Россия Диния нәзарәте Берләшкән милләтләр оешмасының махсус статусына ия булды
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте Берләшкән милләтләр оешмасының Икътисади һәм социаль советы каршында махсус консультатив статус алды. «Без комитетка мондый уңай карар кабул иткәне өчен рәхмәтле. Россиядәге хөкүмәтнеке булмаган тагын бер оешма, ягъни, Диния нәзарәте бу югары статуска ия булды. Ул төрле утырышларда катнашырга мөмкинлек бирә», — дип сөйләде мөфтият рәисе Әлбир Крганов. РИА Новости хәбәр иткәнчә, әлеге карар БМОның хөкүмәтнеке булмаган оешмалар буенча комитетының 2021 елның 21 июлендәге киңәшләре нигезендә кабул ителгән. Икътисади һәм социаль совет — БМОның һәм аның системасына кергән оешмаларның икътисади һәм социаль координациясе өчен җавап бирә торган төп орган.