Башкортстанда Гүзәл Яхина белән очрашу оештыралар
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасының Благовещенск шәһәрендә «Сүз көче» әдәби фестивале үтәчәк. Фестивальгә кадәр язучы Гүзәл Яхина белән очрашу оештырыла.
Язучы белән очрашу 1 апрель көнне 20.00 сәгатьтә онлайн форматта үтәчәк. Бу турыда Башинформ яза.
9-10 апрель көннәрендәге фестиваль кысаларында китап базары эшләячәк. Анда Россия нәшриятларыннан иң кирәкле яңалыклар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук хәзерге заманда Россиядә иҗат итүче танылган язучылар һәм шагыйрьләр белән иҗади очрашулар була. Яшь китап сөючеләр өчен тематик мастер-класслар, шигъри батл һәм нәфис сүз осталары конкурслары узачак, диелә хәбәрдә.