(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Көнбатыш илләрендәге агрессив сүзләргә җавап итеп, Россия Президенты Владимир Путин Россия армиясенең тоткарлау көчләрен махсус режимга күчерергә кушты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Владимир Путин Россия оборона министры Сергей Шойгу һәм Россия Хәрби көчләренең генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов белән Кремльдә очрашты. Дәүләт Башлыгы, Көнбатыш илләренең Россиягә каршы легитим булмаган санкцияләр кертеп кенә калмавын билгеләп үтте. НАТОның әйдәп баручы илләре җитәкчелеге дә Россия адресына агрессив фикерләр белдерә. «Шуңа күрә оборона министрына һәм Генераль штаб башлыгына Россия армиясенең тоткарлау көчләрен хәрби дежурлык башкаруның махсус режимына күчерергә кушам», — дип белдерде Путин.