Утыз ел дәвамында Яңа ел эфирында катнашкан артистны быел күрсәтмәскә җыеналар
Утыз ел эчендә беренче мәртәбә Филипп Киркоров Яңа ел эфирына чыкмаска мөмкин. «Московский комсомолец» басмасына билгеле булганча, Россия телевидениесендә поп-корольгә байкот игълан иткәннәр: хәзерге вакытта аны яңа ел эфирларыннан алалар.
-
Җырчылар ярымшәрә килеш күңел ачып йөргән кичәгә бәйле суд карары чыкты
Бәйрәм көннәрендә Филипп Киркоров барлык төп телеканалларда чыгарга тиеш булган. Поп-король катнашындагы номерларның күбесен ноябрьдә үк – Филипп Киркоров Ивлееваның «шәрәләр кичәсенә» килгәнче үк яздырганнар икән. Хәзер телевидение хезмәткәрләре әзер программаларны Филипп Киркоровны төшереп калдырып киредән монтажлый.
Киркоровны «Маски» финалында һәм «Голубой огонек»та күреп булмаячагы билгеле. Шулай ук ул, «Иван Васильевич меняет профессию» фильмы ремейкында да булмаячак, бу фильмда Филипп Киркоров төп рольләрнең берсен уйнаган. «МК» мәгълүматларына караганда, поп-король булган күренешләр киселәчәк һәм башка артистлар катнашында яңадан төшереләчәк.
Филипп гафу үтенде, тик аның гафу үтенүләре әлегә кабул ителмәде. Хәзер программалар яңадан монтажлана. Хәер, барысының да соңгы мизгелдә үзгәреп куюы бар, тик моңа шанслар бик аз, дип язалар.
- Киркоров, Лолита, Собчак кичәдә ярымшәрә килеш биеп, кәеф-сафа корып йөргән
Киркоровтан тыш, яңа ел эфирларыннан Лолита һәм Настя Ивлеева да юкка чыгачак.