Россия хәрбиләре Херсон өлкәсен тулысынча контрольгә алды
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Бүген Россия Кораллы көчләре Украинадагы Херсон өлкәсенең бөтен территориясен контрольгә алды. «Россия Федерациясенең Кораллы көчләре тарафыннан Херсон өлкәсенең бөтен территориясе тулы контрольгә алынды», — диде РФ Оборона министрлыгының рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков. Бу турыда ТАСС яза. Ведомство вәкиле сүзләренә караганда, ДНР гаскәрләре, националистлар оборонасын өзеп, Пантелеймоновканы контрольгә алган. Аннары, һөҗүмне дәвам итеп, Верхнеторецкое — Новоселовка-2 чикләренә чыккан. Төбәкнең үзәге булган Херсон шәһәре Россия Кораллы көчләре контроленә 2 март көнне күчте. Шуннан соң шәһәр администрациясе белән социаль обьектларның эшен дәвам итү, тәртип һәм иминлек урнаштыру турында сөйләшүләр башланды.