Россия Министрлар Кабинеты 7 апрельдә Дәүләт Думасы алдында хисап тота
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Быел Россия Хөкүмәтенең Дәүләт Думасындагы хисабы 7 апрельгә билгеләнгән.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белән сөйләште һәм аның быел хисапны иртәрәк вакытка күчерү тәкъдимен хуплады. Бу хакта Кабинетның Telegram-каналы хәбәр итә.
«Уртак фикер алышу нәтиҗәләре буенча алар Хөкүмәтнең еллык хисабын 7 апрельгә билгеләде», диелә хәбәрдә.
Ел саен Дәүләт Думасына Министрлар Кабинетының эшчәнлеге нәтиҗәләре, шул исәптән Федераль Җыелышның түбән палатасы куйган бурычлар буенча еллык хисап бирелә.