(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ил гражданлыгын алганда мөнәсәбәтләрне көйләүгә кагылышлы закон проектын Дәүләт Думасына кертте. Документ парламентның түбән палатасы мәгълүматлар электрон базасында чыкты. «Әлеге Федераль закон белән Россия Федерациясе гражданлыгы өлкәсендәге мөнәсәбәтләр җайга салына, шул исәптән Россия Федерациясе гражданлыгын алу һәм туктату нигезләре, шартлары һәм тәртибе билгеләнә», — диелә документ текстында. Август аенда дәүләт башлыгы Көньяк Осетия белән ике яклы гражданлык турындагы законны имзалауны хуплады, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.