәкъдим итү булды.

Документ Оренбург өлкәсенең Берләштерелгән Дәүләт архивы хезмәткәрләре тарафыннан күргәзмә проектын юбилей датасына әзерләгәндә ачыкланган һәм Оренбург өлкәсе Архив фондының уникаль документларының төбәк реестрына кертелгән.

Россия тарихында Муса Җәлилнең әһәмиятен һәм ролен, шулай ук аның мәдәнияткә керткән өлешен исәпкә алып, документның гомумтөбәк кыйммәте Һичшиксез һәм бәхәссез булып тора. Оренбург архивистлары үтенече буенча Муса Җәлилнең гарәп алфавиты текстының транскрипциясен һәм аның рус теленә тәрҗемәсен Россия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Марсил Фәрхшатов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы белгечләре – генеалогик характердагы сорауларны үтәү бүлеге башлыгы Лилия Назыйпова һәм баш архивчы Айгөл Әхмәтова әзерләде, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Оренбурге

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Оренбурга
Экология в Оренбургской области
Спорт в Оренбургской области
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Оренбурге и Оренбургской области

Rss.plus