Кытай Тышкы эшләр министрлыгы: АКШның «Маринер» танкерын кулга алуы – халыкара хокук бозу
Кытай Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мао Нин Америка хәрбиләренең чит ил судноларын тоткарлау гамәлләрен халыкара хокукны бозу дип бәяләде.
«АКШның халыкара суларда башка дәүләтләргә караган судноларны үз белдеге белән тоткарлавы – халыкара хокукны җитди бозу булып тора», – дип ассызыклады дипломат брифингта, «Маринер» танкеры тирәсендәге вазгыятьне шәрехләп. Аның сүзләрен РИА Новости агентлыгы китерә.
Кытай Халык Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле билгеләп үткәнчә, Пекин башка дәүләтләрнең суверенитетына һәм иминлегенә янаган теләсә нинди гамәлләргә каршы чыга.
- Вакыйга алдагы көнне Төньяк Атлантикада булган. АКШ Хәрби-диңгез көчләре «Маринер» танкеры бортына менгән, шуннан соң судно белән элемтә өзелгән. Әлеге танкерга 24 декабрьдә Россия флагы астында йөрү өчен вакытлыча рөхсәт бирелгән булган.