Песков: Украина ягы Россия белән сөйләшү урыны итеп Гомель шәһәрен үзе сайлады
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Украина ягы Россия белән сөйләшү урыны итеп Гомель шәһәрен үзе сайлаган. Бу турыда Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС хәбәр итте.
«Гомель шәһәрен Украина ягы үзе тәкъдим итте — нәкъ менә Украина ягы — сөйләшү урыны итеп. Без алдан әйткәнчә, Россия делегациясе бу сөйләшүгә урында әзер», — диде ул.
Ләкин бүген Киевта белдергәнчә, илнең вәкилләре Белоруссиягә сөйләшергә килми.