Анна Попова ковидтан гына түгел, грипптан да прививка ясатырга өндәде
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Узган атнада Россиядә AH3N2 гриппының 21 тирәсе вирусы табылган. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең башлыгы Анна Попова сүзләренчә, сентябрьнең бер атнасына бу сан күп. «Шуңа күрә бүген кешеләрнең ковидтан гына түгел, грипптан да прививка ясатуы бик мөһим», — диде Попова РФ Хөкүмәте каршындагы координация советы президиумы утырышында. Хәзер Россиядә 13,5 млн кеше грипптан прививка ясаткан. Попова сүзләренчә, вакцинациянең мондый темплары җитәрлек түгел. «Бу гомуми халыкның 9,2 проценты гына, ә безгә прививка ясатучыларның 60 процент булуы кирәк», — диде Роспотребнадзор башлыгы.