Путин Кытайда Boeing 737 һәлакәте булу сәбәпле кайгы уртаклашты
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Кытай Халык Республикасы вице-премьеры Си Цзиньпинга Кытайның көньягында Boeing 737 пассажир самолеты һәлакәте булу сәбәпле кайгы уртаклашу белдерде. Телеграмма Мәскәү Кремле сайтында урнаштырылган.
«Үз туганнарын һәм якыннарын бу фаҗигадә югалткан кешеләрнең кайгыларын уртаклашабыз», — диде дәүләт башлыгы.
Кытай Халык Республикасының Гражданнар авиациясе идарәсе хәбәр иткәнчә, Куньминнан Гуанчжоуга рейс башкарган China Eastern Airlines авиакомпаниясе самолеты Гуанси-Чжуан автоном районына төшкән. Бортта 123 пассажир һәм тугыз экипаж әгъзасы булган.
Хәзер эзләү-коткару эшләре бара, дип хәбәр итә РИА Новости.