Генераль прокуратура: Россиягә каршы эштә чит дәүләткә ярдәм итү - Ватанга хыянәт
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Генераль прокуратурасы чит дәүләткә күрсәтелгән ярдәм — финанс, матди, консультация бирү һәм башкалар — барысы да Ватанга хыянәт итү булып саналачак дип кисәтте. Бу хакта РИА Новости яза.
«Россия Кораллы көчләре тарафыннан Донецк һәм Луганск халык республикаларын яклау буенча махсус операция үткәрелә. Чит ил дәүләтенә, халыкара яки чит ил оешмасына яисә аларның вәкилләренә Россия Федерациясе иминлегенә каршы юнәлтелгән эшчәнлектә финанс, матди-техник, консультация бирү яки башка төрле ярдәм күрсәтү Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 275 маддәсендә (Ватанга хыянәт итү) каралган җинаять составы билгеләрен үз эченә алуын исәпкә алырга кирәк», — диелә хәбәрдә.
Ведомство искәрткәнчә, мондый җинаять кылган өчен 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.