(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Ковид белән чирләгән авыручылар белән эшләүче социаль хезмәткәрләр өчен 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Тиешле боерыкны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. «Авырулар темпы кими, шул ук вакытта барлык пациентлар да элеккечә кирәкле дәвалау һәм карау алырга тиеш», — дип яза хөкүмәтнең матбугат хезмәте. Бүлеп бирелгән акчалар агымдагы елның II кварталында социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә түләү өчен тотылачак. Бу түләүләрне картлар йортларында эшләүчеләр, инвалидлар өчен интернатлар һәм башка оешмаларда хезмәт күрсәтүчеләр алачак. Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин мондый хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтергә кушкан иде.