Узган ел Татарстанда 600гә якын кешене янгыннан коткарганнар
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). 2021 елда Татарстанда янгын турында хәбәр итү җайланмалары ярдәмендә 600гә якын кешене (шуларның 245е – балалар) коткарганнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы статистикасыннан күренгәнчә, барлык янгыннарның 80 процентка якыны шәхси йортларда чыга.
Янгыннарның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, электр җылыткычларның төзек булмавы, шулай ук примитив җылыткычлардан файдалану.
Янгын турында хәбәр итү җайланмасы төтен чыга башлауга ук сигнал бирә. Нәтиҗәдә, шунда ук урамга чыгып, куркыныч турында хәбәр итәргә мөмкин. Узган елның 1 мартыннан төзелә торган барлык йортлар шунда ук әлеге приборлар белән җиһазландырылырга тиеш.
2018 елдан Россиядә махсус программалар гамәлгә ашырыла, аның кысаларында халыкның аерым категорияләренә мондый приборларны бушлай урнаштыралар. Әйтик, дүрт ел эчендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы катнашы белән 500 меңнән артык җайланма куелган.